16+

«Кыш бабай түгел, начальство да килми!»

Спутник тәлинкәләре хәзер шәһәр халкында гына түгел, авыл җирендә дә мулдан. Әтнә районының 20 кешелек кенә Яңа Бәрәскә авылын цивилизациядән өч чакрым юл аерып торса да, өй кыекларына тәлинкәләр дә кунаклаган, интернет та, шәһәрдәге сыман очмаса да, эшли үзе. Әмма Яңа ел саен мондагы халык Кыш бабайдан, бәхет-шатлыкка өстәп, юл...

«Кыш бабай түгел, начальство да килми!»

Спутник тәлинкәләре хәзер шәһәр халкында гына түгел, авыл җирендә дә мулдан. Әтнә районының 20 кешелек кенә Яңа Бәрәскә авылын цивилизациядән өч чакрым юл аерып торса да, өй кыекларына тәлинкәләр дә кунаклаган, интернет та, шәһәрдәге сыман очмаса да, эшли үзе. Әмма Яңа ел саен мондагы халык Кыш бабайдан, бәхет-шатлыкка өстәп, юл...

Ишегалды тулы вертолет
Хәтерлисездер, «Простоквашино» мультфильмында авылга кергәндә, дядя Федорларның машинасы карда батып кала. Безнең республикада да «тимер ат»лар батып калырлык Простоквашино сыман авыллар җитәрлек. Әмма мультфильмдагысы сыман сыер белән бозау җигеп кенә машинаңны тартып чыгарам, димә. Әкият түгел, дөнья бит бу! Кечкенә авылларда Яңа елны ничек каршылаулары белән кызыксынып, иң элек нәни салаларны барлый башладык. Биектаудагы бер җитәкче ханым телефоннан:

- Бездә кечкенә авыллар бар, әмма анда «Буран» белән генә барып җитеп була. Сездә андый техника бармы? - дип сорады җитди тавыш белән.


Яңа Бәрәскәдә 20 кеше яши.

Әйе, «Буран» гына түгел, әнә ишегалдыбызда гаскәр кеби тора вертолетлар...

Аннары Арча районының берничә кешелек Пионер авылына сугылыр­га, дип сөйләшкән идек. Әмма анда да машина белән кереп булмаслыгы ачыкланды. Планнар, «доллар» белән «евро» бәяседәй мәтәлчек аткан төсле бертуктаусыз үзгәргәч, Әтнә районы Яңа Бәрәскә авылына барып чыктык. Әле аңарчы күршедәге Бактачы авылына да күз аткан идек. Шушы ике авылны берләштергән Күлле-Киме авыл җир­легенә барып җиткәч, Бактачыдан Рөстәм абый очрады. Аны утыртып, авылларына киттек. Әмма кереп җитә алмадык - юлны кар каплаган. Рөстәм абый сөйләвенчә, Яңа елга аларга туган-тумачалары җыелып кайта. Шул хөрмәткә булса да юлны кардан арындыралар...

Кабан дуңгызлары килә, Кыш бабай килми
Яңа Бәрәскәдән асфальт юлга өч чакрым чыгасы... Машинабыз чистартылган юлдан теркелди башлагач, «Яшәсен Рәис Гайнетдинов!» дип шәрран ярасы килде. Авылда бердәнбер тракторчы ул. Карны ерырга аның «тимер ат»ының көче җитмәсә, Күлле-Кимедән К‑700 җибәрәләр. Бу авылда йортлар күп булса да, кеше әз. Авыл, гадәттә, җәй көне генә җанланып китә. Ә менә Хәсәновлар өендә ел әйләнәсе җанлы. Фәнис абый белән Гүзәлия апа дүрт бала үстерәләр. Хуҗалыкларында тавыклар, сыер, буаз тана һәм бозау бар. Кечкенә авылларны беткән авыллар, дип кабул итәргә дә ярамый икән. Яңа Бәрәскәдә 100ләп баш мөгезле эре терлек фермасы бар, анда өч кеше эшли. Авылдагы кибет биш ел элек «җан биргән». Хәзер бу авылга азык-төлекне атнага бер тапкыр Арчадан килеп саталар.


Сатучы товарны заказ буенча да алып килә.

Яңа Бәрәскәне юка гына урман әйләндереп алган. Шуңа да төлке белән кабаннар кунакка еш йөри. Быел ялгызы гына кергән кабан Хәсәновларның бәрәңге бакчасын кырып киткән. Әле ярый бәрәңгеләренә зыян килмәгән. Габделбәр исемле абзыйның бакчасына исә кабан дуңгызы бөтен гаиләсе белән кереп, бәрәңгесен хәтәр генә ботарлаган.

Хәсәновлар, кая гына йомыш төшсә дә, гел җәяү йөриләр. Машина алыр­га мөмкинлекләре юк. Әле берничә көн элек кенә тана суйганнар, әмма итне алучы юк, дип көрсенә хуҗа. Әтнә район газетасы да «ит сатабыз» дигән игъланнар белән чуарланып беткән икән инде.

- Элегрәк безгә туган-тумачабыз Яңа елга кайта иде, хәзер бик йөри алмыйлар шул. Тик кунак кайтмый дип тормыйбыз, әзерләнәбез. Чыршы тиз коела, шуңа да ешрак нарат бизибез. Ак чыршы да озак тора. Безнең тирәдә урман бит. Берничә елдан безне монда таба да алмаслар, - дип шаярта Фәнис абый.

- Кыш бабайның авылга килгәне бармы соң? - дим.

- Кая монда Кыш бабай! Начальство да килми әле, - диде хуҗа.

Хәсәновларның олы уллары Нияз авылдагы бөтен этне белә. Түбән Очтагы Малайны да, юлыбызда очраган Тайфунны да. Малайның хуҗасы Рәмзия апа ике ел элек вафат булса да, әниләре йортына балалары кайтып тора. Шуңа да Малай үзен әллә ни үксез итеп хис итми.

Атнага бер килә торган Арча кибетен күрү дә насыйп булды миңа. Авыл башындарак туктап, пипелдәтеп сөрән салгач, әбиләр, таякларына таянып, вак‑вак атлап, «Газель»гә таба юл алды. Сатучы Фәйрүзә апа Мамаева бу авылга алты ел килә икән, шуңа да һәркемне исемләп белә. «Инде туганнарым кебек якын булып беттеләр», - диде ул. Әлеге тәгәрмәчле кибет Яңа Бәрәскә генә түгел, Арча белән Әтнә районнарындагы кибетсез авылларга да йөреп тора. Башка вакытта Бактачыга да керә торган булганнар, әмма юл булмау сәбәпле, керә алмаганнар. Авыл халкы ач калырмы икән инде?!

Яңа Бәрәскә халкы ипи, май, сөт ала, кайбер ризык­ларга заказ биреп куялар. Апельсинның бәясе - 65 сум, бананныкы - 70 сум.

«Кешене сатып алыйкмы әллә?!»
Вәсилә апа Заһидуллинага тиздән 80 яшь тула. Шуңа да карамастан, тавышы көр, моңы ургылып тора. Ышанмасагыз, «ШК» сайтына кереп, ничек җырлаганын видеодан карый аласыз. 30 ел буена авыл клубын җитәкләгән.

- Без кечкенә вакытта авылда ат конюшнясы да, сарык, куян, тавык фермалары да бар иде. Колхозда дуңгыз да асрадылар әле, - диде.

Вәсилә апа дүртенче сыйныфка кадәр Яңа Бәрәскәдә, аннары җиденче класска кадәр күршедәге Ары мәктәбендә укып йөргән.


«Юл кирәк безгә, юл», - ди авыл апалары.

Сигезенче сыйныфка Күлле-Киме мәктәбенә барган. Ул вакытта үсмер кыз әтисе белән икәү генә торган, апасы торфка киткән, әниләре кечкенә Вәсилә беренче сыйныфта укыганда вафат булган. Күлле-Киме мәктәбендә имтихан бирәсе көнне, Вәсилә әтисе белән бәрәңге утырткан. Шуңа да имтиханны икенче көнне барып тапшырган. Ул вакытта әтиле балалардан елына 150 сум акча түләткәннәр. Вәсиләнең әтисе кызы өчен такта ярып түли торган булган.

Үзәкләрне өзәрлек итеп җырлаган Вәсиләне, һич икенләнүләрсез, авыл клубына мөдир итеп билгеләгәннәр. Әмма 1980 елда, авылыгыз кечкенә дип, мәдәният йортын япканнар. Вәсилә апа тиешле урынга хат язып җибәргәч, Казаннан авылга тикшерүче килгән. Анда да барып чыкмаган. Тик Казан юлын шактый таптый торгач, мөдир барыбер колхозда клуб ачтыруга ирешкән.

- Ул вакытта клубта эшләгәндә район үзәге Әтнәдә иде, аннары Арчага күчте. Бик читен иде йөрүләре. Икешәр көн семинар үткәрәләр, өченче көнне генә өйгә юл тотабыз. Йөк машиналарында цемент өстендә басып кайта идек, - диде Вәсилә апа.

Авылдан асфальтка кадәр юл булмау Вәсилә апаның үзәгенә күптән үткән инде. Шуңа да сөйләшкәндә теленнән юл сүзе төшмәде. Кыш бабайга бердәнбер үтенече - авылдан асфальтка чыгарлык юньле юл булсын иде!

- Юл булыр өчен, авылда, ким дигәндә, 120 кеше исәптә торырга тиеш икән. Кибеттән сатып алыйкмы әллә?! 22 кешегә дә йөрергә юл кирәк бит. Шөкер, суыбыз, газыбыз бар, - диде Вәсилә апа.

Танышым, Яңа ел бик тиз үтеп китә, дип, ясалма чыршыны инде күптән өенең зур бүлмә түренә чыгарып куйган. Район газетасында, агачлардагы корткычлардан сак булыгыз, дип, чын чыршы куймаска да кушканнар, ди. Быел ничек булыр, ә менә былтыр Вәсилә апа Яңа елны Күлле-Кимедә кызы янында каршылаган.

- Мин эшләгән чорда клубыбызның сәхнәсе дә юк иде. Идән сайгагыннан сәхнә төзи идек. Авыл халкыннан чаршау, керосин лампалары җыеп йөрдек. Эшем бик читен булса да, бик күңелле иде. Колхоз биргән акчага бүләк өләшә, лотерея уйната идек, - диде Вәсилә апа.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading