16+

Карбыз үстерүче Разия Һадиева: «Үзең үстергән тәмлерәк»

Быелгы җәй салкынча килгәнгә, яшелчә, җиләк-җимеш уңмады, дип зарлана бакчачылар. Ә менә Балтачта яшәүче Разия апа Һадиеваның парнигында биш килолы карбызлар үсә. «Дөрес, быел бер айга соңрак өлгерәләр», - ди хуҗабикә.

Карбыз үстерүче Разия Һадиева: «Үзең үстергән тәмлерәк»

Быелгы җәй салкынча килгәнгә, яшелчә, җиләк-җимеш уңмады, дип зарлана бакчачылар. Ә менә Балтачта яшәүче Разия апа Һадиеваның парнигында биш килолы карбызлар үсә. «Дөрес, быел бер айга соңрак өлгерәләр», - ди хуҗабикә.

Парник белән янәшә таш йорт стенасына виноград үрмәләгән. Монысын да Разия апа утырт­кан. Аның ботагын улы Рәнис Казаннан алып кайткан булган.

- Юк кына коры чыбыктан үскән виноград бу. Хәзер шул үсентеләрдән 35әр кило уңыш җыеп алабыз, - дип үзе дә гаҗәпләнә әңгәмәдәшем.
Виноградны үстерүнең үз серләре: ботакларын кисеп алып кыш буе суыткычта саклаганнан соң, февраль айларында аларны суга утыртырга кирәк, аннары тамыр җибәреп, яфрак чыгаргач, июнь айларында туфрак тулысынча җылынгач кына үсентеләрне бакчага күчерәсең. «Җимеш өлгергәндә, чәй содасы белән сөт, су кушылган катнашманы бер тапкыр сипсәң, виноград аеруча да баллы була», - ди һәвәскәр бакчачы.

Һөнәре буенча аш-су остасы булса да, әңгәмәдәшем ос­та бакчачылардан ким түгел. Җиләк-җимеш үс­терү хакында газета битләреннән укып өйрәнә, үзе тәҗрибә ясый. Кечкенәдән чәчәкләргә булган мәхәббәте дә үзенекен итәдер. Чәчәк үстерү - аның иң яраткан шөгыле. Элегрәк меңгә якын төп орлык чәчә торган булган. Хәзер бакчасын 60 төптән артык чәчәк бизи. Көзге көн булса да, Разия апаның бакчасы матур. Бүрек кадәр башларын күтәрә алмый утырган дәлияләр, бер-берсен уздыра-уздыра үскән кашкарыйлар дисеңме, әле тагын мин белмәгән бик күп чәчәкләр кергән-чыккан кешене каршы алып, озатып кала. Тимердән чүкеп ясалган шашлык пешерү җайланмасы, ял итү урыны - боларын улы Рәнис ясаган. Өйдәге шкаф-купе, карават та аның кулыннан төшкән. Хәзер йорт сала. «Бу сәләте, тырышлыгы әтисеннән күчкәндер», - дип эчке бер горурлану белән елмая Разия апа. Ә күзләрендә моңсулык. Карбыздан башланган сөйләшүебез үзеннән-үзе яшьлек елларына барып тоташа.

Икесе дә бер авылдан булсалар да, Рафис Разияне хәрби хезмәттән кайткач кына күрә. Күрә дә гашыйк та була. Яшьләр гаилә корып яши башлый. Ике балалары туа. Тик матур гына гомер кичергәндә, ир бәхетсезлеккә юлыга. Сәламәтлегенә зыян килә, әзмәвердәй ир-ат берничә ай эчендә күзгә күренеп сула. Әле мәктәпкә укырга гына кергән кызын, өченче сыйныфта белем алучы улын ятим итеп, 32 яшьлек хатынын тол калдырып, бакыйлыкка күчә.

- Әйбәт кеше иде Рафис, бер авыр сүз әйтмәде. Миңа гел матур киенергә куша иде. «Рафис хатыны дисеннәр», - дигәне әле дә исемдә. Аның юклыгына ышанып бетеп булмый. Энесенең өч кызын үз ку­лы белән җирләде. Аннары үзе дә шулар янәшәсенә җир ку­е­нына керде. Хәзер иремне төшемдә күреп юанам. Күңелемнән, балалар хәтереннән ул мәңге китмәячәк, - ди тол хатын.



Бик яшьли тол калса да, хатын кабат кияүгә чыкмаган. Иренә гомере буе тугры булган, бар тормышын балаларына багышлаган.
- Ирем булмагач, бәйрәмнәргә, концертларга да йөрергә яратмадым. Барысы да парлы, ялгызлык читен була иде, - дип искә ала.
Сыгылса да сынмаган, авырлык­ларга тешен кысып түзгән хатынның күңелендә ниләр барын бер Ходай белсен. Тыйнак, сабыр әңгәмәдәшем тормыштан зарланмый, шөкер итә. Дү­рт оныгы бар, улы Рәнис гаиләсе белән яши. Килене Эльвира да үзенә охшап килгән: эшкә оста, чәчәкләр ярата, бик моңлы җырлый. Кызы Гүзәл гаиләсе белән Казанда төпләнгән.

Әңгәмәдәшемнең тагын бер яраткан шөгыле - аш-су. Төрле рецептларны үзе дә уйлап чыгара. Ә камыр ризыклары телеңне йотарлык. Балтачта «Разия өчпочмак­лары»ның тәмен барысы да белә. Күпләр аңа гөбәдия, пирогларга заказ бирә. Тормышта төп көчне табигатьтән ала Разия апа. Еш кына җиләк, гөмбә җыярга йөри. Урманда күңеленә тынычлык таба.

Разия Һадиеваның карбыз үстерү серләре

- Безнең якларда җәй артык эссе килмәгәнгә, карбызны парникта утыртсаң яхшырак. Орлыкка караганда, әзер үсентедән сатып алып утыр­тылган карбыз тизрәк ныгый. Үсентене парникка күчереп утыртканда, төбенә черемә белән көл бутап салам. Ике атнага бер әчетеп, тирес суы сибәм. Сүз уңаеннан, бу ашламаны чәчәкләр өчен дә кулланам. Җимешләр барлык­ка килә башлагач, бер төптә ике генә баш карбыз калыр­га тиеш. Калганнарын, кызганыч булса да, кисеп атарга туры килә, чөнки алар башкаларга үсәргә мөмкинлек бирми. Үзең үстергән карбыз тәмлерәк, экологик яктан чистарак та була, - ди Разия апа.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading