16+

Кама буе туган ягым – җырлап яши торган як

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов башлангычында 2023 ел – Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф – гадәтләр елы шигарендә уза.

Кама буе туган ягым – җырлап яши торган як

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов башлангычында 2023 ел – Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф – гадәтләр елы шигарендә уза.

Республика районнары арасында “Татарстанның мәдәни башкаласы” фестивале бара. Казанда 21 сентябрьдә Балык Бистәсе районы Мәдәнияте көне Камал театрында булды. Төбәкнең һөнәр осталары һәм эшкуарлары күргәзмә оештырды. Чигү – бәйләү, ювелир сәнгате, сувенирлар ясау буенча осталык дәресләре дә алырга мөмкин иде. Балык Бистәсе районында төрле милләтләр дус – тату яши һәм эшли, милли йолалар саклана. 

Мәдәният көне кысаларында Балык Бистәсе үзешчәннәре һәм районнан чыккан сәнгать осталары концерт куйды. Чара балык бистәлеләр һәм казанлылар өчен күңелле бәйрәмгә әверелде.

Якташ композиторыбыз Фәтхерахман Әхмәдиев иҗат иткән җырда:”Кама буе – туган ягым, җырлап яши торган як”,- дип бик дөрес әйтелгән. Балык Бистәсе моны янә раслады.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading