16+

Кая китте безнең бәрәңге?

Казанда базарда Мисыр бәрәңгесе күргәч, күңел әрнүле хисләр белән тулды.

Кая китте безнең бәрәңге?

Казанда базарда Мисыр бәрәңгесе күргәч, күңел әрнүле хисләр белән тулды.

Меңнәрчә километр ераклыктагы, күп өлешен ком чүлләре тәшкил иткән илдән бәрәңге кайтарт инде, ә?! Яңа өлгергән уңыш булганлыктан, Африка «күчтәнәченең» килосы 45-55 сум! Хатирәләр, бәрәңге дулкынында, үзеннән-үзе балачакка кайта. Туган-тумача, күрше-күлән, җыйнаулашып, язын йомшак-җылы туфракка орлык бәрәңгесе утыртабыз. Көзен әби-бабайларның, әти-әниләрнең: «Аллага шөкер», - дип куанышулары без - бала-чагаларны да рухландыра. Йөгерә-йөгерә эре бәрәңгеләр чүплибез. Икенче икмәк белән баз авызына кадәр тулар иде. Моңсу хисләр баса җанны: догаларын укый-укый бакчада кайнашкан әби-бабайлар да, баз тулы бәрәңге дә юк хәзер. Хәбәрләргә караганда, Кукмара, Балтач, Әтнә һәм Арча яклары сынатмыйлар икән әле үзе. Кызганыч, Балык Бистәсе төбәгендәге күп кенә авыллар 5-6 ел инде бәрәңгедән мәхрүм. Корылыклы килгән җәйләр уңышлары белән куандырмый. Яңгырда гына да түгел моның хикмәте. Колхозлар бетерелгәнлектән, авылларда пенсионерлар гына калып бара. Аларның күбесе сыер асрый алмый, димәк, бакчага тирес-черемә керми. Күки авылында сыер тоткан, шактый мәгълүм сорттагы бәрәңге утырткан кешеләр узган корылыклы елда да яхшы уңыш алды. Бәрәңге бакчасының яртысына люцерна, клевер ише күпьеллык үлән чәчү дә кимерүче бөҗәкләрнең үрчүенә китерә икән. Агроном булмагач, кешеләр үзләре мәгълүмат тупларга мәҗбүр. Кайберәүләр бәрәңгене кузаклы культуралар белән чикләп утыртырга җыена. Бәрәңге чокырына ногыт борчагы салып калдырсаң да файдасы бар, дип сөйләшәләр.
Җәйләрнең монысы хәере белән килсен иде инде. Беларусьтан гына түгел, Мисырдан ук бәрәңге кайтарту оят, билләһи...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading