16+

Иртә берлән кайнамакта бу базар яки әтәчсез тавык ничек яши?!

Казан алынганнан бирле тиктормас татар, җирдә эшләмәсә, сәүдә белән шөгыльләнгән. Хәер, Алтын Урда чоры да сәүдә нык алга киткән чор безнең өчен.

Иртә берлән кайнамакта бу базар яки әтәчсез тавык ничек яши?!

Казан алынганнан бирле тиктормас татар, җирдә эшләмәсә, сәүдә белән шөгыльләнгән. Хәер, Алтын Урда чоры да сәүдә нык алга киткән чор безнең өчен.

Бүген дә табылып торган Урда чоры хәзинәләре шуны күрсәтә. Шуңа без гомергә сәүдәгәр дип әйтү һич ялгыш түгел. Бигрәк тә татарның мишәр төркеме вәкилләре ярата инде бу эшне. Каннарында бу аларның, кем әйтмешли.

Сатабыз. Кибетләрдә, базарларда, тагын әллә кайларда... Казан яки башка эрерәк калаларның базарлары, нигездә, бер төрлерәк. Товар да шул йә Кытай, йә Төркиядән кайткан нәрсәләр. Сәүдә үзәкләрен әйткән дә юк. Ләкин үзгәрәк базар, үзгәрәк сатучылар да очраштыргалый әле. Бер елны Арча уртасында үзләре ясаган каен, нарат сагызы сатып торучы әбиләрне күреп шаккаткан идем. Апаста һәр атнаның җомгасында мал базары эшли дигәнне ишеткәч тә, күңел түзмәде - шунда чыгып киттек...

Менә бу мал ичмаса!

Ниндидер салкын, җилле, шыксыз иде без барган көн. Апасның үзәгендә үк тезелеп киткән машиналарны күргәч, шунда юнәлдек. Дөрес килгәнбез икән: дистәләгән бөркәүле йә будкалы машиналарда мал. Чүпрәк-чапрак сата торган базар да янәшәдә генә, ләкин аның ишене без Казанда да күреп туйган инде.

Маллар төялгән машиналар янына килү белән фотоаппаратны чыгару безнең яктан бераз ялгышлык булды - бозаулар төялгән машиналар янәшәсендә басып торучылар тиз‑тиз читкә тайпыла, йөзләрен яшерә башладылар. Бераз аптырадык. Сәбәбен Вазыйх исемле Урмай авылы (Чувашия) кешесе аңлатты: «Әнә Чүпрәлегә барсак та шулай фотога чертләтеп китәләр дә аннан, йә ветсправкаң юк, дип, йә башка сәбәп белән, штраф чәпиләр. Без бит Чувашия­нең төрле авылларыннан җыябыз малларны. Каян табып бетерәсең анда ветврач?! Ниндидер авыру мал сатарга без диваналар түгел ич, безнең әле тагын эшлисе бар».

Вазыйх әйтүенчә, ат сатучылар күп түгел, гадәттә, аларның справкалары кулында була.
- Ә без бозауларны әллә кайлардагы чуаш авылларына барып алабыз. Ветврач дигәне бөтенләй икенче авылда була, аны эзләп тә таба алмыйсың күп вакыт, - дип зарланды ул. - Атнасына ике көн киләбез бире, җомга һәм дүшәмбе. Бер бозау булса да сатасың инде. Шулай булса, бик яхшы.

Сайлау мөмкинлеге зур монда. Ике дистәгә якын машинада бер айлык бозаулар да, инде алты айга җиткән, чын үгез булып килүчеләре дә бар. Бәяләр дә төрле. Чагыштырмача кыйммәт түгел. Әйтик, кечкенә бозаулар 12 меңнән башланса, зуррак­ларының бәясе 25‑27 меңгә җитә. Сатулашалар.
Шунысы кызык, мал сатучыларның бөтенесе дә диярлек Чувашиянең татарлар яши торган Комсомол районы кешеләре булып чыкты. Тукай, Урмай, башка авыл татарлары. Мишәрлекләре телләренә чыккан, үткен, чая халык.

- Юк, тукта, брат, менә бу бозауларны кара син, - дип туктата мине бер шундыйрак абзый. - Син кара, аяк асларына җәелгән саламны да урып ашап торалар. Ашаган малда өмет бар дигән сүзне ишеткәнең бармы синең?!
Абзыйга ач малның те­ләсә нәрсәне ашарга мөмкин икәнен әйтеп тормадым. Чөнки ул сата торган яшь бозаулар (бәяләре 16 меңнән башлап) чыннан да шактый көр, «үсәм мин, үсәм» дип торгандайлар иде. Шул тупырдап торган аклы-кызыллы бозауларның берәрсен аласы килеп китте. Мал карап, сыер‑бозау арасында үскән малай ич мин. Тик күршеләр аңламас шул...
Гомумән, бетәшкән, ямьсез мал күрмәдем монда. Мал асрыйм дигән кешегә сайлау мөмкинлеге зур Апас базарында. Ләкин, ни дисәң дә, алуың белән генә түгел бит әле. Аны ашатасы (бүген колхозлардан урлау мөмкинлеге юк диярлек), печәнен, көрпәсен дә сатып аласы була. Аннан шул малга бәйле рәвештә бәйләнгән кеше кебек беркая чыгып китә алмый өйдә ятасы бар. Суеп, итен сатып акча кертерлек булганчы, шул ук алты айлык бозаулар белән дә шактый озак чиләнәсе бар.

Мине шул ук Урмай‑Тукай ягында итне күпмедән сатып алырга мөмкин булуы кызыксындырды. «235-240 тәңкә», - диде бер абзый. «Арзан икән», - дип мыгырдандым, Казан базарында итнең 400 сумга җиткәнен искә төшереп.

Шушында ук янәшәдә генә бер Апас кешесе бик үк матур булмаган туңган ит сата. Алалар үзе тагын. Бәясе - 300 сум.
«Шәһри Казан»ның коммерция буенча директоры Зөлфия Хәлиуллинаны сы­ер бәяләре кызыксындыр­ды.
- 55кә табып бирәбез, - диде шул ук абзый.

- Ничәне бозаулаган бу­ла инде ул?
- Икене, өчне...
Зөлфия ханым уйга калды. Әле юлда килгәндә генә аңа Балтач ягыннан кемдер шалтыратып, анда сыерларның бәясе 80 мең сумга җитүен әйткән иде. Зөлфия сыерны страховкалау ягын белешә башлады. Баксаң, сыерың күпме торса да, аны 40 мең сумнан күбрәккә иминиятләштермиләр икән. Әле бит ел саен 3600 сум взнос түләп торасы. Боларын безгә редакция машинасын йөртүче Альберт аңлатты. Аның әтисе шул иминиятләштерү белән шөгыльләнә дә инде. Зөлфия тагын да ныграк уйга калды. Иреннәрен кыймылдатып, эчтән нәрсәләрдер санап та алды.

Әтәчсез тавык ничек яши?!

Базарның икенче башы­нарак киттек. Монда тавык, әтәч саталар. Гади тавык - 300‑350 сум, теге классик чуар тавыклар (әле алары ничектер ваграк та күренде) - 350 сум. Боларын Апасның үзенекеләр сата торган булып чыкты.

- Чуар тавыкларны Чаллы янындагы бер фабрикадан алып кайтабыз, - диде исемен әйтми генә бер сатучы. - Алар Венгрия­дән йомырка алып кайтып чыгаралар бугай. Чуарлары бик матур бит, алып җибәрегез бер унны.

Мин тагын Казан фатирым буйлап дистәләп чуар тавык йөргәнен, аларның кыткылдап йомырка салганын күз алдына китердем. Кибеттә бер күкәй 6‑7 сум тора. Үзеңнеке үзеңнеке булыр иде дә ул, тик һаман шул ук күршеләр ни дияр?!

Әтәчләрнең иң зурлары, иң матурлары да 300 тәң­кәдән кыйммәт түгел икән. Ничектер күңел төшеп китте, монда да юк почет дигән нәрсә ир-атка. Берсе, кысанрак читлеккә ябылганы, бигрәк кызганыч тоелды. Мут күзләре белән күрше читлектәге тавыкларны күзли. Әллә соң шуны булса да алыйммы икән? 300 тәңкәгә (йокларга яратам мин) менә дигән тере будильник булыр иде. Җитмәсә, өйдә бер җанлы иптәш тә бит әле ул. Эх, әтәчкәем, аңлыйм ла мин синең хәлләреңне...

Безнең алда ук бер апа килеп, ун чуар тавык сатып алды. Әтәч ягына борылып та карамады. Әтәчсез ничек яши инде ул тавыклар?!

Сәүдә - җиңел эш түгел

Шушында ук бер машинага бик матур, төрле‑төрле мунча мичләре тезеп куйганнар. Булат исемле Апас кешесе үзе ясап сата икән. Тимерне Казаннан барып ала. Мичләрнең төрлесе бар. Кечкенәрәкләре, 60 литрлы кайнар су багы белән бергә, 12 мең сум, зурраклары (боларының су багы 100 литр) - 16 мең. Бик матур ясаган мичләрне Булат. Мин дә, кайчан да булса бер мунча салырмын әле дигәнрәк хыял белән, өчкә‑өч метрлы мунча өчен кайсы мичнең кулайрак булуын сораштым.

- Сиңа менә бу кечкенәсе җитә аның, - диде мич ясаучы. - Кирәк дисәң, Казанга китереп бирәм.
Булатның мичләрен Апаслар гына түгел, читләр дә алып тора икән. Шул Казаннар, Ульяннар.

- Әле беркөнне генә берничә мичне Мәскәүләр алып китте, - ди. - Уңайлы бит, яга торасың, керә торасың.
Булатның визиткасын алып, кесәгә салып куйдым. Теләгегез булса, шалтыратыгыз, номерын сезгә дә бирермен.

Бәрәңге, каймак, сөт сатучылар тирәсен әйләндек тә базар кафесына ашарга кердек. Салкын җил җелекләргә үткән иде инде. Кафедагы бәяләр Казанныкыннан да кыйммәтрәк булып чыкты.
...Китәр алдыннан, салкын җилдә сикергәләп җылынып торучы мал сатучыларга тагын бер күз салдым. Җиңел кәсеп түгел бу сәүдә дигәнең, ләкин халык өчен кирәкле эш эшлиләр. Чөнки, ни дисәң дә, әле бүген дә авылларда күпләп мал асрап, шуның белән көн күрүчеләр шактый. Әллә каян эзләп йөрисе юк, киләсең дә аласың үстерерлек малны...




Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading