16+

Катык белән үрдәк ярыша. Кайсысы җиңәр?

19 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр «Россия тәмнәре» төбәк брендларының беренче илкүләм конкурсы бара. Бәйгедә Татарстаннан 22 бренд катнаша.

Катык белән үрдәк ярыша. Кайсысы җиңәр?

19 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр «Россия тәмнәре» төбәк брендларының беренче илкүләм конкурсы бара. Бәйгедә Татарстаннан 22 бренд катнаша.

Кукмара балы, Лаеш чәкчәге, Яшел Үзән катыгы, Алабуга прәннеге, Казан үрдәге һәм башка брендлар өчен «Вкусы России» сайтына кереп тавыш бирергә була.
Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков сүзләренчә, бәйгедә катнашу өчен республикадан йөздән артык гариза тапшырылган булган, шуларның 22се сайлап алынган.  Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан уздырыла торган конкурста илнең 79 субъектыннан 500ләп төбәк бренды тәкъдим ителгән. Йомгак декабрь уртасында ясала. Сигез номинациядә җиңүчеләр билгеләнәчәк.

– Бәйге агросәнәгать комлексын, авыл территорияләрен һәм агротуризмны үстерүгә юнәлтелгән. Бәйгедә катнашучыларга федераль ярдәм күрсәтү каралган. Брендларга үзләрен таныту мөмкинлеген дә бирә ул. Бу бигрәк тә кече формадагы хуҗалыкларны үстерү өчен мөһим, – диде ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading