16+

Күршең бай булса, тавыгың тук булыр (Кукмарадан репортаж + ФОТО)

Кукмара районының Янил авылында безне пьедесталга баскан сөтлебикә каршы алды. Шулай булмый ни, сыерларга аерым пачут монда. Массажга чират Сыерлар өчен узган елның көзендә 600 башка исәпләнгән мегаферма төзеп куйганнар. Быелның август аена аның икенче корпусын да өлгертергә уйлыйлар. - Шушы ике корпусны төзү 180 миллионга төшә. Кооперативта барысы 3423...

Күршең бай булса, тавыгың тук булыр (Кукмарадан репортаж + ФОТО)

Кукмара районының Янил авылында безне пьедесталга баскан сөтлебикә каршы алды. Шулай булмый ни, сыерларга аерым пачут монда. Массажга чират Сыерлар өчен узган елның көзендә 600 башка исәпләнгән мегаферма төзеп куйганнар. Быелның август аена аның икенче корпусын да өлгертергә уйлыйлар. - Шушы ике корпусны төзү 180 миллионга төшә. Кооперативта барысы 3423...

Кукмара районының Янил авылында безне пьедесталга баскан сөтлебикә каршы алды. Шулай булмый ни, сыерларга аерым пачут монда.
Массажга чират
Сыерлар өчен узган елның көзендә 600 башка исәпләнгән мегаферма төзеп куйганнар. Быелның август аена аның икенче корпусын да өлгертергә уйлыйлар.
- Шушы ике корпусны төзү 180 миллионга төшә. Кооперативта барысы 3423 мөгезле эре терлек бар, 1350 сыер, 2052 дуңгыз, 30га якын ат тотабыз. Әле тагын "Татарстан" тибындагы Холмогор токымлы нәселле үгез, таналар үрчетү белән дә шөгыльләнәбез, - дип сөйләде Вахитов исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы генераль директоры Нәфыйк Хөсәенов.
Баш зоотехник Илшат Мөхәрләмов сүзләренчә, узган елны сыерлар 9788 тонна сөт биргән.
- Мегафермада бер оператор, алты сыер савучы эшли. Икенче корпус ачылгач та хезмәткәрләрнең саны шул ук калачак. 1200 сыерга алты сыер савучы җитә. Эш шартлары хәзер яхшырды, күп нәрсәне техника башкара, - ди баш зоотехник.
Мегафермадагы сыерлар бер урында гына басып тормый, иректә йөриләр. Саву залы аерым. Ул «Делаваль» дигән автоматлаштырылган саву системасы белән җиһазландырылган. Һәр сыерның муенында датчикларны "укый торган" транспортер эленеп тора. Аның аша һәр сыерның кайсы вакытта савылуын, күпме сөт биргәнлеген белеп була. Боларның барысын да компьютер аша күзәтеп барырга мөмкин. Сыерлар пачутта дигәннән, алар өчен дәү генә махсус массаж щеткасы да эленеп тора. Без мегаферма буйлап сәяхәт иткәндә сыерлар сыртларын ышкытып алыр өчен хәтта чиратка тезелеп баскан иде.
Бәрәңге егерме миллион табыш китергән
Кооператив үсемчелек тармагында да актив эшләп килә. 2000 елдан бирле "Элиталы орлыклар" ассоциациясе әгъзасы да булып тора ул. Бәрәңгене дә шактый утырталар монда.
- Узган елны бәрәңгене 200 гектарда утырттык. Быел аны 250 гектарга җиткерергә уйлыйбыз. Дәүләттән быел яңа төр ярдәм бирелә. Бәрәңге утырту мәйданын арттыручыларга һәр гектар өчен субсидия бирергә вәгъдә иттеләр. Утырту мәйданын 50 гектарга арттырып, без 1 миллионлык субсидия алырга өметләнәбез. Соңгы елларда бәрәңге уңышы начаррак. Еллар да коры килде. Бу авырлыктан да чыгу юлын таптык. Авыл хуҗалыгы министрлыгы су сиптерү агрегатларын очсыз бәядән бирде. Су сибелгән урыннарда, җәй коры килүгә карамастан, гектарыннан 250-280 центнер уңыш алдык. Бәрәңгене сатабыз да, үзебезнең республикадан гына түгел, чит төбәкләрдән дә киләләр, хәтта Мәскәү белән Петербургка да озатабыз, - ди Нәфыйк Хөсәенов.
Узган елны вахитлылар бәрәңге сатудан 20 миллион сум табыш алган. Без килгәндә саклау складларында ике дистәләп кеше бәрәңге чүпләп утыра иде. Эре бәрәңгене сатуга җибәрәләр, уртачаларын симәнәгә калдыралар икән. Бәрәңгене көз көне яхшырак сатканнар. Хәзер бәя бераз гына төшкән. Эресен 17-18 сумга, симәнәгә дигәнен 20-25 сумга җибәрәләр. Шәхси хуҗалыклардан килеп алучылар да күп ди. Ни өчен дигәндә, кооперативта барысы биш төрле бәрәңге сорты утыртыла. Узган елны Германиядән "Молли", "Гала" сортларын алып кайтканнар. Халык арасында "Невский" белән "Гала" популяр ди.
Бәрәңгене исә "Престиж" препараты белән агулап утырталар икән.
- Ул яктан эш җайланды, көзгә кадәр бәрәңгегә корт килми. Бәрәңгене дә хәзер кул белән алу бетте. Аның учен биш комбайныбыз бар, - ди Нәфыйк Хөсәенов.
Сыерларга ферма булса, балаларга күлмәк
Кооперативта барысы 368 кеше эшли. Ярдәмгә районның аграр көллияте студентлары да килә икән. Укуларын тәмамлагач, шушында эшкә килүчеләр дә күп ди. Көллият директоры Азат Гатин сүзләренчә, кооперативта эшләүчеләрнең күбесе, шул исәптән генераль директор үзе дә шул көллият студенты булган.
Кадрларга да игътибар зур монда. Һәр елны копперативта эшләүче 25-30 кеше шифанәгә барып дәваланып кайта икән. Узган елны гына да 375 мең сумлык юллама бүләк иткәннәр. Күршең бай булса, тавыгың тук булыр дигән кебек, авыл халкына да, мәктәп укучыларына да ярдәм күрсәтелә. Авылның мәдәният йортында бию түгәрәкләре эшләп килә. Анда барысы 80 бала йөри. Шуларга сәхнә киемнәре тегү өчен кооператив 700 мең сумлык акча биргән. Көрәш түгәрәген дә ачканнар. Аның тренерына хезмәт хакын шулай ук кооператив түли ди.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading