Мәшәкатьле, шул ук вакытта күңелле дә чор хәзер авылларда. Көтеп алынган каз өмәләре уза.
Маен да, эч-башын да алалар
Авылларда эре терлекне чалыр алдыннан башта гадәттә казлар суела.
Кемдер аларны үзе суеп эшкәртүне җайлы күрә. Икенчеләр өмә ясап, эшен бер көндә бетереп куя. Өченчеләр каз йолкучыларны акчага яллый.
Буа районының Ташкичү авылыннан Салих Әхмәдуллин каз өмәсенә ел да күрше Чувашстаннан махсус каз йолкучыларны чакырта.
Салих казларны ел да күпләп үстерә. Быел ничә каз үстердегез дигән сорауга да ул, бик аз – 150 генә булды, ди. Аз түгел бит дигәч, авылдашларын мисалга китерә. Алар белән чагыштырганда, чынлап та алай күп түгел икән. Авылда 500 каз да, 700 дә, хәтта 1200 каз үстерүчеләр дә бар.
Салих 120 казын бер көндә үк суеп эшкәртеп бетергән. Апалары да булышкан, Чувашстанның Батыр районыннан да җиде кешелек бер бригада килгән. Ялланып эшләүчеләргә бер казны эшкәрткән өчен 150 сум түлиләр.
– Ел да шул авылдан чакырабыз. Каз йолкырга гына түгел, сарык йонын алырга да, өй юарга да, бәрәңге чүбен утырга да бик теләп киләләр. Алар ярдәмендә генә очлап чыгабыз бу эшне, – ди Салих.
Казларның яхшы табыш китерүен дә яшерми.
– 150 казның мамыгын сатып кына да 36 мең сум акча эшләдем. Каз бибиләрен 350шәр сумнан алдым. Баш-аякларын шул бәягә саткач, бибиләрне сатып алган сумма капланды дигән сүз. Бер казның мамыгы 240 сум тирәсе чыга. Шуны эшкәрткән өчен түләдем дип исәплә. Бер каз түшкәсе якынча 4 килограмм авырлыкта булды. Килограммын 500 сумнан саткач, берсе – 2000 сум. Мае да бар әле. Бер литрын 300 сумнан саттык. Ашатырга акча күп чыга дип әйтеп булмый. Пай җирләрен арендага биргән өчен 3 тонна ашлык бирәләр. Үзем комбайнда эшлим. Иген бәясе дә кыйммәт булмады быел. Табышы булмаса, асрамас идек. Бер каздан якынча 2000 сум тирәсе акча эшләп була инде. Ите генә түгел, эч-башы да, мамыгы да, мае да сатыла. Шулай дип яз, иренмәсеннәр, каз асрасыннар, – дип өстәп тә куйды ул.
“Өмә ясап тормыйбыз”
Арча районы Масра авылында яшәүче Руфия Хәйретдинова да күпләп каз асрый. Быел 100 баш каз үстергән.
– Өмә ясамыйбыз, казларны ике кызым белән генә йолкып эшкәртәбез. Бер көндә ике кешегә унике каз туры килгәне дә бар. Ашкымыйча, үз җаебыз белән йолкыйбыз. Бала йонлы булмаса, тиз йолкына ул. Ай тулганда, бала йонлы булмый дип әйтәләр дә, бик үк дөреслеккә туры килеп бетми кебек. Анысын да сынап караганыбыз булды. Бер суя башлаганда, бала йонлы булмаса, тиз генә калганнарын да суйсаң яхшы инде ул. Югыйсә кабат бала йоны чыгара. Узган елны бик җайлы булды. Тиз йолкыган идек, быел бераз мәшәкатьләнергә туры килде. Мәшәкате булса да, тоташ акча кергәч, күңел үсеп китә. Табышын төгәл генә аерым исәпләп утырган юк. Ияләнгән гадәт белән асрыйбыз, – ди ул.
Казларны гына түгел, мамагын да сатып җибәрергә өлгергән. Ел да бер үк кешеләр килеп алып китә икән. Казның баш-аягы да бик тиз сатылып бетә, эчәгесен дә иренмичә чистартабыз, алардан бәлеш тәмле була, ди Руфия апа.
“Бу көннәрдә өмәгә йөрибез”
Яшел Үзән районы Юынчы авылында исә каз өмәләре сакланып калган. Шул авылдан Фәния Хәйбуллина, бу көннәрдә каз өмәсенә йөрдек, ди. Аларда унбиш кенә каз булса да өмә белән суела икән.
– Һәр якта каз йолкуның үзенә бер тәртибе бар. Суйгач, казның бугазларын алабыз, аннары насос белән күпертәбез. Муеныннан бәйлибез дә, юеш марля белән үтүклибез. Шулай эшләгәч, йоны әйбәт йолкына. Йолкып бетергәч тә, өтибез, эчен ярып алабыз. Маен, эчәгесен, бүтәкәсен, йөрәген, бавырын аерым алып, ярып чистартып, кайнар су белән юабыз. Йонын – аерым, канат, каурыйларын аерым җыябыз. Киләсе елга да казлар мул булсын дип, каурыйларны су юлына сибәбез. Соңрак чишмәгә барып юабыз. Көндез чәй эчәбез. Ә кичкә яңа суелган казны пешереп, өмәгә килгән һәр кешене сыйлыйлар, бәйрәм итәләр, – ди ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар