16+

«Кая баррраааа, борыл!». Мәхлүкләр, аңлыйлар иде бит

Уразада ризыкның тәме, кадере аеруча арта. Рецепторлар әллә нинди төр тәмнәрне тоя башлый.

«Кая баррраааа, борыл!». Мәхлүкләр, аңлыйлар иде бит

Уразада ризыкның тәме, кадере аеруча арта. Рецепторлар әллә нинди төр тәмнәрне тоя башлый.

Беркөн бәрәңге ашыйсы килеп китте. Ә, юк, гади генә бәрәңге тугел, теге вакытта, үсмер чакта, көтү көткәндә ашый торганны.

Әбидләр тирәсендә, гадәттә өйдән көтүчеләргә ашарга алып киләләр иде. Чүпрәк сумка эчендә, 3 литрлы банкада - сөтле чәй. Пешкән йомырка, шырпы кабында тоз, яңа гына пешкән ипикәй. Кайнар килеш кискәч, йомшак жире бераз кибеп, катып китә торган иде. Әлбәттә ашъяулыкка урап төрелгән төенчек. Эчендә зур булмаган әлюмин кәчтрул, ә анда бакчадан бүген генә чокып алган, агач чыра белән кырып чистартылган, ярып пешерелгән бәрәңге. Дәү әни үзе язган ак майны эретеп салган һәм өстенә яшел суган кыягы белән укроп турап сипкән. Аның тәмлелегеееее... 

Әни сөтле чәй салган калай кружкага чиләктән генә бер уч җиләк салып җибәрә. Әйее, чиләктән, иртәнге якта сыерлар бик чабуламый, әкрен генә күшәп тик торалар, келәм кебек җәелгән җиләкле яланда тагын ни эшләмәк кирәк? (бу урында минем сеңлем хәзер әйтеп куя инде: "син йоклыйсың, без җиләк җыя идек, дип!) Чын, үтергический йокы килә иде минем, тик мин дә жиләк жыйдым.

Гадәттә, әбид алып килгән кеше жиләкле чиләкне алып кайтып китә. Ә йомырка, ул бит хәзер шул көтүдәге кебек тәмле түгел. Анда тәмле иде...

Утырасың шулай тәмләп чәйләп, шул арада урман ягына, я бозавын авылда калдырып килеп, кайту ягына башын борган сыерларга "приказ" биреп: "кая баррраааа, борыл!". Мәхлүкләр, аңлыйлар иде бит. Башларын иеп, тагын үлән ашый башлыйлар. Безнең авыл зур түгел, көтү дә ике очка бүленә иде. Югары оч аерым, без - түбән оч, аерым. Һәр сыерның хуҗасын беләсең, алай гына да түгел, тәртипсезләнә башласалар хужасының исеме белән дәшәсең "Сажидәәә,.. Сәхияяя,.. Әскыя....кая барааа".

Хәзер инде бу апалар да, көтүләр дә, яшь бәрәңгеле яландагы әбидләр дә юк!..

Замирә Рәҗәпова блогыннан

Язмага реакция белдерегез

7

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading