Шәһри Казан

Кургандагы татар авылына – 295 яшь

Бөтен җир аллы-гөлле чәчәкләр белән бизәлгән, әйләнә-тирәдә татар җыры, гармун моңгы агыла. Бер якта балык шулпасы - уха пешә, коймак, өчпочмак, сумса исе борынны кытыклый, табын күрке булган самавыр да тынып тормый гөжләп утыра, ә учакта исә шашлык кыза... Курган өлкәсендәге татар авылы Кызылбайда зур бәйрәм булып узган - күптән...

Реклама

Бу турыда безгә Кызылбай авылы җирле үзидарәсенең рәисе Хамазакир Барашев хәбәр итте. «Мондый бәйрәм бездә әле беренче мәртәбә генә уздырылды. Шуңа да карамастан, авылыбызның туган көненә халык бик күп җыелган иде. Күрше авыллардан һәм шәһәрләрдән дә килделәр. Авылыбызның оста җырчылары һәм гармунчылары, халыкны шаккатырып, матур концерт куйды», - дип сөйләде ул. Бәйрәм вакытында авылның иң өлкән кешеләрен, алтын туйларын билгеләп үткән парларны да тәбрикләгәннәр. Шулай ук 1, 20, 30, 40 ел бергә яшәүче парлар да игътибар үзәгендә булган. Кызылбайның 13 сабыена 1 яшь тулган, алар да бүләксез калмаган. «Авылыбызның туган көнен үткәрергә ярдәм иткән һәр кешегә дә рәхмәт әйтәсем килә. Ә авылның 300 еллыгына без Казан кунакларын да көтеп калабыз», - диде авыл рәисе.
Сүз уңаеннан, Курган өлкәсенең Шатров районында урнашкан Кызылбай районда бердәнбер татар авылы санала. Бүгенге көндә анда 1035 кеше яши.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: