16+

Бакча җене кагылган һәвәскәрләр кышкы сезонда ни белән мәшгуль?

Бакча җене кагылган һәвәскәрләр кышкы сезонда тик ятмый. Үзем дә вакытны бушка уздырмыйм: яшелчә, җиләк-җимеш үстерүнең яңа технологияләрен өйрәнәм, белем-күнекмәләремне камилләштерү өчен, әлеге өлкәгә махсуслашкан гәҗит-җурналлар, белешмәлекләр актарам, галим- агрономнарның китапларын кызыксынып укыйм, интернет киңлекләренә кереп чумам.

Бакча җене кагылган һәвәскәрләр кышкы сезонда ни белән мәшгуль?

Бакча җене кагылган һәвәскәрләр кышкы сезонда тик ятмый. Үзем дә вакытны бушка уздырмыйм: яшелчә, җиләк-җимеш үстерүнең яңа технологияләрен өйрәнәм, белем-күнекмәләремне камилләштерү өчен, әлеге өлкәгә махсуслашкан гәҗит-җурналлар, белешмәлекләр актарам, галим- агрономнарның китапларын кызыксынып укыйм, интернет киңлекләренә кереп чумам.

Дөрестән дә, эш җитәрлек. Орлык сатучы фирмаларның каталогларын өйрәнеп, заказлар язып җибәрәм. Узган җәйдә үзем үстергән яшелчәләрдән, тәмләткеч үләннәрдән җыеп алган орлыкларыма ревизия ясыйм, тишелешен сынап карыйм. Берничә ел дәвамында тутырылган “Бакча көндәлекләрем”не карап чыгып, киләсе сезонда чәчү өчен кирәкле орлыкларның, бүлбеләрнең, биофунгицидларның, ашламаларның, җитешмәгән инструментларның исемлеген төзим.

Элеккеге елларда, бәясе арзан булуга кызыгып, орлыкларны мөмкин кадәр иртәрәк алып куеп авызым пешкәнгә күрә, кибеткә барырга ашыкмыйм. Гадәттә, Яңа елга чаклы, берничә сезон дәвамында сатылмый яткан иске орлыклар сатуга чыга. Халыкның башын бутау өчен “акция” исеме артына качалар. Хәер, кыяр, кабак, ташкабак, томат орлыкларының искеләре яңасына караганда әйбәтрәк уңыш бирә. Кишер, чөгендер, редис, торма кебек тамыразыкларның, кәбестәләрнең, укроп, фенхель, сельдерей, петрушканың, петуния кебек берьеллык чәчәкләрнең былтыр җыеп алган орлыклары гына бик әйбәт тишелә. Ике-өч елдан соң тишелешләре ташка үлчимгә кала.

Бакчачыларның уңганнары дачадагы кишәрлекләрен кышын да онытып бетерми. Кышлаучы кошларга җимлекләр куя, кар тота. Теплицаларга карны яуган саен сала бару отышлы икәнен белсәк тә, кызганычка, кышын машина белән керерлек юл булмаганга күрә, бакчабызга мартта гына бара башлыйбыз.

Кар тотуның никадәр әһәмиятле икәнлеген язып торасы юк, моны башлангыч сыйныф укучысы да белә. Кышын кишәрлегебезгә кереп булмау сәбәпле, ел саен алдан хәстәрен күреп калдырабыз. Кара көздә җиләклекләр, чәчәклекләр, кышка каршы чәчелгән яшелчә түтәлләре өстенә яфраклар сибеп, салам түшәп, шулар очып китмәсен өчен, топинамбур, борыч, баклажан, виноград, пион, гладиолус, астра, тагетис, кура җиләге сабаклары, көздән сирәкләп киселгән карлыган, слива ботаклары таратып чыгабыз. Уңыштан бушаган түтәлләрдәге сидератларны көздән чабып алмыйбыз алар карны бик әйбәт тота.

Безнең бакчаның параметры буйлап җиләк-җимеш куаклары утыртылган, алар да кар тотуга ярдәм итә. Кишәрлегебез авыш урында урнашканга күрә, түтәлләр каскадлар формасында тезелеп киткән, ян-яклары тигез шифер, калай белән әйләндереп алынган. Бер уңай ягы бар: кояшта әйбәт җылыналар, кар тиз эреп бетә, чәчүгә иртәрәк керешәбез.

Март аенда бакчага аяк басуга, теплицаларны кардан казып чыгарабыз, эченә кар тутырабыз. Кар астында калып, аска таба бөгелгән алмагач, чия, сырганак ботакларын сак кына казып, тоткынлыктан коткарабыз. Кар сулары тауга түбән ташкын булып агып, түтәлләрдәге уңдырышны юып алып китмәсен өчен, карны таптап, көл сибеп, кар өстендә ермаклар эретеп, валлар ясап, әрҗәләрдән, киң такталардан киртәләр куябыз. Көздән таратылган үсемлек калдыклары да кар суын түтәлләрдә тоткарлап кала. Икенче- өченче атналарда килүебездә теплицаларга, кисмәкләргә, чанга кар тутырабыз. Рассадабызны кар суын җылытып сибеп үстерәбез. Март азагында теплицаларга утыртылган суган чемчекләре, редис, кәбестә, тәмләткеч үлән орлыклары да аны үз итә, кинәнеп үсәләр. Йомшак кар суы белән бакчабызда мунча керүләр үзе ни тора! Яз башында җиләк-җимеш куаклары төпләрен таптап, кар өю отышлы, алар иртә уянмый, соңрак чәчәк атканга күрә, кырауларга бирешмиләр. Бакчага барган саен, кошкайларга җим куеп калдырабыз.

Ниһаять, иң кыска көннәр артта калды. Минутлап булса да алга китеш булуы үзен сиздерә башлар, күңелебезне үстерер. Тагын бер айдан тәрәзә төпләребездә яшел хәтфәдәй матур нәни үсентеләр пәйда булыр. Шулар белән хозурланып, кәлшәләрне бәби караган кебек өф-өф итеп тәрбияли торгач, ямьле яз җиткәнен сизми дә калырбыз.

Хәмидә Гарипова,
Казан
.

Фото: http://pixabay.com

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading