16+

«Икмәкле ел кирәк!»

Быел республиканы нинди уңыш көтә, икмәк барыбызга да җитәрлек булырмы? Бу сораулар борчымаган кем генә бар икән? Авыл хуҗалыгы өчен иң җаваплы һәм катлаулы вакыт якынлаша бит. Ә чәчү быел җиңелләрдән булмаячак...

«Икмәкле ел кирәк!»

Быел республиканы нинди уңыш көтә, икмәк барыбызга да җитәрлек булырмы? Бу сораулар борчымаган кем генә бар икән? Авыл хуҗалыгы өчен иң җаваплы һәм катлаулы вакыт якынлаша бит. Ә чәчү быел җиңелләрдән булмаячак...

Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов быелгы чәчүнең үзенчәлекләре һәм кыенлыклары турында сөйләде. Марат Әхмәтов әйткәнчә, синоптиклар алдагы 10 елда корылык булачак, дип фаразлаган. «Быел безгә бик тә икмәкле ел кирәк», - диде министр. Татарстан алдында ким дигәндә 4 млн тонна икмәк җыеп алу бурычы тора.
Чәчү мәйданнарына килгәндә, алар, узган елдагы кебек үк, 2 млн гектарга тигез. Орлык запаслары җитәрлек. Ә барлык чәчү эшләрен дә башкарып чыгу өчен исә 11 млрд су акча таләп ителә. Марат Әхмәтов быел минераль ашламаларга һәм ягулык-майлау материалларына бәяләрнең артуын да билгеләп үтте. Банктан кредит алу буенча проблемалар бар.
Көзге уҗым культураларының торышы бүгенге көндә яхшы. Туфрактагы дым запасы да куандырырлык. Марат Әхмәтов, апрель аенда да яңгырлар күп явачак, диде. Болар барысы да 2013 елда уңышның яхшы булачагына зур ышаныч тудыра...

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading