16+

Иң яхшы һәм начар районнар билгеле

ТР Хөкүмәте социаль-икътисади үсеш ягыннан иң яхшы һәм начар районнарны, шәһәр округларын атады. Исемлекне берничә критерий буенча билгеләгәннәр. Алар: җирле халыкларның гомер озынлыгы, эшсезлек дәрәҗәсе, халыкның кереме һ.б. Татарстанда әлеге күрсәткечләрне иң яхшы үтәүче булып инде менә өченче ел рәттән Казан санала. Аның артыннан ук Әлмәт белән Лаеш районнары килә....

ТР Хөкүмәте социаль-икътисади үсеш ягыннан иң яхшы һәм начар районнарны, шәһәр округларын атады. Исемлекне берничә критерий буенча билгеләгәннәр.
Алар: җирле халыкларның гомер озынлыгы, эшсезлек дәрәҗәсе, халыкның кереме һ.б. Татарстанда әлеге күрсәткечләрне иң яхшы үтәүче булып инде менә өченче ел рәттән Казан санала. Аның артыннан ук Әлмәт белән Лаеш районнары килә. Алга таба исемлекне Тукай, Түбән Кама, Чаллы, Яңа Чишмә, Питрәч һәм Менделеевск дәвам итә. Ә иң начар күрсәткечләр исә Чүпрәле, Аксубай, Балык Бистәсе, Тәтеш, Спас һәм Чистайда.
Кайбер күрсәткечләрнең яхшыруына карамастан, Татарстанда проблемалар әле дә бар. Аерым алганда, торак йортлар төзү, сәламәтлек, бер кеше башына туры килгән инвестиция һ.б. Мәсәлән, республика торак йортны сафка бастыру буенча Россиядә 19 нчы урынны гына алып тора, ә кече һәм урта эшмәкәрлек буенча нибары 23 нче урында.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading