16+

Хезмәт лагерына рәхим итегез

Эшлим дигәнгә эштән күп нәрсә юк. Авылда бигрәк кылны кырыкка ярыр чак. Яшелчә, бәрәңге бакчасында алабута “өлгергән”, печәне җитешкән.

Хезмәт лагерына рәхим итегез

Эшлим дигәнгә эштән күп нәрсә юк. Авылда бигрәк кылны кырыкка ярыр чак. Яшелчә, бәрәңге бакчасында алабута “өлгергән”, печәне җитешкән.

Алдан аяк киенеп бәрәңге утыртучылар инде бер кат бакчаны “сызарга” да өлгерде. Мондый чакта хуҗалыкта беркем артык түгел. Шәһәрдән эшкә сусап кайткан кешегә дә шунда ук корал тоттыралар. Тик кенә утырасы түгел.

Көннәрнең яңгырлы торуы барысына да килешкән. Күп кенә хуҗалыклар һәм шәхси бакчаларда печән киптерәләр инде. Быел печән бик яхшы, шуларны җыеп алырга көннәре дә булса. Шуны уйлап куйдым әле: авылда яшәүчеләр күккә күбрәк карый торгандыр ул. Болыт чыкса, көн сүрәнрәк булса, кояшның ничек баешын, төнге йолдызларны карап та алдагы көнне нинди буласын фаразлап куялар. Соңгы вакытта авыл агайлары да: “Карагыз әле интернетта нәрсә дигәннәр, һава торышы үзгәрмиме әле?” – дип сораша башлады. Гомер буе сыналып килгән кайбер сынамышлар да туры килми бит хәзер. Кыш кына түгел, җәе дә үзгәрде.

Бәрәңге белән кишер чүбен утый-утый уйлап куйдым әле: аларны сатып кына алуын яхшырак та түгел микән?! Ничә кат эшкәртергә кирәк, чүп утыйсы, су сибәсе... Авыл кешесе гектарлаган бакча утыртканда, абзар тутырып мал асраганда үзенең хезмәтен уйлап та карамый шул. Экологик чиста ризык ашыйбыз, үзебез үстергән яшелчәләребез дип сөенә-сөенә эшли ул. Анысы да хак. Аннан авыл кешесе тик тора белми бит ул. Һаман эш кенә табып тора.

Кул-аяклар сау-сәламәт булганда, җилкенеп эшләп алуга ни җитә! Быел без үзебез дә бакчада мәш киләбез. Алмагачлар, карлыганнар да тернәкләнеп киткән. Алай гына да түгел, беренче карлыганнарын авыз итәрбез кебек. Быел җиләк-җимеш агачлары мулдан җимеш бирәчәк. Чия, алма да күп булачак.

Шәһәрдәгеләрнең күбесе авылларга, бакча йортларына күчте. Күпләр иртә язда ук китеп барды, иркенләп табигатьтә эшләп-яшәп яталар. Монда битлек киясе булмаса да, перчаткасыз булмый.

Биектау районы авылларында йөргәндә, каршыбызга машина килеп туктады. Биредә өй сатучылар юкмы икән, диләр. “Казаннанмы, монда яшисегез киләме?” – дип сораганыма: “Әйе, авыл кирәк, тынлык эзлибез”, – дип җавап кайтарды ул.
Халык зур калалардан китеп, аерым җирләр алып, җәйне шунда үткәрүне хуп күрә башлады. Урамга чыгарга, кеше белән аралашырга ярамаган вакытта әлеге дә баягы бакчага чыгып булса да эшләп тә, ял да итеп була. Үзеңнеке бит, хәтта алабутасы да үзеңнеке.

Автор фотосы.
 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading