Күп кенә авылларда хәзер сыер тотучылар юк диярлек. Булганнарында да бармак белән генә санарлык.
Буа районының Татар Буасы авылында яшәүче Сергей Майоров та – шундыйлардан. Буаның үзенә терәлеп үк яшәсә дә, шәһәрчә яшәүгә “күчмәгән”: абзар тутырып терлекләр асрый. Авылдашлары да мактап туймый үзен. Ике сыеры бөтен авылны ашата, диләр, уены-чынын бергә кушып.
Сергей терлек асрауга эш дип карамый да. Сыерларны машина сава бит, бер авырлыгы да юк, ди.
Туган нигезендә ул әнисе белән генә яши. Авыл халкына эремчек, каймак ясап сату әнисе өстендә.
– Сыер асрау үзен шуның белән генә аклый. Авыл халкына өч литр сөтне 170 сумга бирәбез. Сөт җыючылар арзанга ала – литрын 24 сумнан. Эремчек белән каймакның килограммын 210 сумга сатабыз. Ә терлеккә азыкны сатып алабыз. Бозаулар да үстереп сатмасам, сыер асрап кына ул кадәр чыгымны каплап булмас иде, – ди әңгәмәдәшем.
Авылдашлары Сергейны татарча белгәнгә дә хөрмәт итә. Татар телен татарның үзен сатып җибәрерлек дәрәҗәдә белә дигәннәренә ышанмаган идем. Хак сүз булып чыкты. Бер рус сүзен дә кыстырмыйча рәхәтләнеп татарча сөйләште. Югыйсә үзе Буа шәһәренә йөреп рус мәктәбендә укыган.
– Урамда татар балалары белән уйнап үстем. Авылда күпчелек татарлар яши. Татарча белергә кирәк дип әйтүче булмады, үзеннән-үзе өйрәнелде. Әбиләр белән татарча сөйләшкәч, тагын да якын итәләр. Рус булуыма ышанмыйлар да. Исемеңне дә Сашка дип әйт инде, диләр. Мин чынлап та Сергей дигәч, үзебезнең оныклар русча сөйләшеп йөриләр, ә рус малае рәхәтләнеп безнең телдә сөйли дип аптырыйлар, – ди ул.
Комментарийлар
1
0
Молодец Сергей!!!
0
0