16+

Игенче хезмәте

«ШК» журналисты иген икте

Игенче хезмәте

«ШК» журналисты иген икте

Иртәнге алты тулып маташа. Кичтән үз-үземә биргән вәгъдәләрем чәлперәмә килде. Әтинең «КамАЗ»ы инде кабынган, ә мин әле бизәнмәгән дә. Эх, бу йокы дигәннәре! Комбайнны иреннәрем буялган килеш, «кәттә» кызлар кебек йөртермен дигән идем. «Эшкә» соңга калуым сәбәпле, битне салкын су белән генә сыпырып алырга туры килде.

Иртәнге алтыда инде юлда идек. Бу юлы без район үзәгеннән 30 чакрым ераклыкта урнашкан Олы Әшнәк авылы кырына чыктык.

- 400 гектар җир монда. Ике көндә төгәллибез, - дип эш тәртибе белән таныштыра мине әти.

Юл ерак. Йокымны туйдырырмын дигән идем, кая ул - сикертмәле юллардан бара торгач, йокым качты. Иртәнге зарядка өчен дә, миләрне селкетеп алу өчен дә «КамАЗ» иң яхшы техника икән. Сүз уңаеннан, ул минем беренче машинам да әле. Кечкенә вакытта әти белән шулай эшкә чыгып, энем белән икәү кырда машина йөрттек. Аяклар педальгә тими, әлбәттә. Әти алдына утырып, нәни кулларың белән руль борган буласың. Җитдирәк күренсен өчен, машина йөрткәндә, кашларны да әти кебек җыерып куясың. Ә хәзер йөк машинасына утыру куркыта.

Кырга иң беренче булып без килеп җиттек. Шоферлар арасында шундый кагыйдә бар: беренче килгән кеше йөкне дә беренче төйи. Комбайннарны көткән арада, әти машинасын көйли. Бертуктаусыз эшләүдән техника да туза бит. Бу юлы люфтаны тикшердек, көпчәкләрне ныгыттык. Берничә минуттан, рәткә тезелеп, комбайннар да килеп җитте. Алар да майларын көйләп, саламнарын өрдереп, җиң сызганып эшләү өчен әзерләнгәннәр.

Эш башланганчы, кырны иң беренче булып «Логос»ның баш агрономы Айзат Зарипов карап чыга. Арпаның башакларын рәте буенча саный, авырулар юкмы дип, яфракларын тикшерә.

- Өлгергән башак аска карап тора, өлгермәгәне тырпаеп, өскә карый, - дип, агроном мине дә игенче серләренә төшендерә.

«Логос» агрофирмасы - Балык Бистәсе районының иң алдынгы, иң күп мәйданны алып торган авыл хуҗалыгы оешмасы. Инде ун ел рәттән алар район буенча беренчелектә бара.

- Быел гектарына 35-40 центнер иген җыябыз. Арпа бетмичә, бодайга күчмибез. Күбрәк мул уңыш китерә торган югары моржиналь бөртекле культураларга өстенлек бирәбез. Көнбагыш, кукурузга игътибар зур, - ди Айзат.

Кырда күбрәк чит ил техникасы: 5 - Германия, 2 Голландия комбайны бар. Узган ел «Ростсельмаш»тан ике техника кайтартканнар.

- Безнең техниканың бәясе түбәнрәк, уңайлыклары да шуның кадәр инде. Дөрес, Россия машиналарын алу өчен дәүләт тарафыннан төрле программалар бар. Әйтик, эшен башлаучыларга лизинг программасы ярдәмгә килә. Техниканы алу өчен 5 процентлы кредитлар да бирәләр, ташламалар каралган. Боларның барысы да үз техникабызны үстерү өчен эшләнелә. Ләкин аларга, шул ук алманнарга җитәр өчен, кимендә 30 ел кирәк әле, - ди агроном.

Агроном хәер-фатихасыннан соң комбайннар эшкә кереште. Мин дә «голланд»ка утырдым. Кабина эчендә салкын, рәхәт. Комбайнчылар аяк киемнәрен салып куйган.

- Иң рәхәте - эшләгәндә. Вакыт та тиз уза, күңел дә тыныч. Иң авыры - ремонт. Мин ярдәмче генә әле, остазым белән чиратлашып эшлибез. Комбайн йөртергә минем чират җиткәч, күңел дә күтәрелеп китә, радиога кушылып җырлый-җырлый эшлим, - ди Айнур Садриев.

Айнур инде дүртенче ел комбайнда ярдәмче булып эшли. Кырга беренче тапкыр 11нче сыйныфта чыккан.

- Һәр комбайнчы үзара ярышып эшли. Ничә бункер тутырганыбызны бер кагазьгә теркәп барабыз. Ә акча бер «котелдан» алына. Кем күпме эшләвенә карамастан, акча тигез итеп бүленә. Алай дөресрәк тә ул. Безнең бит комбайннарыбыз төрле: «немецлар», мәсәлән, күбрәк сыйдырышлы, тизрәк төйи, тизрәк бушата. Узган ел кырда бер ай эшләп, 90 мең хезмәт хакы алдым, акчамны әти-әнигә биреп барам, - ди егет.

Аның сүзләренчә, комбайнчы булып эшләү өчен, таныклык булырга тиеш. Айнурның әле җиңел машина, трактор «права»сы гына бар. Комбайнга укымакчы булган, ләкин районда бу һөнәрне үзләштерергә теләгән башка кеше табылмаган. Бер кешене генә комбайнчылыкка укытмыйлар икән.

Данлыклы «немец»ны йөртүче Әгъзам абый Хисматовның 30 еллык тәҗрибәсе бар.

- Минем әти дә, ир туганнарым да комбайнчылар иде. Аларның эшенә гел кызыктым. Элек авылда алар иң дәрәҗәле кеше булган. Миңа әти белән бер машинада эшләргә насыйп булмады, ул яшьли үлеп китте. Техника җаена колхоз заманында күрше авылдагы бер урыс абыйсы өйрәтте. Хәзер генә ул рәхәткә чыктык. Өйрәнчек вакытта бункерда йөри-йөри тузанга батып, күзләр генә күренеп кала иде, - дип елмая комбайнчы.

Әтисе белән бергә кырда эшли алмасалар да, бүген комбайнны алар улы Булат белән йөгәнли. Ата кеше үзенә алмаш әзерли.

- Комбайнчы техниканы тоя белергә тиеш. Тавышка сизгер булу да - игенченең төп сыйфаты, - ди ул.

Тимер атны каты куарга да ярамый. Тизлек яратсаң, биш мең сум штраф чыгарып салырга әзер бул. Әгъзам абый сүзләренчә, эш вакытында комбайн сәгатенә 4-6 чакрым тизлек белән генә йөрергә тиеш.

- Ә кызлар комбайнны ничә көндә иярли ала? - дип кызыксынам үзеннән.

- Бер көн эчендә дә йөреп китә ала, бөтенләй дә өйрәнмәскә мөмкин. Әйдә үзең утырып кара, шуннан аңларсың, - дип, мине кыстый ул.

13 тонналы машинада җилдерергә күптән кызыгып йөри идем, бәхет елмайды. Әллә каушадым, әллә җаваплылык тынычлап йөртергә ирек бирмәде инде, башка комбайнчылар кебек, кыр буйлап тигез генә йөри алмадым мин. Билгеләнгән эздән бер-ике тапкыр читкәрәк киткәч, игенне әрәм итмим дип, бу авыр һәм җаваплы эшне Әгъзам абыйның үзенә тапшырдым. Читтән карап торганда гына бик җайлы икән ул комбайн йөртү!

Быел Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов вәгъдә иткән 100 мең сум да күпләрне канатландырган.

- Бу - бик әйбәт программа. Акчасы түгел, хөрмәте аеруча да күңелне күтәрә. Игенчеләрнең эшен җитәкчеләр дә бәяли дигән сүз бит ул, - ди Әгъзам абый.

Бункер тулгач, комбайн сигнал бирә. Бу - игенне «КамАЗ»га бушатырга вакыт дигән сүз. Шуңа игътибар иттем: кыр тере организм кебек бердәм эшли. Бер генә җирдә тайпылыш булса, әйтик, йөк машиналары соңга калса, бөтен эш туктап кала.

Мин инде сәяхәтемне кабат «КамАЗ»да дәвам итәм. Төялгән арпаны 30 чакрым ераклыктагы Анатыш авылына «сушилка»га (киптергеч) илтәбез.

Сөйләшеп баргач, юл арасы да кыскарган кебек. Шоферым Григорий Гаврилов, «Логос»та ялланып, үз машинасы белән эшли. «КамАЗ»га утырганчы, ул 17 ел буе Балык Бистәсе - Казан маршруты буенча автобус йөрткән.

- Мәктәп партасыннан ук машина дип хыялландым. Машина йөртү таныклыгым булмаган килеш, колхозда йөк машинасында эшләдем. Олырак абыйларны ял иттереп, берәр рейс машинасында йөреп килә идем. Шуның өчен бер тиен акча алмасам да, машина артына утыру инде зур бәйрәм иде, - дип искә ала яшьлек елларын Григорий абый.

«Сушилка»га кергәнче, беренче чиратта үлчәүгә басабыз, без алып килгән йөк 24 тонна булды. Аннан «КамАЗ» аны махсус чокырга сала. Биредән арпа, элеваторлар белән, «сушилка»ның үзенә менә. Шунда ук симәнәдән, чүптән аерыла.

- Моннан 10-15 ел элек бу эшләрне көрәк белән башкара идек. Иртәнге биштән көндезге 12гә кадәр бертуктамый эсседә, тузанда эшләгән өчен, көненә 50 сум акча да түлиләр иде әле. Ә хәзер кул хезмәте бөтенләй кирәкми, - ди шунда эшләүчеләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading