«Буйдаклар йөри картаеп, өйләнергә кеше юк, кыз шәһәрдән кияү эзли, авылларда эше юк», - дип җырлыйлармы әле? Мөгаен, бу шигъри юллар үткәндә калыр. Соңгы елларда авылларда төпләнеп калучы яшьләрнең саны арта бара. Бигрәк тә зуррак салаларда күзәтелә бу. Авыл баласын шәһәр кочак җәеп каршы алмый шул, айлык хезмәт хакыңның яртысыннан...
Авылны макта, авылда тор!
Авыл башында 12 өр-яңа йорт салынган. Тик тыштан бик матур күренгән, бер-берсенә игезәкләр кебек охшаган ике катлы бу йортларның бары өчесендә генә яшиләр. Норлат җирле үзидарәсендә аңлатуларынча, йортларны АПК программасы буенча «Красный Восток» ААҖ төзеткән. Әлеге оешмада даими эшләү шарты белән, белгечләргә ташламалы рәвештә шушы йортлар каралган. Алсу белән Рушан Гыйбадуллиннарның бирегә күченгәннәренә - бер ел. «Торак мәйданы 54 квадрат метр исәпләнсә дә, бу йортларның гомуми зурлыгы 111,9 квадрат метр тәшкил итә ди. Йортларга өстәп, җир дә бүленеп бирелә икән әле. Бер йорт ике миллион 122 мең сум тора. «Йортны «Красный Восток» ААҖдә 20 ел буе эшләү шарты белән алдык. Шуның өчен оешма 750 мең сум ташлама бирә. Тагын 653меңе (гаиләдә кеше санына карап сумма үзгәрә) районнан яшьләр программасы буенча чигерелде. Кыскасы, калган сумманы ипотека кредиты итеп рәсмиләштереп, елына 8 процент белән 8 ел буе түләргә тиеш идек. Тик бу әлегә гамәлгә кереп бетә алмый. Шуңа да хәзергә бары торак-коммуналь хезмәтләргә генә түләп торабыз, ә ул 2 меңгә дә тулмый», - ди Алсу.
«Шәһәрдә дә яшәп карадым мин, ун мең хезмәт хакымның яртысы торак өчен түләүгә китеп бара иде, ул акчаны авылда да эшлим. Монда да рәхәтләнеп яшәргә була бит: бәдрәфе өйдә, заманча проект белән салынган йортлар, кышын карын тракторлар кереп чистартып тора, асфальт юллар,балалар өчен бакчага чират торасы юк, вакытны файдалы уздыру өчен, төрле түгәрәкләр эшли. Балалар өчен махсус Сабан туйлары уздырыла, күңелле бездә», - ди Алсу. «Барысы да ал да гөл булгач, ник менә шушы 12 йортның тугызы буш соң», - дип кызыксынам. «Үзебез дә аптыраган, - ди Алсу белән күршесе Рания. - Күрше районнардан да килеп карыйлар, әллә оешмада 20 ел эшләргә кирәк дигән шарт куркыта аларны. Эштән китә калсаң, 750 меңне үзеңә түләргә бит».
Йорт салуның ние бар...
Шул йортлардан ерак түгел зәңгәр түбәле, кызыл кирпечтән салынган ике катлы коттедж күренеп тора. Анда классташым яши. Алия белән Марат Җамалетдиновлар очрашкан чакта авылда яшәрбез дип уйламаганнар да. Мәктәпне тәмамлап, икесе дә шәһәрдә белем алганнан соң, яшьләр гөрләтеп туй уздырдылар. Вакытлыча авылда төпләнеп торырга ниятләгәннәр. Алия балалар йортына эшкә урнаша, Марат исә шәһәргә барып эшләргә мәҗбүр була. «Тик Маратның шәһәрдән башы авырта башлый безнең», - дип елмая Алия. Каенана белән каената йортында яшәүнең үз өстенлекләре булса да, гаилә аерылып чыгарга дигән карарга килә. Марат, җиде кат уйлагач, үз эшен ача: кечкенә генә вагон алып, шунда кадак, төзелешкә кирәкле башка вак-төякләр сата башлый. Яшьләр программасы буенча ипотека ысулы белән субсидия алып, йорт салырга була алар. Хәзер менә биш бүлмәле коттеджларында кызлары Азалия, уллары Әмирхан белән бәхетле генә яшәп яталар. Теләсәң, мунчасы, душы бар. Йортларын заманча җиһазлаганнар. Чәчәккә күмелгән бакча, җәйге ял итү урыны, зур гына ишегалды дисеңме... Юл аша гына каенана белән каенатасы яши. Күрше авылда гына Алиянең үз әти-әнисе, туганнары. Авылда эш күп булса да, ял итәргә дә вакыт таба Җамалетдиновлар. Узган кыш Мисырда ял итеп кайтканнар. Кыскасы, авылда гына яшиләр димәссең. Әнә Марат Алиянең туган көненә скутер бүләк иткән. Хәзер классташым баласын бакчадан алырга да, кибеткә дә мотоциклда гына җилдерә. «Авылның матурлыгын күрә белергә кирәк. Кырларга чыгабыз. Тау башыннан Норлатны күзәтәбез, ни дисәң дә, туган як күңелгә якын. Әти-әниләр ике яклап та, шөкер, исән-саулар, алар бик булышалар, рәхмәт үзләренә. Дөрес, авыл җирендә бала белән урамга чыгар өчен махсус урыннар, парклар юк. Әнә Мулла Иле авылында ата-аналар, акча җыеп, сабыйлар өчен уен мәйданчыгы ясап куйдылар, бездә дә шундый нәрсә уйлап табарга кирәк әле», - ди Алия.
Җамалетдиновларның биек йортларына карыйм да, яшьләр программасы буенча бирелгән 700 мең генә җиттеме икән бу бинаны салырга, дип уйлап куям. Моннан кечерәк йорт салсаң да 2 миллионга якын акча китә, ди төзүчеләр. Авыл җирендә һәркемнең дә йорт салырга мөмкинлеге юк шул.
Акчаң булса, сатып ал!
Альбина белән Радик Хәбибуллиннарның икесенең дә авылда эшләре бар. Ул яктан уңыш елмайган. Дөрес, яшьләр программасы буенча фатирлы була алмаган алар. 2009 елда чиратка бассалар да, программа тукталып калган. Торакка мохтаҗ яшьләр бер еллап фатир эзләгәннәр. «Буш өйләр Норлатта юк дәрәҗәсендә. Әллә ни уңайлы шартлары булмаган агач өйләрне дә 850 меңгә тәкъдим итәләр. Су кермәгән торакка да миллион ярым сум тирәсе сорыйлар. Кыскасы, эзләнә торгач, өч катлы йортта өч бүлмәле фатир таптык. 500 меңгә шул торакны сатып алдык», - ди Альбина. «Авылда төпләнеп калуыма үкенмим, шулай да... Дөрес, бер яктан, балабыз өчен тыныч мин, курыкмыйча ишегалдына үзен генә чыгарып җибәрәм, мәктәпкә барса да озатасы, каршы аласы түгел, авыл җирендә, шөкер, тыныч. Икенче яктан, балага төрле яклап камилләшү, сәләтен үстерү мөмкинлеге юк. Шәһәр җирендә нинди генә түгәрәкләр эшләми бит! (Алсу ялкынланып сөйләгән әвәләү түгәрәкләре генә яшь ананы канәгатьләндерми, күрәсең). Авылдан нәкъ менә баласы хакына күченеп китүчеләр дә булды. Мәсәлән, күптән түгел Норлатта бер гаилә Казанга китте. Улларының җырлау сәләте барлыгы ачыклангач, ТРның халык артисты Миңгол Галиев аның белән шөгыльләнергә булган, әти-әнисе, баласының талантын үстерү максаты белән, калага күченде», - ди Альбина.
Сүз уңаеннан, авылда шундый гаиләләр еш очрый икән. Ире авылда яши, ә хатыны баласы белән шәһәрдә вакытлыча фатир алып тора. Баласын төрле спорт секцияләренә, түгәрәкләргә йөртү өчен, гаилә бүленергә мәҗбүр. Шәхсән үзем шулай аерым яшәүне берничек тә аңлый да, хуплый да алмыйм. Ярый ла бала өметләрне акласа!
Әле ярый ана капиталы бар
Акчасы булганнар сатып ала, ә булмаганнарга нишләргә? Ярый әле дәүләт хәзер ярдәменнән ташламый. Кредит, ана капиталы кебек нәрсәләр бар. Әнә Илсинә белән Руслан Таҗиевлар фатирларын шул рәвешле сатып алдылар. Илсинә үзе шәһәрне бөтенләй яратмый. Казанның педагогика колледжында укыган кыз диплом алуга ук авылга ашыга. Баштарак Норлаттан ерак түгел Прибой авылында укытса, анда укучылар саны аз булу сәбәпле мәктәпне япканнан соң, кибеткә сатучы булып урнаша. Таҗиевлар вакытлыча фатир алып торалар, әмма яшәү өчен уңайлы шартлары булмаган торакка 3 мең түләп тору акчаны җилгә очыру бит бу! Шуннан, икенче балалары тугач, ана капиталы хисабына бер бүлмәле фатир сатып алдылар.
Норлат - заманчалашкан авыл. Язмам геройлары да мал-туар, тавык-чебеш асрамый. Үзенә җитәрлек кенә яшелчәсен, җиләк-җимешен утырта. Кичләрен балалары белән урамга һава суларга чыгып утыралар, концерт һәм театрларга йөриләр. Авыл эчендә такси йөреп тора. Телефоннан чакыртасың да, 50 сумыңны түләсәң, авылның теләсә кайсы почмагына алып барып куялар. Бүген Норлатта вакытлыча фатир алып тору 3 меңнән 10 мең сумга кадәр. Менә шуннан сайлыйсың инде: авылда калыргамы, шәһәрдәме? Һәркем юрганына карап аягын суза. Гомумән, кайда яшәү һәркемнең күңел халәтенә бәйледер, минемчә. Кемнеңдер шәһәрдән башы авырта, кайсыныңдыр авыл һавасыннан тыны кысыла, дигәндәй...
Комментарийлар