- Мин шундый хыялый кеше инде - берәр нәрсә ясамасам, йоклый алмыйм. Әле дә хыялда булган әйберләр бар, аларның барысын ясап бетереп тә булмый, - ди Арча районы Яңа Сәрдә авылында әти-әнисенең төп нигезендә гомер кичерүче Наил Габдрахманов.
Үз кулы белән ясаган техникаларына килсәк, аларның саны, үзе әйтмешли, «вак-төяге белән...
- Мин шундый хыялый кеше инде - берәр нәрсә ясамасам, йоклый алмыйм. Әле дә хыялда булган әйберләр бар, аларның барысын ясап бетереп тә булмый, - ди Арча районы Яңа Сәрдә авылында әти-әнисенең төп нигезендә гомер кичерүче Наил Габдрахманов.
Үз кулы белән ясаган техникаларына килсәк, аларның саны, үзе әйтмешли, «вак-төяге белән биш-алты» икән.
- Менә монысы - мин ясаган техникаларның бишенчесе, - ди ул, капка янындарак торган мини-тракторга ымлап. - Әйбер сатып алган юк, кибеттән алсам да, яңабаштан үзем ясаган булыр идем. Барыбер берәр җире ошамас иде аның.
Машина утарыннан бер дә ким түгел Наил абыйның ихатасы һәм шуларның барысын да берәмтекләп җыйган талымлы оста. Икенче трактор янына киләбез.
- Менә бу трактор кечкенә булды, мин дигәнчә. Йөреп карадым. Тизлекне арттырган идем, түбәсе чыгып очты. Фанер бит, бәйләп кенә куйган идем анысын. Моның алдында кар эттергече - бульдозеры бар. Артта тракторга ни тагып була, бөтен төрле тагылма корал булачак! Миндә бармы-юкмы алар, анысы - икенче мәсьәлә. Булмаса, ясыйбыз аларын да, - ди ул.
Ышанырга була мондый кешегә. Тракторын да гел юктан - койма буенда яткан швеллердан җыя башлаган. Тракторны тәмам җыеп бетергәнче, ярты елдан күбрәк вакыт узган.
Бәрәңге арасы яра торган дүрт тәгәрмәчле хикмәтле техниканы исә моннан өч еллап элек ясаган. Карап торышка мультфильмдагы «котопес» сыманрак әйбер ул.
- Менә бу руле велосипедтан, бу әйбер мотороллердан, бу ягы «Восход»тан, монысы «Җигули»ныкы, теге ягы «Москвич»ныкы, болары мотоблок әйберләре... - дип җәһәт кенә частен-частька «аерып» аңлатып та чыкты оста.
Бөтенесе бергә бәрәңге яргыч-күмгеч, алгыч була инде бу, ягъни мәсәлән. Тәгаен генә исеме булмаса да, иллә дә җилле эшли икән үзе. Бер савыт бензин белән «эх» дигәнче ике бакча бәрәңгене ялт иттереп ярып чыга ала ди. Бу инде азапланып көрәк белән алу түгел. Артыннан бәрәңгене җыеп җитешәм димә. Шуңа да беренче елны алганда, мәрхүмә хатыны Мәүлидә апа: «Наил җаным, моны кул белән эшләгән булсак, әллә кайчан бәрәңгебез җыелып беткән булыр иде бит», - ди икән.
Бер тотынгач, күрше хакы - Алла хакы, дип, аларга да кереп китә инде Наил абый. Әле әнә каршы яктагы буш торган йортның капка баганалары кыйшайган булган да, җаен табып, шуны турайтып куйган. Бүрәнәләре колачлап алгысыз борынгы биек капка булган ул. Бер генә кеше эшли торган эш тә түгел сыман.
- Иренми андыйга Наил абый. Ярдәмчел, кешелекле ул безнең. Авыл җирендә эшне тавык та чүпләп бетерә торган түгел. Аны Наил абый кебек җиңеләйтүчеләр күбрәк булса да комачауламый. Сез әле аның утын яргычын күрмәдегез. Анысы да хуҗалыкта алыштыргысыз әйбер. Түмәрне җайлап борып кына торасы, - ди, Наил абыйның осталыгын янә бер кат расларга теләгәндәй, Яңа Кенәр авыл җирлеге башлыгы урынбасары Әгъзам Гайфуллин.
Аның каравы, парник ясаганда арка-профиль бөгә торган җайланмасын бик тәфсилләп аңлатты. Аны да каядыр барып күреп кайткан да, аларныкы ошамаган, үзенчә ясаган.
Останың оста инде. Өйдәге һәрбер ишеккә магнит куеп чыккан - ябылмый карасыннар!
Иманым камил, каян килеп шуның кадәр маһир кеше соң ул, моңа кадәр кем булып эшләгән дип кызыксыначаксыз. Элегрәк колхозда «Беларусь»та, аннан соң «ДТ», «Алтай» тракторларында эшләгән. Аннары бригадир итеп куйганнар. 15 ел комбайн иярләгән. Авылларга газ керә башлагач, яңабаштан укып, үзенең «ГАЗ-69» машинасы белән, эретеп ябыштыручы булып, бөтен авылны бер итеп газ кертеп йөргән.
- Сез кайда гына эшләсәгез дә, «алып кил, илтеп куй»га йөри торган гади эшче генә булмагансыздыр, - дим, Наил абыйның уйлап табуга, техникага һәвәслегенә басым ясап.
- Гади, гади, - ди ул, урысчалатып, - иллә дә беренчелекне бирми торган идем... Һаман саен гел сиңа гына килеп тормаса да - булганына канәгать!
...Наил Габдрахмановның әтисе Шәвәли ага да хәйран оста кеше булган, диләр. Агачка кулы ябышып торган оста мәктәптә хезмәт укыткан. Өйдәге шкафлар да аның истәлеге. Авылда аларның тәрәзә йөзлекләре башкаларныкыннан нык аерылып тора. Алар тоташ йөзлек түгел, ә аерым-аерым бизәкләрдән җыелган. Бизәкләрне заманында Шәвәли ага мәктәп укучыларыннан дәрес вакытында ясата торган булган. Менә шундый әллә каян үзенә чакырып, әле кайчан гына гөр килеп торган йортта берьялгызы Наил абый бүгенге көндә. Балалары Наилә, Назира, Вәсилә, Булат, Илфат та кунак кына бу йортта. Һәркайсы үз көнен үзе күрә. Араларында табиб-онколог та, пешерүче дә, янгын сүндерүче дә, әтиләре кебек техника белән сүзсез дә аңлашучылар бар. Инде кечкенәсе дә армиядән кайтып, техникум тәмамлап ята. Шулай итеп, ялан кебек өйдә Наил абыйга иптәшкә тавык чебиләре генә әлегә...
Комментарийлар