Шәһри Казан

Комбайнчы Зәлидә Мостафина: «Икмәктә безнең гаиләнең дә өлеше бар!»

Әлмәтнең Бишмунча авылына килеп җиткәндә, иртәнге җиде тулып авышкан иде. Шәһәр халкының күпчелеге бу вакытта йокыдан гына тора, ә авылда инде тулы куәткә эш гөрли. Сыерлар савылган, мал-туар көтүгә куылган, бу көннәрдә авылның җаны да, күз карап торган урыны да булган ындыр тирәләрендә, машина-трактор паркында транспорт гөрелтесе, ара-тирә чүкеч каккан...

Бишмунча авылы үзе дә гаҗәеп матур урынга урнашкан. Күзебезгә иң элек ташланганы да мәһабәт таулар булгандыр. Авыл менә шушы биш тау итәгенә салынган. Халык сөйләгән риваятьләр буенча, бирегә иң элек Ярмөхәммәт исемле кеше килеп урнашкан. Бераздан аның гаиләсе янына бер башкорт егете килеп йөри башлаган. Һәм ул бу гаилә белән туганлаша - аларның кызына өйләнгән. Егеткә туган тиешле өч гаилә да үз итә бу якларны. Шул рәвешле әлеге чокырлы урында биш гаилә яши башлаган. Алар бик кечкенә, мунча кадәрле генә итеп йорт җиткезеп кергәннәр. Чокырга бирелгән атама да һәм авылның исеме дә шушы вакыйгага бәйле рәвештә барлыкка килгән. Бүген дә халык телендә «башкорт купере», «башкорт тугае» дигән атамалар очрый икән.

Булдыклылык буыннан килә

Ә әлеге якларга сәфәр чыгуыбызның төп максаты урып-җыю кампаниясе белән бәйле иде. Республиканың иң тырыш гаиләләренең берсе - Мостафиннар нәкъ менә шушы авылда яшәвен белгәч, аларның үзләре белән танышырга булдык. Ә гаилә әгъзалары чыннан да гаҗәп дәрәҗәдә булдыклы булып чыкты. Аларның барысы да диярлек кыр эшләрендә катнаша. Гаилә башлыгы Марат Мостафиннан башлап, кызларына кадәр комбайн йөртә.



Балаларның техникага мәхәббәте турында белешә башлагач, барысы да олы кызлары Миләүшәдән башланганлыгын аңладык. Әтиләре үзенә иптәшкә дип беренче тапкыр тракторга утыртканда, кыз баланың өченче сыйныфта гына укыган чагы була әле. Тора-бара, бераз чыныгу һәм тәҗрибә алгач, Миләүшә әтисе янына комбайнер ярдәмчесе булып эшкә урнаша. Ә 18 яше тулып, кулына комбайн йөртү таныклыгын алгач, «кыр корабы»н иярләү тулысы белән үзенә күчә.
- Кыз булып тусам да, бәләкәй вакытта әтинең тракторында утырып торырга ярата идем. Үземчә «бж-ж-ж» дигән тавышлар чыгарып, рульләрен тарткалыйм, хыялымда гына болын-кырларны иңләп кайтам. Вәт ичмасам тәмле әйбер иде ул! Курку хисе баштарак бераз булгандыр инде, хәзер ияләштем. Ул минем өчен бер хобби кебек. Бу хезмәтемнән чын мәгънәсендә тәм таба идем, - ди Миләүшә.
Аның сүзләрен якыннары да раслый.

- Миләүшә кечкенәдән малайларга хас характерлы булды, - дип сөйли әнисе Лениза ханым кызы турында. - Һәрвакыт бабасы янында кайнашты. Эшкә үҗәт. Мәктәптә укыган вакытларында эшкә һәр көнне ак футболка киеп китә дә, кич белән майга батып кайтып керә. Күзләре генә ялтырап тора! Беркайчан да зарланганы, арыганын тышка чыгарганы булмады. Башлангыч сыйныфта укыганда ук, сыер саву буенча уздырылган конкурста катнашып, урыннар алды. Берничә тапкыр республика буенча үткәрелгән яшь комбайнчылар конкурсында катнашып, җиңү яулады. Ул елларда Миләүшә «кыр корабын» иярләүче бердәнбер кыз иде, соңрак тагын берәү булды, хәзер менә андый туташларыбыз шактый икән Татарстанда.

Миләүшә Лениногорск нефть техникумын тәмамлап, бүген Әлмәттә бухгалтер булып эшли. Шул ук вакытта читтән торып аграр институтта да укый. Алдагы елларны урып-җыю чорында эшеннән җибәрсәләр дә, быел баш тартканнар икән. Шулай да июльдәге җәйге ялы вакытында, башкалар кебек, диңгезгә китмәгән, ә комбайнны уракка әзерләгән ул. Хәзер дә ял көннәрендә яки башка буш вакытларында бертуганнарын алыштыра. Хәер, бу гаиләдә берсе дә сер бирә торганнардан түгел. Әнә бит 2013 елда Марат абый кул бармагын өздерү сәбәпле, тракторга утыргач, Миләүшә үзенә ярдәмгә 16 яшьлек сеңлесе Зәлидәне алып килә. Тагын өч ел шулай эшләгәч, Миләүшәне энеләре Азат алыштыра. Быелгы уракка да алар менә шулай апалы-энеле булып төшкән.



Зәлидә һәм Азат белән танышуыбыз машина-трактор паркында, комбайннарын тикшереп, кырга чыгып китәргә әзерләнгән вакытларына туры килде. Алар икесе дә студентлар. Зәлидә - Әлмәтнең медицина көллиятендә, Азат политехника техникумында белем ала. Комбайнда каникул вакытында эшлиләр. 18 яшьлек Азат июнь-июль айларында да трактор йөртә.

- Алдагы елларны, уку башланганчы, эшнең бик күп өлешен тәмамлый идек, быел урып-сугуга соңрак керештек. Ахырга кадәр эшләгәнче рөхсәт алырга туры килер инде, - ди алар.
Зәлидәдән зур комбайн белән идарә итүнең авырлыгы турында сорашам.

- Бу эш баштагы елларда үземә ошамаган иде. Горурлыктан бигрәк, комбайн кадәр комбайн йөртүчесе ярдәмчесе булу куркытты. Апамны күргәч, кызлар да эшли ала бит, нишләп әле миннән булмасын дип, куркуны җиңдем. Йокыдан иртәнге биштә торабыз. Сәгать алтыда гаражга менеп, комбайнны карап, тикшереп, сигезгә кырга чыгабыз. Эшебез төнге 11ләрдә тәмамлана. Кайбер көнне хәтта ашарга да хәл калмый. Әнине дә кич белән генә күрәбез, - ди Зәлидә.

Соңгы елларда Марат абый, «кыр корабы»н балаларына тапшырып, тракторга утырган. Шулай да, иртәнге якта аларга булышырга килә икән. Транспорт ватыла-нитә калса да, караңгы төшкәч, алыштырырга кирәк булганда да, әтиләре - балаларының ышанычлы терәге. Тик Азат кына, чын ир-ат буларак, барысын да үзе булдырырга тели.
- Әтинең бик киләсе, ярдәм итәсе килә дә, мин генә эшне күпчелек үзем эшләү яклы. Үз эшләрендә эшләсеннәр, вакытында күп хезмәт куйганнар бит инде, - дип кырт кисә.

Сигез тулып киткәч, комбайннар арыш сугарга кереште. Зәлидә белән сөйләшүне инде комбайн кабинасында дәвам итәбез.
- Комбайн йөрткәндә, бик тыныч булырга кирәк. Ул ватылмаса, ял итә-итә эшләүнең берние дә юк. Ә инде көйсезләнә башласа, шактый мәшәкатьләнергә туры килә. Урып-җыю чоры авыр да, рәхәт тә. Аны көтеп алабыз. Башка малайларның бит хәтта әтиләре белән тракторга да утырып чыгарга теләкләре юк. Шуңа күрә мин кайвакыт, егетләр эшен эшлим бит, дип горурланам. Әмма шулай да иң рәхәте - кулга тотып икмәк ашаганда! Монда бит безнең гаиләнең дә өлеше бар, дим, - ди тырыш туташ.

Шундый тырыш балалар тәрбияләп үстергән әти кешене күрми китсәк, язмабыз тулы булмас иде. Шуңа күрә без әтиләре Марат абый трактор белән пай җирләрен эшкәрткән икенче кырга да барып килдек. Ул, шактый күп хезмәт кешесенә хас булганча, үтә дә тыйнак, җәелеп китеп, күкрәк кагып сүз сөйләмәс кеше.
- Башта әти белән эшләдем. Үзем 7 ел элек комбайнга утырган идем, хәзер менә кызлар алды. Аларны күргәч, горурланам инде. Булдыралар бит, башкалардан арттыралар, - ди гаилә башлыгы, тыйнак кына елмаеп.

Реклама



Хәер, әтиләре генә түгел, әниләре Лениза апа да бик уңган хуҗабикә, авылның гына түгел, районның да иң булдыклы сыер савучысы. Аның кулы нәрсәгә генә тотынса да, ут янып тора. Гомумән, әлеге гаиләдәгеләрнең һәрберсе дә эшнең дә, яшәүнең дә рәхәтен, тәмен белә дигән тәэсир калды бездә. Сарай тулы мал-туар асрыйлар. Үз көчләре белән дүрт ай эчендә ике катлы йорт җиткезеп керү бөтен кеше дә булдыра торган эш түгел бит!
- Балаларны хезмәткә өйрәтү бик кирәк әйбер. Мин дә, Марат та - Бишмунча кешеләре. Әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз да шушы авылныкылар. Җир тәмен, аның кадерен белү безгә буыннан-буынга күчкән. Үземнең әти-әнием терлекчеләр иде. Маратның әтисе гомер буе комбайнда эшләде. Алар юлыннан менә балалар да китте. Май ае җитсә, «Әти, комбайнны кайчан ремонтлыйбыз», - дип көтә башлыйлар. Кызларның комбайн йөртүенең бер начарлыгы да юк. Эшенә күрә ашы да бар. Узган ел бер ай уракта булып, 210 мең хезмәт хакы алдылар. Үзләре дә кечкенәдән үк эш белән тапкан акчаның кадерен белеп үсәләр, - ди Лениза ханым.

«Хәзер инде абый комбайн рулен миңа да ышанып тапшыра», - ди Зәлидә.


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: