16+

Классик музыка сөтне арттыра

Израиль дәүләтендә һәр сыердан уртача 57 литр сөт савып алалар икән. Бер фермадагы 250 баш сыерны саудырганда, барысы 2 кеше хезмәт күрсәтә. Сыерларны көненә 3 тапкыр савалар. Иң элек терлекләрне бар яктан да юып, душта коендыралар. Сөт саву аппаратына тоташтырганчы, имиләрне йод сыекчасы белән эшкәртәләр һәм бер кат кына куллана...

Классик музыка сөтне арттыра

Израиль дәүләтендә һәр сыердан уртача 57 литр сөт савып алалар икән. Бер фермадагы 250 баш сыерны саудырганда, барысы 2 кеше хезмәт күрсәтә. Сыерларны көненә 3 тапкыр савалар. Иң элек терлекләрне бар яктан да юып, душта коендыралар. Сөт саву аппаратына тоташтырганчы, имиләрне йод сыекчасы белән эшкәртәләр һәм бер кат кына куллана...

Израиль дәүләтендә һәр сыердан уртача 57 литр сөт савып алалар икән. Бер фермадагы 250 баш сыерны саудырганда, барысы 2 кеше хезмәт күрсәтә. Сыерларны көненә 3 тапкыр савалар. Иң элек терлекләрне бар яктан да юып, душта коендыралар.
Сөт саву аппаратына тоташтырганчы, имиләрне йод сыекчасы белән эшкәртәләр һәм бер кат кына куллана торган салфетка белән корытып сөртеп алалар. Һәр сыерга аерым номерлар бирелгән. Сөт саву аппаратлары компьютерга тоташтырылган. Сауган арада һәр сыерның барлык физик хәле һәм алынган сөт күләме шунда тупланып бара. Сыерларны сауганда конвейер тәртибе кулланыла. Берүк вакытта 20-25 сыер бер конвейерга кереп баса. Һәр фермада 2шәр конвейер эшли. Сыерларны савар вакыт җиткәч, ферманың бар җиренә ишетелерлек итеп музыка яңгырый башлый. «Алар бигрәк тә классик музыканы ярата. Музыка яңгыраганда, сөт күләме арта», - ди ферма эшчеләре. Ә сыерлар, баксаң, бер дә Израильнекеләр түгел, ә Голландиядән кайтарылалар икән. Шунысы да кызыклы: сыерлар, койрыкларын селкеп, чебен-черки куып торсалар, сөт күләме кими икән. Шуның өчен, тирә-якларында җилләткечләр эшләп тора.
Шимбә көннәрендә яһүдләр дин тәртибе буенча ял итәләр, ул көнне бер яһүд кешесе дә эшләргә тиеш түгел. Шуңа күрә, элекке елларда яһүд халкы үзенең сыерын башка диндәге кешеләрдән саудырган. Сауган сөтне чиләге белән тышкы якта өй ишеге янәшәсендә калдырган. Һәркем бер стакан сөтне түләүсез эчә яисә үзе белән алып китә алган. Яһүд халкы телендә түләүсез - халяву дип атала. Менә шуннан килеп чыккан да инде түләүсез ашау-эчү яисә башка нәрсә үзләштерү, ягъни халява.
PS. Хәзерге көндә фермаларда сыерларны шимбә көнне дә савалар, чөнки андагы югары технологияләр белән коралланган фермаларны очраклы кешеләргә тапшырып булмый. Ә сыерларны һәркөн саварга кирәк. Моны бар кеше дә аңлый.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading