Шәһри Казан

Кәҗә. Кабак. Колхоз

Кәҗә күргән бар анысы. Шулай да Самара өлкәсе Денискино авылында алар бүтән төсле тоелды. Зур җиленле үзләре, араларында хәйран озын мөгезлеләре дә бар, авыл урамында рәхәтләнеп йөриләр. Авыл башлыгы Өлфәт Зәләков кәҗәләргә артык игътибарлы булуымны үз бакчасына таш ату дип кабул итте булса кирәк. «Кәҗәләрне хуҗалыктан чыгартмауның ысулы бар аның,...

Икенче хәйран калганым кабак булды. Бәрәңге бакчасын тутырып кабак утыртучылар күп икән Денискино авылында. Хат ташучы Гөлисә Минһаҗева бәрәңге, әй лә кабак бакчасына алып чыгып аның файдасы турында тәфсилләп сөйләде.
- Беренчедән, кабакны үстерү артык мәшәкатьле түгел. Яфраклары үсеп, җәелеп киткәнче берәр тапкыр чүбен утасаң, аннан соң ул башка үләнгә баш калкытырга ирек бирми. Кабакның яфраклары зур бит аның, каплый да китә. Без аны болай күп итеп, әлбәттә, терлеккә, кош-кортка ашатыр өчен үстерәбез. Кабак ашатсаң, бөртек бирмәсәң дә була, ул шултиклем туклыклы.
Кемгә ничектер, тыңлап торганда кабак үстерү миңа да бик җайлы кебек тоелды. Колорадо корты белән көрәшәсе булмау гына да ни тора. Аңа өстәп тырмалыйсы, арасын ерасы, казыйсы юк. Көз җиткәч, җыясы да аласы. Тәгәрәп үскән эт оясы хәтле кабакларны да, олау-олау кабак ташыган кешеләрне дә үз күзләрем белән күрдем. Уңыш шактый була, димәк.
Денискино авылы халкының яңалыкка омтылучан, эзләнүчән булуы борынгыдан килә. 1937 елда ук инде аларның үз авылларында, Чирмешән елгасыннан куәт алып эшли торган электр станцияләре була. Алар күп кенә хезмәтләрне электрга көйлиләр. Колхозны 33 ел Равил Нурмөхәммәтов җитәкли. Ул чорда авылда 970 колхозчы булган. «Бүген салам эскертләре салабыз дисәк, өмәгә 700 кеше чыга иде», - дип искә ала ул. 2500 мөгезле эре терлеккә өстәп үрдәген дә үстергәннәр. Колхоз үз акчасына мәдәният йорты, мәктәп, балалар бакчасы, хастаханә, юллар салдырган. Бер-бер артлы шәхси машиналарга утыручылар да Денискино авылыннан.
Равил Нурмөхәммәтов белән очрашу, сөйләшү күңелне, рухны баета. Бер уйласаң, нинди зур хуҗалыкның җитәкчесе булган, аны зур дәрәҗәләргә күтәргән шәхес. Шулай да аның сүзлегендә «мин эшләдем» дигән сүз юк, ахрысы. «Без, безнең халык», - ди ул. «Илнең сәясәте авыл халкының җиргә булган кызыксынуын бетерде. Инвесторларга җир түгел, аның көче, куәте генә кирәк. Уйлап карагыз: безнең басуларның 1000 гектарына көнбагыш чәчтеләр. Ә ул җирнең җелеген суыра торган культура. Нәрсә артыннан нәрсә чәчәргә, җирне ничек сакларга, кадерләргә - болар бар да бик мөһим. Авыл халкы элек боларның берсенә дә битараф түгел иде, җыелышларда һәр нәрсә уртага салып сөйләшенде. Кеше үзенең дә, җирнең дә кадерен белә торган, үзен чын хуҗа итеп тойган чорлар иде бу. Иртән алтыда урамга чыксаң, бер-бер артлы машиналар кузгала, 100 чакрым ераклыкка эш эзләп китә алар. Эш булса, шушында эшләмәсләр идеме? Авыл күтәрелергә, үсүгә таба йөз тоткан, җитәкләп, алып китәрдәй кешеләр генә кирәк», - ди Равил абый. Яңа йортлар, яңартылган капка-коймалар, йорт түбәләре авыл халкының чыннан да яшәргә йөз тотканын күрсәтә. Денискино авылында безнеке, безнең авыл дигән сүзнең дә дәрәҗәсе бар, үткәннәрнең оеткысы әле бетмәгән. Почта бүлеге җитәкчесе Алия Әхмәтвәлиеваны гына әйт син. Аның туган авылын яратуы шултиклем көчле, эчкерсез, ихлас. Безнең дә шулай ук яратып, үз итеп китүебезне теләде ул. Әлбәттә, яраттык без Денискино авылын, Алия. Мәктәпне тәмамлап чыгып киткәндә истәлеккә чиккән сөлгеләр калдыру гадәте генә ни тора? Монда энеләренә апалары, яратып, иркәм дип дәшәләр, ишекләрдә йозак түгел, таяк кына, ишегалларын тутырып гөлләр үсә, бер-берсе турында яман сүз дә әйтмәсләр бу авылда. Егылганда да алга карап егылырга кирәк, дип яшәүче халыкны ничек хөрмәт итмисең дә ничек яратмыйсың?

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: