16+

Кычыткан ашатып кына чеби үстереп буламы?

Көннәр җылыта башлауга, авыл халкы чебеш, каз-үрдәк бәбкәсе ала башлый. Хәзер кош-кортны капка төбеңә үк китереп бирәләр.

Кычыткан ашатып кына чеби үстереп буламы?

Көннәр җылыта башлауга, авыл халкы чебеш, каз-үрдәк бәбкәсе ала башлый. Хәзер кош-кортны капка төбеңә үк китереп бирәләр.

 Элек кенә ул әллә ничә чакрым ераклыктагы җиргә барып, иртәнге сәгать дүрттән чиратка басып, анда да танышлык аша аласы иде. Тавыклары да хәзер чеби чыгарудан бизде, казлар да утырып биби чыгармый.
Әмма аңа карап кына халык кош-корт асрамый тормый, хәзер киресенчә күпләп үстерә башладылар. Фермерлар арасында да кош-корт үрчетү белән шөгыльләнүчеләр шактый. Тәҗрибәле фермерлардан һәм күпләп кош-корт асраучылардан без бройлер чебиләрен үстерүнең серләрен сораштык.

Аскорбинка ашатабыз
Кукмара районының Татар Толлысы авылында яшәүче Линар Баһамановны райондашлары кош-корт асрау остасы буларак яхшы белә. 90нчы елларда ук әтисе башлаган фермерлык эшен дәвам итүче дә ул.

Линар инкубаторда күркә, чеби, каз һәм үрдәк бибиләре чыгарып та, кош-кортны үстереп тә сата. Бу эшкә чынлап торып 19 яшендә үк керешә. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, югары белем алырга Казан университетының Исәпләү математикасы һәм кибернетика факультетына укырга керә. Икенче курста укыганда, әтисенең сәламәтлеге какшап китә һәм Линарга, фермадагы эшне алып бару өчен, авылга кайтырга туры килә. Әлеге факультетның читтән торып уку бүлеге булмаганлыктан, анда укуын дәвам итә алмый. Шуннан Казан химия-технология университетының дәүләт муниципаль идарәсе факультетына укырга керә. 2010 елдан бирле әтисенең эшен дәвам итә. 2012 елда үзе дә фермер булып теркәлә. Аңа бүген энекәше дә булыша.

Инкубатор сезоны март башыннан башланып, июль уртасына кадәр дәвам итә икән. Инкубатор ябылгач, казлар үстереп саталар. Линарның әйтүенчә, кош-кортны үстереп сату отышлырак. Ел да алар мең ярым баш казны үзләре үстереп сата.
– Соңгы елларда күпләп кош-корт асраучыларның саны артты. Мин моны хөкүмәт бирә торган субсидиядән күрәм, – ди ул.
Линар чеби үстерү серләрен дә сөйләде.
– Беренче көннән башлап ук чебешнең асты коры һәм җылы булырга тиеш. Чебиләр астына агач йомычкасы салабыз. Ул дымны да тарта, чисталыкны да саклый. Йомычканы көн дә алыштырып торабыз. Ашатуга килгәндә, беренче өч көндә глюкоза белән аскорбинка бирәбез, алар инкубатордан чыккач чебиләргә тернәкләнеп китәргә көч биреп җибәрә. Бернинди дарулар кулланмыйбыз. Авыру билгеләре күренә башласа, профилактика өчен генә бирергә мөмкинбез. 1-7 көндә Богданов катнаш азык заводыннан кайтарылган азык ашатабыз. Аннары үзебезнең цехта эшләнгәненә күчәбез, – ди фермер.

Чебиләр корыда торырга тиеш
Буа районы Күл Черкене авылында яшәүче Наил Гыйльметдинов инкубаторда чеби чыгарып сата, бер өлешен үзе дә үстерә. Ул инкубатордан яңа чыккан чебигә беренче көнне ашарга-эчәргә бирмәскә, ә икенче көнне катнаш азык ашатырга куша. Алларына чиста су куярга кирәк. Чебиләр корыда торырга тиеш, дымлы җирдә аяклары тиз бетә, ди.
– Бройлер чебиләргә өч атна рәттән Пк-5 дигән катнаш азык бирергә киңәш итәм. Бу азыкны чебиләр кечкенә булганда ашаталар, аңарда 22 процент протеин һәм башка кирәкле бөтен витамин, микроэлементлар бар. Хәзерге чебиләр генетик яктан элеккеләреннән аерыла. Аларны 60 көндә үстерергә тиешсең, моның өчен дөрес ашатырга кирәк. Кычыткан, йомырка, эремчек белән генә кирәкле матдәләрне биреп бетереп булмый. Өч атнадан сөяк оны, балык оны, түп (жмых), акбур, витаминлы кушылмалар, азык чүпрәсе, үсемлек маен кушып ашатам. 45 көннән кушылмаган балык онын салмый башлыйм. Катнашмага кукуруз, бодай, борчак, арпа оннары да кушам. 60 көндә бройлер 4 килограмм була, – дип киңәш бирә Наил.

Баллы су эчертәбез
Казанның Отары бистәсендә Фирая һәм Раил Рәхимҗановлар токымлы тавыклар асрый. Аларның киңәшләре дә газета укучыларыбызга кызыклы булыр.
– Инкубатордан яңа чыккан чебешләргә баллы су бирәбез, бу глюкоза да булып тора, кендекләре кереп урнашсын өчен дә кирәк. Икенче көнгә угычта уган йомырка бирәбез. Ике көннән шуны ашаткач, тары ярмасы бирәбез. Тарыны кайнар суда бүрттерәбез дә, аңа майсыз эремчек, вак угычта уылган кишер салып болгатып ашатабыз. Балыкка ашата торган Гаммарус дигән ризык та бирәбез. Ул скелетларын формалаштырырга ярдәм итә. Аннары кычыткан, үги ана яфрагы, тузганак, бака яфрагын вак итеп турап ашатабыз. Боларда бөтен кирәкле витаминар да бар. Өч атнадан чебешләр ныгып та китә, аларга нәрсә бар – шуны бирә башлыйбыз, – ди Фирая апа.

Чәчрәп карап торсыннар
Инстаграмда шәһәрдән авылга кайтып терлекчелек һәм бакчачылык белән шөгыльләнүче блогерлар шактый. Минем игътибарымны Рязань өлкәсеннән Анна Адамова дигәне җәлеп итте. Аларның бакча белән теплицалары да бар, бүдәнә, күркә, тавык, куян, дуңгызлар да асрыйлар, бал кортлары да тоталар. Һәр шөгыльләре турында кызыклы итеп сөйли дә беләләр.
Анна үзе шәһәрдә туып үскән. Ике белгечлеге бар: биолог һәм укытучы. Тормыш иптәше Алексей исә авыл егете. Ул да биолог. Икесе дә кошчылык фабрикасында эшләгән.
– Авылга күчеп кайту модасы башланганчы ук кайтып урнашкан идек. Авылга кайтып, кәҗә саварга, бакча казырга, терлек карарга өйрәндем. Ә иң яраткан шөгылем – кош-корт асрау, – ди Анна.
Аныңча чебиләрне алып кайтканчы урынны яхшылап әзерләргә кирәк. Бинаның дивар һәм идәннәрен дезинфицияләргә яки яндырылган известь белән эшкәртү мөһим. Шулай ук дөрес температура режимын булдыру мөһим. Салкында җылытылган булырга, ә эсседә җилләтелергә тиеш.
– Диксам дигән махсус ветеринария препараты – йодалы шашкаларны да кулланырга киңәш итәм. Аның составын йод кристаллары тәшкил итә. Шашканы яндыргач, парга әйләнәләр һәм бинаны дезинфекциялиләр. Препаратны бинаның зурлыгына карап инструкциясендә язылганча кулланыгыз. Соңыннан яхшылап җилләтегез. Бу препарат кошларга ингаляция ясау өчен дә кулланыла, – ди Анна.
Чебешләр астына салам да, йомычка да, көнбагыш кабыгы да салырга була. Иң мөһиме – ул коры, вак һәм гөмбәчекләр белән зарарланмаган булсын. Аны җәйгәндә идәннең коры һәм җылы булу шарт. Югыйсә юеш һәм салкын булса, җылынганда түшәлгән материалны да юешләтә.
Өй шартларында, бөтен кагыйдәләрне үтәгән очракта, 38-44 көндә уртача 2,5 килограммлы бройлер үстереп була. Ә моның өчен, тәрбиядән тыш, сатып алган бер көнлек чебешең дә сәламәт булырга тиеш, – ди Анна.
– Чеби сатып алганда нәрсәгә игътибар итәргә?
– Мамыгы чиста, тигез булсын, ә күзләре тонык булмасын. Аякларында ныклап басып торып, ышанычлы итеп йөри алсын. Артык актив булганнарына һәм тавышлана торганнарына кызыкмагыз, йокымсыраганнары да кирәкми. Сиңа чәчрәп карап торганнарын сайлагыз, – дип елмая әңгәмәдәшем.
Чебине кулга алып, әйләндереп карагыз, корсагы йомшак булсын, ди тәҗрибәле кошчылар. Ашаган малда өмет бар дигән кебек, яңа гына ашаган-эчкән булсалар, бүксәсе тулган кош сайласагыз, ялгышмассыз.

 


Кош-корт алучыларга субсидия бирелә
Субсидия бер каз һәм күркә бәбкәсенә – 100, үрдәк бәбкәсенә – 80 сум, бройлер чебиенә 30 сум исәбеннән бирелә. Субсидия күләме кош-корт сатып алу бәясенең (транспорт чыгымнарыннан тыш) яртысыннан артык була алмый. Субсидиягә ия булу өчен бәбкә-чебиләрне Татарстан территориясендә теркәлгән кошчылык хуҗалыкларыннан алырга кирәк һәм кошлар бер айдан зуррак булырга тиеш түгел. Сатып алган кош-кортның саны 50дән 100 башка кадәр булу һәм аларны билгеле бер вакыт дәвамында (бройлерлар һәм үрдәкләр – 2 ай, казлар һәм күркәләр – 4 ай) асрау мөһим.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading