Табигатьтә ел фасыллары алмашынып торган кебек, авыллардагы тормыш та аерым бер мәшәкатьләр һәм борчулар чорына бүленгән. Кышкы вакытта авыл җирендә берара тынлык күзәтелсә, инде бик тиздән алар җир эшенә - чәчү һәм утыртуга кереп чумачак. Өстәвенә, быел синоптиклар да язның иртә килүен фаразлый, димәк, кар да тиздән эреп юкка чыгачак.
Дөресрәге, бакча эшләренә әзерлек инде күптәннән бара. Авыл халкы, мәш килеп, орлыклар ала, кәлшә әзерли. Беркемдә дә булмаган яшелчә һәм җиләк-җимешләрне дә утыртып карыйсы, былтыргыдан да яхшырак уңыш аласы килә бит. Әмма әлегә халыкны бер сорау борчый: быел кар астыннан ниләр чыгар икән инде? Кышкы салкыннар вакытында көздән үк утыртып калдырган сарымсаклар өшеп бетмәдеме, бакча җиләкләренең хәле ничек, күпме еллар кадерләп үстергән алмагач һәм чияләрдән уңыш өмет итәргәме? Узган елларны искә төшерсәк, алмагачлар, бакча җиләкләре туңган вакытлар да булмады түгел. Шуңа да инде карлар эреп бетүне халык зур дулкынлану һәм борчылу белән көтеп ала.
Әлеге сораулар белән без бакчачы, галим Фарсель Зыятдиновка мөрәҗәгать иттек. Аның әйтүе буенча, быел борчылырлык урын юк, бакча җиләкләренә дә, сарымсакка да зыян килмәгән, алар яхшы кышлаган. Алмагач, чия, груша кебек агачларга да, аларны көздән үк караган булсалар, быелгы салкыннар начар тәэсир итмәгән. Алмагачлар алар, гадәттә, һава температурасы 40 градустан түбәнрәк булса гына туңа, ди галим. Ләкин әле тынычланырга да иртәрәк, чөнки, Фарсель абый аңлатканча, мартның икенче яртысында агачларга зыян килү куркынычы бар, чөнки бу вакытта, гадәттә, көндез җылы була һәм кояш кыздыра, ә төннәрен исә янә салкынайта, ә мондый контраст температура агачларны зарарларга мөмкин. Аларның кайрылары ярылу куркынычы бар. Шуңа күрә, агачларны хәзердән үк тукыма белән бәйләп куярга һәм агартырга кирәк. Бу контрастлылыкны киметү өчен мөһим.
Шулай иткәндә, май аенда бакчаларның шау чәчәктә утырачагына өметләр зур быел...
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар