Басу-кырларда уттай кызу урак өсте булса да, яңгыр да бик кирәк. «Игеннәргә булмады, хет бәрәңгегә, кукурузга, күпьеллыкларга булыр иде», - ди авыл халкы. Дөрес, узган җомгада бераз яңгыр явып алды алуын. Ләкин ул тузанны басарлык кына булды. Чыннан да, яңгырлар безне быел да сөендермәде. Шуңадыр, иген уңышы узган елгыга караганда...
- Иген уңышы күрсәткечләре дә шул арпа хисабына ишәер. Арыш өчен ел килмәде. Күпчелеге бозып чәчелде, калган мәйданнардан да мул уңыш җыелмады, - дип каршы алды безне 106 гектарлы арыш басуында бүлекчә җитәкчесе Ралиф Исмәгыйлев.
Без басуга аяк басканда, «ДОН-1500» комбайннарында хезмәт куючы мехотряд механизаторлары арыш суктыруны тәмамлап, арпа басуына күченделәр. Сүзне озакка сузмыйча, үзләре белән танышып, сөйләшергә дә өлгердек. Күбесе Айдар, Олы Нырсы авылы егетләре булып чыкты. Арада укучы яшьләр булуы аеруча сөендерә. Димәк, киләчәктә дә басу-кырларыбызны чәчеп, урып-җыяр механизаторларыбыз булачак.
- Иң мөһиме - комбайннар чыгымламасын да, яңгырлар комачауламасын. Калганы үзебездән тора! - ди 1993 елдан бирле комбайн штурвалын иярләүче Фәрит Фәләхов. - Иген уңышы елына күрә начар түгел. Әлегә өзеклек туганы юк, басуга ике тапкыр кайнар аш чыгарыла.
Быел салам да кадерле булачак. Аны түкми-чәчми җыеп алуга зур игътибар бирәчәкбез. Булачак уңышның язмышы күп очракта җирне көздән эшкәртүгә һәм ничек эшкәртүгә бәйле. Шуңа күрә көзен басу-кырларны кыска срокларда һәм сыйфатлы итеп эшкәртү бурычын куячакбыз. Сыйфат дигәннән, урак кампаниясендә дә сыйфатка зур игътибар бирелә. Моның өчен бүлекчәдә дә, агрофирма кысаларында да комиссия төзелде. Басу-кырлардагы эшнең барышына әлеге комиссияләр күзәтчелек итә: урыннарга бара, тикшерә, кимчелекләрне барлый, аларны бетерү бурычын куя, - дип аңлатма бирде Ралиф Хөсәен улы, басу-кырлардагы эшнең барышына аңлатма биреп.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар