16+

Җиләк үстерүче абыйлы-энеле Әхмәдиевләр: «Беренче елны ук уңыш шулай күп булыр дип уйламаган идек»

Әгерҗе районының Касай авылында яшәүче ӘХМӘДИЕВ­ләр гаиләсе быел сигез сутый печән җирләренә бакча җиләге (виктория) утырткан. Бу көннәрдә шуны җыеп, сату белән мәшгуль алар.

 Җиләк үстерүче абыйлы-энеле  Әхмәдиевләр: «Беренче елны ук уңыш шулай күп булыр дип уйламаган идек»

Әгерҗе районының Касай авылында яшәүче ӘХМӘДИЕВ­ләр гаиләсе быел сигез сутый печән җирләренә бакча җиләге (виктория) утырткан. Бу көннәрдә шуны җыеп, сату белән мәшгуль алар.

Альберт-Әминә Әхмәдиевләрнең Казанда it-лицейда укытучы булып эшләүче олы уллары Айнур, эш буенча Яшел Үзән шәһәренә баргач, җиләк үстерү белән шөгыльләнүче егетләр белән таныша. Аларның зур мәйданда чит илдән кайтартылган викторияләр үстерүен күргәч, кызыксынуы арта һәм үзе дә эзләнә башлый. Һәм нәтиҗәдә, Голландия­дән өч төрле сорттагы җиләк үсентесен кайтарта, бөтен кирәк-ярак­ларны таба.

- Викторияне башта бәрәңге бакчасына утыртырга уйлаган идек. Әмма бәрәңге үскән урынга җиләк утыртырга ярамый, диделәр. Шуннан печән җиребезне сукаладык, - ди Альберт абый.

Иң беренче эш итеп кыш көне туфракны тикшертәләр Әхмәдиевләр. Кислоталылыгы күбрәк булганлыктан, известь кертергә туры килә, ә яз көне, бөтен гаиләләре белән күмәкләшеп, эшкә керешәләр. Башта черемә, туфрак салып, озын-озын түтәлләр ясыйлар.
- Бу эшкә генә өч көн вакыт китте, - ди Әминә апа.

Түтәлләрне кара пленка белән кап­лаганнар, ә аның астына сугару җайланмасын урнаштырганнар. Пленка астыннан торбалар үтә һәм алардан тамчылап кына су сибелә икән.

- Суга бик зур экономия бу, - диләр Әхмәдиевләр. - Пленка суны яхшы үткәрә, ә суның парга әйләнүен киметә. Димәк, туфракта дым саклана.
Җиләкләр бер-берсеннән 30 сантиметр ара белән утыртыла. Моның өчен пленканы тишәләр һәм шул тишекләрдән җиләк үсентесен өскә тартып чыгаралар.
- Аннан соң дүрт-биш көн яхшылап су сибәргә кирәк. Җәй яңгырлы булгач, без башка су сиптермәдек. Дым җитәрлек булды, - ди Айнур.
Җиләк үстерү белән чын күңелдән мавыгып китүләрен әнә шулай сизми дә калган Әхмәдиевләр. Викторияне пленка белән каплап үстерүнең өстенлекләре шактый булуына да инанганнар. Беренчедән, кара пленка белән капланган җир тиз җылына һәм җиләкләр дә иртәрәк өлгерә. Икенчедән, чүп үсми. Өченчедән, җиләкләр туфракка тиеп пычранмый.
- Эшне башлаганда, бер атнасы гына авыр булды. Аннан җиләкләрне тәрбияләргә дә кирәкмәде. Мыекчаларын кисеп торуны исәпләмәгәндә, бер мәшәкате дә юк, - ди Әминә ханым.

Абыйлы-энеле Айнур белән Искәндәр хәзер җиләк сату белән мәшгуль.
- Беренче елны ук уңыш шулай күп булыр дип уйламаган идек. Ике-өч көнгә бер, Сарапулга 30ар кило илтеп тапшырабыз, мактый-мактый алалар, - ди Айнур.
Чынлап та, җиләкләр, мине өз дә мине өз дигәндәй, кызыктырып, кып-кызыл булып пешеп утыралар. Тавык йомыркасы кадәр зурлыктагылары да бар хәтта.

- Без әлегә «Хоный» һәм «Альба» сортларыннан гына уңыш алабыз. «Еви2» сорты сезонга ике тапкыр җиләк бирә. Беренче тапкыр чәчәкләрен кисәргә кирәк, югыйсә икенче тапкыр җиләк бирергә көче җитми, диделәр. Без шулай эшләдек тә. «Еви»дан уңышны августта алырбыз дип уйлыйбыз, - ди Айнур.
Бу эшне башлау өчен киткән чыгымнарны быел ук каплаячакбыз, диләр Әхмәдиевләр. Хәзер җиләктән керем керә, көз көне үсентеләрен сатарбыз, диләр.

Җиләк үстерү бәрәңге игүгә караганда күпкә отышлы дигән фикер белән дә килешәләр. Шуңа күрә җиләк мәйданын тагын да зурайтыр­га исәпләре.

- Җиләкне өч-дүрт елга бер генә яңартырга кирәк. Пленканың чыдамлылыгы да шул вакытка җитәчәк. Димәк, эшне башлаганда гына кесә калын булу мөһим. Аннан берничә ел тынычлап торырга була. Җиләк үстерү бик ошады, шуңа бу шөгыльдән аерылырга исәп юк, - диләр Әхмәдиевләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading