16+

"Сабантуйда күпләре хәмер эчеп батырлана да, колгага менә башлый..."

Сабантуй көрәш һәм җыр-биюләр белән чикләнми. Милли бәйрәмдә көчлеләр һәм җитезләрне билгеләүче тагын бер уен бар. Колга башында әтәч һәм читекләр, ә аларны алыр өчен биеклекне яуларга кирәк.

"Сабантуйда күпләре хәмер эчеп батырлана да, колгага менә башлый..."

Сабантуй көрәш һәм җыр-биюләр белән чикләнми. Милли бәйрәмдә көчлеләр һәм җитезләрне билгеләүче тагын бер уен бар. Колга башында әтәч һәм читекләр, ә аларны алыр өчен биеклекне яуларга кирәк.

“Балачак дәрте”
Валерий Фролов 62 яшендә дә Сабантуйда осталыган күрсәтә. Колгага 11 яшендә  менеп караган малай, шөгылен бүтән ташлый алмый. Беренче җиңү яулаган колганы иптәшләре белән кисеп, өенә дә алып кайтып куйган була әле. “Апрель җитү белән гел колгада идем. Өйрәтүчем дә булмады, гәүдә җиңел, үзеннән-үзе килеп чыкты”, – дип уртаклаша Валерий дәдәй. Балачакта кабынган дәрте сүнми. Ул Татарстан һәм күрше республика Сабантуйларында җиңүләр яулый. Бүләккә бирелгән телевизор, суыткыч, әтәч һәм читекләрне санап бетереп булмый.

Валерий дәдәй – колгага менүнең аксакалы, Сабантуйны аның чыгышыннан башка күз алдына да китереп булмый. Ул җитезлеген күрсәткәннән соң, колга башында төрле күнегүләр күрсәтә, шуңа күрә гап-гади авыл егетен “циркач”, дип атаулары да табигый кебек тоела. Хәзер дә яшь егетләр аны уза алмый.

Һәр эшнең – җае, колганың – мае бар
Сабантуйларда колга да төрле була. Һәр колгага менүнең үз нечкәлекләре бар. Колга биеклеге 18дән 26 метрга кадәр җитә. Аларны солидол яки сабын белән майларга да мөмкиннәр икән. Колгага ике ысул кулланып менеп була: агачны кысып һәм йөгереп тизлек алып. 

– Колганы кысып менергә өйрәнгәч, йөгереп менәргә күнегә алмадым. Әмма колга майланган булса, аңа йөгереп менеп булмый. Кысып өйрәнгән кеше барлык биеклекне дә яулап алачак, – диде Валерий Фролов. 

Колгага менү рәсми рәвештә спорт төре булып исәпләнми, шуңа күрә Сабантуйларда катнашучыларны яшь, авырлык буенча бүлү дә юк. Тик әлеге шөгыль барлык кешеләрнең дә көченнән килми, җиңү яулар өчен тән бар яктан камил булырга тиеш.

Колгага менү өчен бөтен мускулларны да эшкә җигергә кирәк, шуңа күрә әзерлек вакытында күнүгеләрне дә дөрес сайлау мөһим. Валерий дәдәйнең төп кагыйдәсе – иң яхшы нәтиҗәне өйдә генә күрсәт! Әгәр ярышта көчеңне үлчәп бетерә алмасаң, бәйрәм фаҗигага әйләнергә дә мөмкин. Колгага менү бер хәл, кире төшергә кирәк булганын онытмаска кирәк. Валерий дәдәй өйдә 100 метрлы колгага менәрлек итеп әзерләнә, шуңа күрә Сабантуйдагы 20 метрлы колгалар аның өчен каршылык түгел. 

– Колгага менгәндә курыкмыйсызмы? – дип сүз катам Сабан туе “циркач”ына.
– Миндә курку хисе юк. Колгага менгән вакытта, бүген кайда Сабантуй бар, анда өлгереп буламы, дип борчылам. Аяк-куллар үзләре эшли. Елдан-ел нәтиҗәне яхшырак күрсәтәсе килә, шуңа күрә бәйрәмнән соң 3-6 көн ял итәм дә, киредән күнегүләргә тотынам. Ветераннар көрәше, гер күтәрүгә дә өлгерәсе килә. Ә аларны Сабантуйда төрле урыннарда оештыралар, җитешеп булмый, – дип уртаклаша Валерий Фролов. 

Колгага менү серләре

Ярышка әзерләнү өчен, иң яхшы күнегү – турникта тартылу дип саный ул. Шулай ук аяк мускулларын эшкә җигү дә файдалы булачак. Ярыш башланыр алдыннан колганы төрле яктан тотып карарга кирәклеген дә яшерми. Колга коры булса, бал сөртәләр. Агач дымлы булса, бал ике метрдан соң майга әйләнә һәм аяклар шуа башлый. Яңа куелган колгага бернәрсә дә сөртмиләр. Төньяк дымлырак була, шуңа күрә бал сөртсәң – кулны кояш ягына куярга кирәк икән.

Яшьләрнең колгага бик зур игътибар бирмәвенә дә борчыла Валерий дәдәй. Көрәшчеләр бар, колгага менүчеләр юк. Күп кенә кешеләр бу шөгыльне балалар мавыгуы, дип саный. Ялгышалар! 

– Яшьләр көчләрен, җитезлеген күрсәтәсе килеп, колгага менеп карыйлар. Сабантуйда күпләре хәмер эчеп батырлана. Физик яктан әзерләнмәгән булалар, тәннәре сыдырылып бетә, аякларында басып тора алмыйлар. Әзерлексез колгага менү – януга тиң. Дәрт булса да, үз көчеңне чамалау мөһим. Ә аның өчен, сөткә төшкән тычкан кебек эшләргә кирәк, тик шул вакытта гына яхшы нәтиҗәгә ирешеп була, – диде Валерий Фролов.

Шунысы кызык, Валерий дәдәй әле кайтканнан бирле бүгенгә кадәр режим белән туклана. Аның өчен ул спорт төренә тиң. 30 капчык бәрәңгене дә үзе генә ташый. Бер көн дәвамында берничә Сабантуй колгасына менәргә дә өлгерә. Уйлап карасаң, Валерий дәдәй әкияттән чыккан батыр төсле җитез һәм көчле. “Мин үзем белән уртача канәгать, балачакта бокс белән шөгыльләнәсем килде, шул җитмәде”, – дип уртаклаша остаз. 

Махсус белеме булмаса да, Валерий дәдәй чын күңелдән спортка гашыйк кеше. 62 яшендә рекордлар көндәлеген алып бара, һәр көн күнегүләр ясый. Аның кебек шәхесләр күбрәк булсын, колгага менү Сабантуйның күркәм гадәте булып саклансын иде.

Илгизә Галиуллина.

________________________________
Кыскача мәгълүмат:
Валерий Фролов – Татарстанда иң өлкән колгага менүче.
Туган ягы: Зәй районы Сарсаз-Баграж авылы.
Гомере буе машина йөртүче булып эшләгән, 51 ел колгага менү белән шөгыльләнә. 
Беренче тапкыр колгага 11 яшендә менгән.
Иң яхшы нәтиҗә: 18 метрлы колгага 29 секундта менү.
Казан, Чаллы, Әлмәт, Зәй, Оренбург, Самара Сабантуйларында чыгыш ясап, призлы урыннар яулый.

_____________________
Фото: Энҗе Әгьләмова

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ә бездә,Иске Кулаткыда, һәр ел бер егет колгага менеп бәяле бүләкләрне гел алып торды.Һәр Сабантуй шулай кабатлангач аңа алда колгага менәргә рөхсәт бирмәделәр.

    Мөһим

    loading