16+

Италиядә - моцарелла, Түбән Камада – “Энҗе”

Энҗе, Ханум, Әнвәр, Аяз, Мәликә, Булат, Вильдан – болар кеше исемнәре түгел, ә Түбән Камада җитештерелә торган татар сырларының атамалары. Каян килеп чыккан соң алар?

Италиядә -  моцарелла, Түбән Камада – “Энҗе”

Энҗе, Ханум, Әнвәр, Аяз, Мәликә, Булат, Вильдан – болар кеше исемнәре түгел, ә Түбән Камада җитештерелә торган татар сырларының атамалары. Каян килеп чыккан соң алар?

Чулпан Миңлебаева моңарчы нефть тармагында инженер булып эшләгән. Декрет ялындагы хезмәттәше чыккач, аңа кире оператор белгечлегенә кайтырга тәкъдим иткәннәр, әмма ул башка кеше ширкәтенә бүлек мөдире булып китәргә карар кылган. Анда хезмәт куйганда Мәскәүдәге бер эре эшмәкәр белән танышып, аның киңәшләрен тыңлап, беренче бизнес юлына басып карый. Ул юнәлеш психология белән бәйле була, чөнки Чулпанның беренче югары белеме нәкъ менә шушы белгечлек буенча. Дөресен генә әйткәндә, аның күңеле гел авылга тарткан, үзенең фермасын булдырасы килгән. Бабасы озак еллар бригадир вазыйфасында эшләгән, әбисе сыер сауган, әти-әнисе дә эшчән һәм тырыш кешеләр, шуңа күрә дә бу бер дә сәер теләк түгел. Заводта эшләгәндә үк Миңлебаевлар гаиләсе 300 баш кош-корт асраган, 17 сутый җирләре булган. Шунда Чулпанның улы аны: “Нәрсәгә соң ул ферма, хәзер сыр ясау модада, сез дә эшләп карагыз!” дип, үгетләгән. Чыннан да, сыер асрау өчен күп акчалар таләп ителгән, шуңа күрә дә яшьләр тәкъдим иткән бизнеска кереп китәргә булган. 

—    Иң беренче булып мин моцарела дигән Италия сыры ясап карадым һәм ул бик шәп килеп чыкты, тәмле дә иде. Бер атнадан мин 20 литрлы кисмәк алдым, ә инде бер айдан 50 литр күләмле сыр пешерә торган җиһаз алып кайттым. Шунысы кызык, эшне мунча алдында башкара идем. Менә шул вакытта заводтан китеп, үз бизнесымны җәелдерергә карар кылдым. Миңа сырлар һәрвакыт ошый иде. Әллә нинди кәттә гурман булмасам да, тәмлесен аера белә идем. Чит илләргә йөрергә мөмкинлек булмаганлыктан, үзем аны ясарга уйладым, чөнки ниндидер башкалардан аерылып торганын булдырасы килде, — диде Чулпан Миңлебаева. 

Ә менә сырларга татар исемнәре бирү бик кызыклы рәвештә килеп чыккан. Чулпан шушы эш белән шөгыльләнүче кешеләр белән танышып киткән һәм ничек итеп атамалар уйлап табулары турында белешкән. Чынлыкта исә камамбер яисә бри сырлары бөтен җирдә дә шул ук инде ул, әйтик, Фрациядәге шәһәр исеменнән килеп чыккан. Шул ук моцарелланың тәрҗемәсе энҗе була. Ә ник татар сырын шулай дип атамаска? Шуны чамалаганнан соң, Чулпан Миңлебаева Булат, Мәликә, Аяз дигәнннәрен дә чыгара башлаган. Әйтик, “Буррата”ның татарча версиясе Нәфис, “Страчателла” – “Сихер”, “Супугуни” – “Катлау”, “Лангр” дигәне “Йолдыз”, ә “Азиаго”сы “Айтуган” дип атала. 

—    Ә ничек алайса ул татар сырына әйләнгән соң ул? – дип, һаман да төпченүемне дәвам итәм.
—    Ул Татарстанда җитештерелә, татар сыерларының сөтеннән ясала, татар хатыны аны эшләп чыгара, тагын нинди сыр булсын инде ул! Әлеге продукт нинди җирлектә барлыкка килә, шуныкы дип санала. Камамбер сыры Франциянең Камамбер дигән коммунасыннан чыккан. Ә менә безнеке татарныкы! – дип, ассызыклады Чулпан. 

Миңлебаевларның үзенең фермасы юк икән, әмма алар якын-тирәдәге 8-10 сыер тотучы кечкенә фермерларны эшле итәләр, чөнки алар сөтне нәкъ менә шул сырларны җитештерүчеләргә китерә. Яхшы чимал бирсеннәр өчен Чулпан ханым 7 ел буе “көрәшкән”. Ә бүген ЛПХлардан килә торган сөтләрнең сыйфаты бик югары дәрәҗәгә менгән. Хәзер сыр җитештерү эшендә 10-12 кеше шөгыльләнә, әле Казанда да филиаллары бар икән. Көнгә 500 литр сөтне эшкәртү мөмкинлекләре бар. Шунысы кызык, Миңлебаевларның сыр ясаучы остасы пыяла тәрәзә артында эшли, димәк, сатып алучы продукциянең ничек барлыкка килгәнен дә күрә ала. Чулпан әле башкалар белән дә үзенең осталыклары белән бүлешә. Әйтик, күптән түгел генә аның сыр ясау буенча курсларын Актаныш һәм Чаллыдан килеп, өйрәнеп киткәннәр. Хәзер алар уңышлы гына эшләп яталар. Бөтен Россия буенча онлайн-укулар да оештырган бушган. 
Алга таба Миңлебаевлар рестораннар белән эшләргә уйлый, чөнки товарны сату юлларын ныгыту сорала. Бөтен Россия буйлап сырларны кулланучыга җиткерү схемасын да эшләп чыгарырга планнары бар. Ә Чулпан коуч булырга тели, ягъни, башкаларны үзен табарга өйрәтәчәк. 

Язмага реакция белдерегез

5

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading