Сәламәт сыердан гына сыйфатлы продукт алып була. Терлекләрдә авыру барлыкка килмәсен өчен нинди үтемле профилактика чараларын оештырылуын журналистларга Кукмара районы мисалында күрсәттеләр.
Кукмара терлекчелек һәм сөтнең тулаем җыемы буенча районнар арасында лидер. Мондый уңышларга ирешүнең бер сәбәбе – сыерларны дөрес тукландыру. Районның баш ветеринары, Татарстанның атказанган мал табибы Рифат Кәримуллин әйтүенчә, республикада иң беренчеләрдән булып “Восток” хуҗалыгында моноазык әзерләү цехы барлыкка килгән. Моноазык – терлек өчен бөтен кирәкле компонентларны кушып әзерләнгән азык ул. Аның составында берьеллык һәм күпьеллыклар үсемлекләр сенажы, ваклатылган печән-салам, кукуруз силосы, чөгендер, рапс, көнбагыш чүбе һәм катнаш азык һәм микро-, макроэлементлар бар. Акбур, тоз да кушалар. Кайсы компонентны күпме кушасын алдан рацион нигезендә компьютерга кертелеп куела. Бергә кушып болгаталар һәм шуннан бер масса барлыкка килә. Вакуумлы капчыкларга тутырылган моноазыкны сыер алдына саласың да шуның белән вәссәлам, бөтен кирәк әйбер шушы капчыкта. Алдына суын гына куярга онытма. Сыер да сиңа рәхмәтле, 30 литрдан артык сөт биреп куандырачак ул сине. Ә монысы күктән алынган саннар түгел, моноазык белән тукланган сыерлар чынлап та шуның кадәр сөт бирә башлаган. Ә иң мөһиме – төрле яклап витаминнарга баетылган бу азык сыерларның сәламәтлегендә дә чагыла.
– Дөрес ашату технологиясе сыерда мастит, эндометрит һәм башка авыруларны булдырмаска ярдәм итә. Бу мал табибларына да эшне җиңеләйтә. Авырган сыерны дәвалаганчы, чирне булдырмый калуың әйбәтрәк. Мал табибларына сыер артыннан шприц тотып йөрүгә караганда, кирәкле матдәләрнең сыерның авызына моноазык белән керүе мөһим. Без сыерны түгел, аның микрофлорасын ашатабыз булып чыга. Аннары сәламәт сыердан сәламәт бозау туа, аларның да туганнан соң тернәкләнеп китә алмыйча үлеп китү процентлары кимеде. Элек ел буена бозау сакланышы 97 процент булса, бүгенге көндә ул – 99 процент. Сыерны бозаулаганчы дөрес ашату да бик мөһим. Моннан тыш, моноазык белән тукланган сыерның продуктивлыгы да арта. Терлек бу вакланган азыкны әрәм итмичә ашый. Бу икътисади яктан да отышлы. Шуңа да әлеге цехларны бөтен хуҗалыкларда да ачарга планлаштырабыз. Ул үзен аклады, – ди Рифат Кәримуллин.
Ни өчен азыкны шулай ваклап бирергә кирәклеге турындагы сорауга ул:
– Терлек калдык ашарга тиеш, фураж ашатып сыерны бетерәбез. Катнаш азыкта фураж 30 процентны алып тора. Монда, һичшиксез, кукуруз булырга тиеш. 1 кг кукуруз 4 кг арпаны алыштыра, – ди.
“Восток” хуҗалыгының баш ветеринары Радик Герасимов әйтүенчә, хуҗалыкның акча кеременең 3-4 проценты медикаментозлар алуга китсә, хәзер ул иң күбе 1 процентны гына тәшкил итә. Терлекләрнең авыруы дүрт тапкырга кимегән.
Моноазыкны өч төрле рационда әзерлиләр: югары сөт бирүче сыерга, симертә торган үгезгә һәм буаз сыерга. Яңа төр азыкны шәхси хуҗалыклар һәм фермерлар да теләп ала башлаган. Соңгылары “Монокорм” кооперативына кереп, үзләренең җирләрен арендага тапшырганнар. Сөтләрен кооператив 1 сум да 30 тиенгә кыйммәткәрәк ала һәм моноазыкны 10 процентка очсызракка бирә ди. Фермерлар “рәхәткә чыккан”, җәй буе азык әзерләп чиләнмиләр, ниһаять, без дә җәйне күрә башладык, диләр икән.
Журналистларга саннар кирәк: элеккегечә гадәти ашату ысулы белән моноризык күпмегә төшә һәм кайсы отышлырак, – дип сорау яудырабыз. Радик Герасимов белән шуларны санадык. Бер сыерга бер көнгә ике түк печән дип алсак, алар 80шәр сум тора. Бер түк салам – 20-25 сум. Башак болгатырга фуражы да кирәк: анысы 5 кг кирәк дисәң, 1 килосы – 8-9 сум. Якынча 225 сум чыга. Ә моноризыкның бер көнлек рационы 219 сумга чыга. Камил Ибраһимов дигән кешенең элек һәм хәзер ничә сумлык сөт сату мисалын да китерде ул. Аның җиде сыеры бар икән, баштарак аена 70 меңлек сөт саткан булса, моноризыктан соң сөтлебикәләреннән 105 мең сумлык сөт ала башлаган. Печән әзерләүгә һәм ягулык, ашлама бәяләрен, техниканы арендага алуларны кертеп исәпләсәң, моноризык чынлап та юньгә чыга.
Сыерлар сәламәт булсын өчен аларга педикюр да ясыйлар. Артык үсеп киткән тоякларын язын кисеп торырга кирәк икән. Югыйсә тоягы бәрелеп сынарга һәм сыерга йөрергә җайсыз булырга мөмкин. Ул ятып кына тора башлый һәм шуның белән 20-30 процентка кадәр сөтен дә югалта. Моны булдырмас өчен районда авыллар буйлап ике бригада сыерларның тоякларын тәртипкә китереп йөри. Алар киләсе көнне авыл җитәкчеләре халыкны кисәтеп куя һәм ул көнне сөтлебикәләрне көтүгә чыгармыйлар. Гомумән мал табиблары сезонга бер хуҗалыкка унбер тапкыр керәләр икән. Кан алалар, привикалар ясыйлар, сыерларның тоякларын кисәләр.
Районда бозаулар сакланышы бик яхшы. Аларның баш санын саклап калу өчен Рифат Кәримуллин, үз тәҗрибәсенә таянып, “күчешле” алымын куллана. Сыерларны бозаулату өчен урын әзерләнә. Бозаулаганнан соң аны чыгарып җибәрәләр. 50-60 баш яңа туган бозауны бер урынга җыялар. Анда сөт ашаталар, прививкалар кадыйлар, моноазык ашарга өйрәтәләр. Җитмеш көннән соң һавага чыгып керү оештырыла. Алардан бушаган урынны кабат чистартып, акшарлап, ике тапкыр дезинфекцияләп куйгач, тагын яңа туган бозауларны кертәләр. Шул рәвешле авырулардан “качып” йөриләр. Бозауларны үстергәндә, микроклимат бик мөһим шарт, ди баш ветеринар. Районда бозаулар үлеме 1,2 процентны тәшкил итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар