Шәһри Казан

Гүзәл Сибгатуллина: «Каздан яхшы табыш алып була»

Чистай районының Мөслим авылында яшәүче Сибгатуллиннар гаиләсе елның-елында күпләп каз, үрдәк, күркә, бройлер чебие үстерә. Кош-корт асрап яхшы табыш алып булуына алар ун ел элек үк инанган.

Реклама

- Җәйнең беренче аенда гына шактый тир түгәргә туры килә, калган айларда аларны ашатып кына торасы була. Үзем фельдшер булып эшлим. Һәр елны май ахыры-июнь башында ял алам. Гадәттә, каз бәпкәләренең бер көнлеген сатып алабыз. Үзебезнең ана каз да биш-алты бәпкә басып чыгара. Сатып алганнарын ияртеп китсен өчен, ул бәпкәләр басып чыгарган көнгә туры китереп алырга тырышабыз. Үги бәпкәләр үзенекеләрдән зуррак булса, аларны ияртми. Ай ярымлык ялымда бәпкәләрне үстереп, күлгә җибәрәм. Аннары инде аларның көннәре күлдә генә үтә. Иртән ашатып чыгарасың да, кич кенә кайталар. Артык мәшәкатьләре юк. Күлнең янәшәдә генә булуы да бик җайлы, - ди хуҗабикә Гүзәл Сибгатуллина.

Каз бәпкәләрен алар быел 180-200 сумга сатып алганнар. Яхшылап тәрбияләп үстергәндә, бер баш каздан ике мең сумга кадәр табыш алып була икән. Дүрт килограммлы казны 1600 сумга саталар, эче-башы - 250 сум, казның маен да сатып алучылар бар. Анысының бер килограммы - 100 сумнан артык. Ун баш казның мамыгыннан бер мендәр чыга. Мендәрне 1500 сумга саталар. Гүзәл апа анысын да үзе тутырып сата. Казлар суярга ай ярымлап вакыт калса да, дүрт мендәрне инде хәзердән үк сорап куйганнар.

- Хөкүмәт 50 баштан күбрәк чеби, каз һәм үрдәк бәпкәләре үстерергә теләүчеләргә субсидия бирүен истә тотканда, кош-корт асрау үзен чынлап та аклый. Соңгы елларда шул субсидия бирелү дә яхшы булды. Эштән курыкмаска гына кирәк. Авыл җирендә эре терлек асрау күп хезмәт һәм вакыт сорый, ә кош-корт тоту бик җайлы, аларны җәй көне үстерәсең дә кышка ял итеп аласың. Кайбер елларны казларның авырлыгы җидешәр килограммга кадәр җитә иде, аларны 130 баш та үстергән булды. Кереме дә шактый була, - ди әңгәмәдәшем.

Казлардан кала, уңган гаиләнең ишегалдында утызар баш үрдәк белән күркә дә йөри. Җәен 50 баш бройлер чебие үстереп сатканнар.

- Иң мәшәкатьлесе - күркә, ул авыррак үсә. Бер ай буе өйдә җылыда гына тоттык. Баштагы елларда берничәсе үлә иде, быел, шөкер, утызын да үстерә алдык. Иң мөһиме: аларның асты коры булырга тиеш, - ди Гүзәл апа.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: