Шәһри Казан

Иң тәмле хушбуй – печән исе

Авылда туып-үскән кешедән иң тәмле, хуш исләр бөркелеп торган хушбуйның исеме ничек, диеп, сорасалар, печән исе, диярләр, мөгаен!

Әле менә мул итеп яуган яңгырлардан соң, капка төбебездә үк, ярты метрлап печән кыры үсеп яткан. Ял көне балалар тирә-юнебезне чабып киттеләр, кибә торсын, диеп. Бүген шул печәнне җыеп мәш килдек, ярый әле төп терәгебез оныгыбыз Алия каникулда.

Әй, ул печәннең тәмле исе! Төрле чәчәкләр, үләннәр катнашкангамы, әллә инде, балачактан печән җыеп үскәнгәме, бик яратам шул печән вакытын. Ара-тирә әрем әчесе тамак төбенә утырып алса да,аптырамыйм, дәва гына бит ул! Кечкенә оныгыбыз Раязыбыз да тырмалап маташа әле!

Реклама

Матур да инде безнең туган җиребез, сөбеханаллаһ! Безнең якларда  “мультфильм” тауларына кадәр бар. Әлеге заманча исемне “Ну, погоди” мультфильмы экранга чыккач биргәннәрдер. Хәтерлисез булыр, бүре велосипедка утырыпмы соң, куянны куа бит, тауга бер менә, бер төшә? Менә бу безнең урман буендагы өч-дүрт текә калкулыклар да шулай. Элегрәк ничек курыкмыйча йөргәндер машиналар шул биек, менеп-төшеп йөри торган таулардан, хәзер исә эзе дә томаланган, йөрүче юк күрәсең. Шуңа күрәме тау битләре ап-ак ромашка чәчәге, җир җиләге белән капланган.

Розалия Ибраһимова,
Яшел Үзән, Норлат авылы.

Фото: http://alki-rt.ru

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: печән
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: