16+

Иртә яз безнең өчен яхшы түгел, чөнки уңышы мул булмый

Быел авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре язгы чәчүгә апрельнең беренче декадасы, ә кайбер районнар беренче числоларда ук төшәчәк. "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы генераль директоры Леонид Толчинский уздырган "Ачыктан-ачык сөйләшү" тапшыруында Татарстан премеьр-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов шулай дип белдерде.

Иртә яз безнең өчен яхшы түгел, чөнки уңышы мул булмый

Быел авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре язгы чәчүгә апрельнең беренче декадасы, ә кайбер районнар беренче числоларда ук төшәчәк. "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы генераль директоры Леонид Толчинский уздырган "Ачыктан-ачык сөйләшү" тапшыруында Татарстан премеьр-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов шулай дип белдерде.

- Барысы да быел яз иртә килә, дигән иде, әмма, күрүебезчә, кабат кыш әйләнеп кайтты. Илнең көньяк районнарында чәчү эшләрен гадәттәгедән берничә атнага иртәрәк башлап җибәргәннәр. Алар салкыннар кире әйләнеп кайтмасмы икән, дип борчыла. Синоптикларның алдагы ун көнгә фаразлары буенча, мартның 23 нче числоларына кадәр бездә салкын һава торышы сакланачак. Әлегә республика кырларында кар ята. Бик иртә яз безнең өчен яхшы түгел, чөнки ул зур уңышлы булмый, - диде Марат Әхмәтов.

Аның фикеренчә, быел безнең республика басуларында дым зампасы яхшы. Кайбер районнарда 200 ммдан да артып китә. Кар катламы да, кыш җылы булу сәбәпле, бик дымлы, ул җир өслегенә тирән үтеп кермәгән. Бу да яхшы уңыш алуга мөмкинлек бирә.

Күпчелек хуҗалыклар тракторлар һәм авыл хуҗалыгы техникасын төзәтеп-карап, кырга чыгарга әзерләү эшен төгәлләгән дә инде. Татарстан хөкүмәте йортында барган республикакүләм киңәшмәдә Марат Әхмәтов быел кыр эшләрен уңышлы башкарып чыгу өчен 16 миллиард сумлап акча кирәк булын да әйтте.

- Бу гектарына 5,5 мең сум исәбеннән: монда ашламалар да, саклау чаралары да, сатып алына торган орлык бәясе дә керә, - дип шәрехләде ул.

Тулаем сезонга финанс ихтыяҗлары турында сөйләгәндә, министр 30 миллиард сумны атады. Бүгенгә 7 миллиард сумга якын кредит җәлеп ителгән. Министр сүзләренчә, чыгымнарның төп өлеше минераль ашламаларга кагыла.
Язгы кыр эшләренә Зәй, Сарман, Тәтеш, Тукай, Балтач районнары иң күп минераль ашлама туплаган. Бу мәсьәләдә проблемалы районнар дип, ул Чирмешән, Лаеш, Минзәлә районнарын атады.

- Авыл хуҗалыгында икенчел мәсьәләләр юк. Барысы да мөһим - техника да, орлыклар да, ягулык-майлау материаллары да. Әмма ашламаларсыз эшләү - ул вакыт белән көчләрне юкка әрәм итү. Кредитлар җәлеп итү буенча да, ашламалар туплау буенча да эшне активлаштыру кирәк, - диде аграр министр.



Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading