16+

Каз ипие

Яз җиткәнен кызлардан бигрәк, әбиләр көтәдер. Тәрәзәләргә боз каткан, өй каршындагы койма башына хәтле кар өелгән, ә әби, яз көне чыгачак каз бәпкәләренә дип, мичкә ипи сала.

Каз ипие

Яз җиткәнен кызлардан бигрәк, әбиләр көтәдер. Тәрәзәләргә боз каткан, өй каршындагы койма башына хәтле кар өелгән, ә әби, яз көне чыгачак каз бәпкәләренә дип, мичкә ипи сала.

Кактырылмый гына тарттырылган арыш оныннан мич төбенә салып пешерелгән мондый ипине каз ипие дип атый халык. Бертөрле тәм салып пешерелмәсә дә, бала чакта мичтән алгач та, кырыйларын кетердәтеп ашый торган идек. Мәктәп елларында Ленинград блокадасындагы балаларның ачлык газапларын йөрәк аша уздырып үскән буын булгангадыр, бу түгәрәк чем кара икмәкне, күңелемнән генә, шул ачлыктан газапланган балаларга бүлә торган идем. Әгәр шул вакытта бу ипи булган булса…

Бу атнада авылга кайтсам, мич алдында каз ипиләре тезелеп тора. Әниемнең, әбиемнең кыш буе ипи әзерләгәннәре искә төште. Авыл халкының хәстәрлегеннән инде бу. Кыш көне барыбер мичкә ягасы, мичне тарткач буш калдырмассың ич инде. Кайсыдыр көнне үзенә дип ипиен, камыр ризыгын пешерсә, икенче юлы, әлбәттә инде, үзе белән беррәттән кош-кортын, терлеген дә кайгыртасы. Каз ипие суга колмак яки юеш чүпрә салып кына пешерелә һәм берәр көннән соң, телемләп, кабат мичкә тыгып киптерелә иде. Аннан соң инде капчыкларга тутырып тышка чыгарып куялар. Кирәк булганда шуны, салкын суга салып җебетеп, бәпкәләргә бирәсең. Җылы суда ул изелеп боткага әйләнә, бибиләргә ашарга уңайсыз була андые.

Бүгенге көндә авылларда казларга дип махсус ипи пешерүчеләр бик сирәк. Әбиләр иренмәсләр иде анысы, тик газ кергәч, күбесе мичләреннән мәхрүм булдылар. Бик сирәк авыл өйләрендә генә ипи сала торган мичләр сак­ланып калды. Без ул яктан бәхетле, мин үскән төп йортта да, килен булып төшкән нигеземдә дә борынгы мичләр әле дә тора. Мич коймагын, мич бәлешен ашаудан мәхрүм түгел без. Бу нигъмәтләр турында тәфсилләп язар идем, онытылып китәрмен дип куркам.

Әнекинең сүзләренә караганда, бер өй аша гына тагын бер гаилә каз ипие пешерә икән, икенчеләре кибеттән алып киптерәләр. Узган кыш кына аның белән ярышып казларга ипи хәстәрләүче Асия ахирие генә быел китеп барды, авыр туфрагы җиңел булсын.... Сиксәнне тутырган әбиебез көз көне: «быел бәпкәләр, чебешләр алмыйм», - дип кырт кискән иде, аның кабат ипи әзерләвен күргәч, елмаеп куйдым. Күп тапкыр­лар бәпкәләр куганын күрергә язсын.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading