16+

Кош-кортларга субсидия кабат бирелә башлый. Кемгә һәм ничә сум?

Татарстан Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында депутатлар шәхси хуҗалыкларга дәүләт ярдәме чаралары турында сөйләште. 

Кош-кортларга субсидия кабат бирелә башлый. Кемгә һәм ничә сум?

Татарстан Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында депутатлар шәхси хуҗалыкларга дәүләт ярдәме чаралары турында сөйләште. 

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов, шәхси хуҗалыкларга бирелә торган субсидияләр белән таныштырганда, быелдан кош-кортлар өчен кабат субсидия бирелә башлавын билгеләп узды. Бу төр субсидия ике ел бирелмәгән булган. 

– Шәхси хуҗалык 50-100 баш кош сатып алганда, 1 баш каз бәбкәсенә 200 сум, 1 баш күркәгә 200 сум, 1 баш үрдәк бәбкәсенә 120 сум, 1 баш чебигә 100 сум күләмендә субсидия бирелә. 2023 елның 1 апреленнән 1 июленә кадәр сатып алынган кошның баш саны турындагы мәгълүмат электрон хуҗалык китабыннан (ЭПК) алына. Республика бюджетыннан бу максатларга 70 миллион сум биреләчәк. Заявкалар сайлап  алу 15 майдан  29 майга  кадәр булачак, – диде Ленар Гарипов. 

Субсидия сөт юнәлешендәге мини-ферма төзү өчен дә бирелә: 8 сыерга ферма төзергә – 600 мең сум. Әлеге субсидияне алу өчен гариза бирүчедә ким дигәндә өч сыер булырга тиеш. Биш сыерга 300 мең сум күләмендә бирелә (кимендә ике сыер булу мәҗбүри). Программада катнашучылар ярты ел эчендә ферманы төзеп бетерергә, биш ел дәвамында сыерлар анын киметмәскә һәм арттырырга тиеш. 2022 елда бу субсидияне 169 шәхси хуҗалык алган. 

Докладчы нәсел танасы һәм бер мәртәбә бозаулаган сыерлар  сатып алуга бирелә торган субсидияләр белән дә таныштырды. Берсенә  60 мең сум һәм икенчесенә 70 мең сум исәбеннән бирелә. Моннан тыш, лейкоз авыруы булып сугым цехына тапшырылган бер баш сыер өчен өстәмә рәвештә тагын 10 мең сум түләнә.

Савым сыерларын тотуга  чыгымнар  өлешен каплауга субсидияләр: хуҗалыктагы 1 сыер өчен – 2 мең,  2 сыерга  –  3әр мең, 3 һәм аннан күбрәк сыерга 4әр мең сум бирелә. 3 яшьтән өлкәнрәк атларны тоту өчен субсидияне бер баш атка 5 мең сум исәбеннән алырга була.

Автор фотосы

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading