Шәһри Казан

Комсомол базарындагы хәлләр: эспарцет, мең ярымлык кара тавык, кәрҗин һәм башкалар

Халыкның ничек яшәгәнен, нәрсә белән сулаганын белим дисәң, базарга бар. Чуашиянең Урмай авылына юл Комсомол районының үзәге аша үтә. Кызыксыну үзенекен итте, базарга да кереп чыктык.


Иң беренче безнең күзгә ташланган әйбер капчык-капчык симәнәләр булды. Аларның күбесен безнең Татарстан авылларында үстерәләр дип тә әйтә алмыйм, һәрхәлдә, үземнең күргәнем юк. Эспарцет, судан үләне, синяк, козлятник... Сәфәрдән кайткач, кызыксынып карап чыктым. Эспарцет азык буларак та бик файдалы, ә бал алу өчен бигрәк тә уңышлы икән. Бер гектар эспарцет кырыннан бал кортлары 6 килограмм бал җыя. Башкаларының да һәркайсының үз өстенлеге бар. Орлык белән сәүдә итүче, исемен әйтергә теләмәгән абзыйдан дүрт төрле орлык сатып алдым, теләгем - үзебезнең бакчада сынап карарга. Бәяләре бер килосына 60-75 сум тирәсендә.

Реклама



Суган сатучылар да бихисап. Бәясе бер килосына 60 сумнан башлана. Ә менә гөл үсентеләре бик кыйммәт кебек тоелды. Гади генә савыттагы гадәти генә гөлләргә 300-350 сум сорыйлар. Җиләк-җимеш үсентеләре дә төрледән. Азык-төлектән иң күп тәкъдим ителгәне - прәннек. Ниндие генә юк! Шулай да колакка иң ятышлысы сатучының: «Татарстан ипие, аннан башка берничек тә булмый, ипи алабыз», - дип эндәшүе булгандыр. Татарстан бренды эшли, димәк!

Бик күп ит һәм йомырка бирә торган мең ярымлык кара тавыкка хәйран калып торганнан соң, талдан үргән кәрҗин сатучы әби янына тукталдык. Әллә кәрҗин ошады, әллә әби, бәлки бәяседер, бары тик 200 сум гына тора, ничек кенә булмасын, кәрҗин машинага кереп урнашты. Бер истәлек булыр.


Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: