Узган атнада авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре язгы чәчү эшен башлап җибәрде. Республикада быел бу эшкә беренче булып азнакайлылар кереште.
Элеккеге елларда әби-бабаларыбыз бу көнне аеруча да зур түземсезлек һәм дулкынлану белән көтеп алган. Өлкәннәр сөйләве буенча, аның үз гореф-гадәтләре һәм йолалары да булган. Мәсәлән, чәчүгә чыккан беренче көнне җир өстенә иң элек йомырка тәгәрәткәннәр. Йомырка белән язгы чәчү арасында нинди бәйләнеш булсын, дигәндә, әби-бабайлар аны болай аңлата: игеннәр йомырка кебек тук булсыннар, зур булып үссеннәр өчен эшләнә ул. Чәчүчеләр исә иң дәрәҗәле, ихтирамлы кешеләр булып саналган, аларга бу көнне төрле сый-нигъмәтләр әзерләнгән. Мондый йолалар хәзер инде күп җирдә онытылып барса да, кайбер төбәкләрдә әле дә, язгы чәчүгә керешкәнче, иң элек җиргә йомырга тәгәрәтү йоласы сакланып калган.
Бүген республиканың инде 17 районында басу-кырларда чәчү эшләре гөрли. Соңгы мәгълүматлар буенча, барлыгы 14,4 мең гектар мәйдан чәчелгән инде. Азнакай артыннан ук Зәй, Апас, Тәтеш, Актаныш, Буа районнары һ.б. да чәчүгә кереште. Хәзерге вакытта басу-кырларга бодай, арпа, борчак, солы, күпьеллык үләннәр чәчәләр. Быел хуҗалыклар чәчү материалының сыйфатына да зур игътибар бирә. Мөмкинлекләре булганнар яхшы сыйфатлы орлыклар сатып алырга тырыша, чөнки яхшы орлык чәчсәң генә, әйбәт уңышка өмет итеп була.
Республикада чәчүлекләр барлыгы 2942 мең га мәйданны алып торыр дип планлаштырыла.
Сүз уңаеннан, Россия аграрийлары быелгы чәчүгә өстәмә рәвештә 4,1 млрд сум күләмендә дәүләт ярдәме алачак. Шул рәвешле, алдан фаразланган 3,4 млрд сум ике тапкырга диярлек артачак һәм 7,5 млрд сумга тигезләшәчәк. Бүгенге көндә Россиядә язгы чәчү эшләре 3,6 млн га мәйданда башкарылган. Бу узган ел күрсәткечләреннән өчтән бергә күбрәк дигән сүз.
Халыкта иген уңышына бәйле төрле сынамышлар да сакланып калган. Менә аларның кайберләре:
- Беренче күк күкрәү кыйбла ягыннан булса, иген уңар.
- Яз көне елга кырыйларында боз калса, ашлык уңмас.
- Апрель ахырларында җылы яңгыр яуса, игеннәр яхшы булыр.
- Яз көне елгаларда су артмаса, ашлык уңмас.
- Май ае салкын булса, игенгә туклык.
Майның яңгырлы булуы иген-печәнгә файда, җимешкә - зыян.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар