16+

«Кара-каршы»га каршы яки авыл кешесе ялкау түгел!

«Яңа Гасыр» телевидениесендә барган «Кара-каршы» тапшыруының берсендә авылларның бетүе һәм анда булган проблемалар турында бәхәс купкан иде. Кырык бер ел авыл җирендә яшәүче кеше буларак, әлеге тапшыруны карагач туган фикерләрем белән уртаклашасым килә. Хөрмәтле язучы, драматург Мансур Гыйләҗев бүген авылда яшәп яткан безне (авыл халкын) ялкаулар дип атый. Бу нәтиҗә...

«Кара-каршы»га каршы яки авыл кешесе ялкау түгел!

«Яңа Гасыр» телевидениесендә барган «Кара-каршы» тапшыруының берсендә авылларның бетүе һәм анда булган проблемалар турында бәхәс купкан иде. Кырык бер ел авыл җирендә яшәүче кеше буларак, әлеге тапшыруны карагач туган фикерләрем белән уртаклашасым килә. Хөрмәтле язучы, драматург Мансур Гыйләҗев бүген авылда яшәп яткан безне (авыл халкын) ялкаулар дип атый. Бу нәтиҗә...

«Яңа Гасыр» телевидениесендә барган «Кара-каршы» тапшыруының берсендә авылларның бетүе һәм анда булган проблемалар турында бәхәс купкан иде.
Кырык бер ел авыл җирендә яшәүче кеше буларак, әлеге тапшыруны карагач туган фикерләрем белән уртаклашасым килә. Хөрмәтле язучы, драматург Мансур Гыйләҗев бүген авылда яшәп яткан безне (авыл халкын) ялкаулар дип атый. Бу нәтиҗә берничек тә дөреслеккә туры килми. Минем дә, авылдашларымның фикере дә шулай, авылда гомер-гомергә эштән курыкмаган чын егетләр калган.
Мансур әфәнде әйткән сарымсакны да үстерәбез, шуның өстенә 16-20 баш эре терлек тә тотабыз. Татарның үзәк каналыннан тырыш, намуслы хезмәт итүче авыл халкын гаепләргә ашыкмагыз. Казан ярминкәләренә чиста ит, яңа сауган сөт, яшелчәсен нәкъ менә авыл егетләре алып килә бит. Безнең якларда терлеген, умартасын, яшелчәсен үстерәм дигән кешегә - агрофирма җитәкчесеме ул, җирлек башлыгымы - бары тик уңай якка гына киңәшләрен биреп, ярдәмгә килергә әзер торалар. Печәнен, саламын, фуражын да кирәк кадәр алып була.
Тапшыруда «авыл ни өчен бетеп бара» дигән сорауга тулысынча җавап та табып булмады. Бетүнең сәбәбе авылда яшәүче халыкның буыннар чылбыры өзелүдә. Ни өчен авылга кайтмыйлармы? Югары уку йортын бетергән студент анасы янына кайтып утырмый, йорт салмый, калага китеп, гомер буе әзер торак көтәргә риза. Моннан ун ел элек Казан шәһәренә китеп барган авылдашымны очратып: «Авылда яшәр идеңме?» - дигән соравыма ул: «Торырга әзер фатиры, иптәшемә, үземә эш урыны булса, ике дә уйламас идем, Айрат дус», - дип белдерде. Әйе, терлек йә умарта тоту бар кешенең дә кулыннан килми. Андыйларны ялкау димәс идем. Авылны үстерү өчен башка төрле эш урыннары да кирәк. Яңа йортлар салып, хезмәткә югары түләү куеп, яшьләребезне кызыксындырып караргадыр. Авыл бит ахыргача бетмәгән.
Чиста саф чишмә суы, табигате Тукай шигырендәге кебек. Газы, суы, юлы, телефоны, интернеты кергән, төннәрен шәһәрдәге кебек утлар яктырта. Кирәк кадәр яшелчәсен, итен җитештер.
Сез үзегез, Мансур әфәнде, белә торып та, төрле зарарлы газлар белән сәламәтлегенә зыян салган каладан салага балаларыгызны яки оныкларыгызны сарымсак үстереп, сатып, акча эшләргә җибәргәнегез бармы? Минемчә, алар авылга җәй көннәрендә генә кайтадыр.
Ә бүгенге көндә нигез ташын югалтмыйча, ата-бабаларыбызның кендек каны тамган җиргә тугрылыклы калып яшәгән авыл халкына: «Сез түзем булганга гына авыл яши», - дип, авылдашларыма исәнлек-саулык теләп калам.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading