16+

Казларга да ярату кирәк

Яшел чирәмдә сары йомгакларын ияртеп, ана каз бара, аның янәшәсеннән һәр минутта һөҗүмгә ташланырга әзер торган горур ата каз атлый. Бер карасаң, менә дигән гаилә, булдырганнар: дистәдән артык бәбкә иярткәннәр. Авыл тормышын белмәсәм, ана каз өчен сөенеп, ата казны мактап узып китәр идем дә соң. Юк шул! Үзеннән-үзе хуҗабикәгә сорау...

Казларга да ярату кирәк

Яшел чирәмдә сары йомгакларын ияртеп, ана каз бара, аның янәшәсеннән һәр минутта һөҗүмгә ташланырга әзер торган горур ата каз атлый. Бер карасаң, менә дигән гаилә, булдырганнар: дистәдән артык бәбкә иярткәннәр. Авыл тормышын белмәсәм, ана каз өчен сөенеп, ата казны мактап узып китәр идем дә соң. Юк шул! Үзеннән-үзе хуҗабикәгә сорау...

­Мөслим районыннан Раиф Мортазин һәм Ирек Хәмәдишиннарның гаилә фермаларында икесенә бергә сигез меңнән артык каз асрап, аларның йомыркаларыннан бәбкәләр чыгаралар. Узган ел 100000 бәбкә саткан булсалар, быел бу санны 170000гә җиткерергә исәплиләр. Аларның казлары салган йомыркаларның 80 проценттан артыгы бәбкәле. Димәк, ун йомырканың сигезендә бәбкә дигән сүз. Өч ана казга бер атаны тоталар.
Фермада казларны аралап йөрибез, каңгылдыкларның тавышлары аз гына тынган арада, сорау бирергә ашыгам.
- Бер ана каз сезонга ничә йомырка сала, ә шәхси хуҗалыкта нишләп йомыркаларның күбесе кысыр була икән?
- Бер ана каз 43-45 йомырка салса, яхшы дип исәпләнә. Бу күрсәткеч безнең фермада - 44, - ди Ирек Хәмәдишин. - Шәхси хуҗалыкта һәм фермаларда каз асрау күпкә аерыла. Без казларны фәнгә нигезләнеп карыйбыз, тукландырабыз, бәбкә чыгарабыз. Йомырка каз астына салынгач, билгеле бер температура, дымлылык режимында утыз көн торырга тиеш. Бу көннәр аралыгында ул үзгәреп тора. Бәбкә чыгу өчен бу да төп шарт. Яңа технологияләр белән ясалган инкубаторларның мөмкинлеге бик зур. Шунысын да һәрвакыт истә тоту хәерле: казларны, бәбкә чыгарсын өчен, яратып карарга кирәк, алар бик сизгер кошлар.
Ирекнең сүзләре хактыр. Элек күкәй салырга казларны өйгә кертәләр иде. Карават астын тузанга, мамыкка тутырып утырганнары әле дә хәтердә. Тавышлана башласак, өлкәннәр бәбкә томалана дип шелтәли торганнар иде. Хәзер авылларда өйләр зурайды, матурайды, казлар өчен карават асты да юк, аларга, гомумән, урын калмады һәм моны күз алдына китерү дә кыен. Шуның белән бәбкәле казлар да юкка чыгып килә. Күрәсең, тышта бәбкә чыгарып утыра торган казларга игътибар, тәрбия җитеп бетми торгандыр.
Ирек Хәмәдишиннар фермасында чыгарылган бәбкәләрне башлыча күпләп алыпсатарлар алып бетерә. Күрәсең, аннан соң авылларга илтеп саталар. Мөслим фермерларының бик кызыклы эш тәҗрибәсе бар. Алар үз җирлекләрендә яшәүчеләргә, авылдашларына дүрткә бер исәбеннән бәбкәләр тараталар, ягъни дүрт бәбкәнең берсен үстереп кире хуҗаларга тапшырырга кирәк. Әлбәттә инде, бәбкә өчен акча түлисе юк.
- Без әле йомырка сала торган тавыклар да асрыйбыз, - дип хуҗалыклары белән таныштыра Ирек Хәмәдишин. - Чебиләрне Удмуртиядән алып кайтып, йомырка сала торган вакытка җиткәнче үстереп халыкка сатабыз. Бүгенге көндә тавыкларыбызның саны 120 меңгә җитте.
Фермерларның чәчүлек җирләре дә бар: бодай, арпа үстереп, кошларга ашаталар. Шулай ук каз көтү өчен көтүлек тә тоталар. Ирек Хәмәдишин - Татарстан кошчылык фермерлары берләшмәсе җитәкчесе. Исәпләре киләчәктә кошчылыкларның кооперативын оештыру һәм каз, күркәләрне суеп, эшкәртү цехын төзү. Зур планнар һәм мәхәббәт тулы күңел белән яшиләр Мөслимдә. Казларга да ярату кирәк шул, хатын-кызларга ни исәп...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading