16+

Кыяр урлаган өчен кыйный торган булганнар

Әлеге вакыйганы миңа Тәтеш якларында сөйләгәннәр иде. Сугышка кадәр булган хәл бу. Авылда Фәтхетдин атлы бер абзый яшәгән. Авыл халкы бик усал, кырыс, саран буларак истә калдырган аны. Хәтта кушаматы да «кансыз Фәтхетдин» булган. Фәтхетдин абзый бакчасында яшелчә, җиләк-җимеш үстерә торган булган. 70 яшьләр тирәсендәге бу карт көне буе шул...

Кыяр урлаган өчен кыйный торган булганнар

Әлеге вакыйганы миңа Тәтеш якларында сөйләгәннәр иде. Сугышка кадәр булган хәл бу. Авылда Фәтхетдин атлы бер абзый яшәгән. Авыл халкы бик усал, кырыс, саран буларак истә калдырган аны. Хәтта кушаматы да «кансыз Фәтхетдин» булган. Фәтхетдин абзый бакчасында яшелчә, җиләк-җимеш үстерә торган булган. 70 яшьләр тирәсендәге бу карт көне буе шул...

Әлеге вакыйганы миңа Тәтеш якларында сөйләгәннәр иде. Сугышка кадәр булган хәл бу. Авылда Фәтхетдин атлы бер абзый яшәгән. Авыл халкы бик усал, кырыс, саран буларак истә калдырган аны. Хәтта кушаматы да «кансыз Фәтхетдин» булган.
Фәтхетдин абзый бакчасында яшелчә, җиләк-җимеш үстерә торган булган. 70 яшьләр тирәсендәге бу карт көне буе шул бакчасын саклап утырган. Яшелчә кимерергә кергән хайванга аз эләкмәгән аңардан. Ничек кенә җәзаламаган ул кәҗә, сарыкны... Йә канга батырганчы чыбыркысы белән суктырган, йә колагын кисеп "акылга утырткан", йә таш атып куган.
Ә берсендә бакчага балалар керә. Кыярдан авыз итәргә теләгән малай-шалай качып кына Фәтхетдин абзыйның бакчасына таба шуыша. Тик кыярны өзәргә дә өлгерми, боларны абайлап алган хуҗа, кычкырып артларыннан куарга тотына. Тегеләр бар көченә йөгерәләр. Фәтхетдин абзый хәйләләргә уйлап, малайларның артыннан китми. Каршыларына чыгам дип, йорт капкасына таба атлый. Ә бу вакытта урамда авылның түбән очындагы бер малай узып барган була. Каршысына тыннары буылып йөгергән балаларны күреп гаҗәпләнсә дә, ул эшнең нидә икәнен аңламый кала. Фәтхетдин абзыйның каршысына чыгып таяк белән кизәнгәненә дә аптырый ул. Җавап кайтарырга өлгерми, абзый аны кыяр караклары белән бутап, канга батырганчы бура таяк белән кыйный. Малай аңын югалтып егылгач кына, кире кереп китә. Теге малай аңсыз күпме яткандыр, Алла белсен, аны авыл халкы күреп алып өенә арбага салып алып кайталар. Бөтен йөзе кара янган, тәне күгәргән була аның. Озак урын өстеннән тора алмый ята ул. Фәтхетдин абзыйны судка бирергә телиләр башта, тик малайның әти-әнисе ярлы кешеләр, суд юлын таптыйсылары килми. Фәтхетдин абзыйның улларына яңа кәчтүм-чалбар алып бирәм дигәненә риза булып эшне зурга җибәрмиләр. Ә Фәтхетдин абый кыйнавының нәтиҗәсе: теге малай гомере буе башы авыртып җәфаланды дип сөйли авыл халкы.
Без кечерәк вакытта да бар иде әле ул бакчадан кыяр, алма урлаулар. Эләктерсәләр, таяк белән кыйнамасаләр да, җәзасыз калдырмыйлар иде. Колхоз кырларынан кукуруз, борчак, көнбагыш ашарган өчен дә шелтәлиләр иде. Кыр таптала дип курыкканнармы икән, бала ашаганнан борчак кимемәгән булыр иде анысы. Борчакка дип килгәч, авыл советы рәисенең УАЗ машинасын күрүгә, кырда борчак арасында сузылып ятып качканны әле дә хәтерлим.
Авылыбызда үз вакытында бик данлыклы җиләк-җимеш совхозы да бар иде. Анда кача-поса карлыган җыя идек. Сакчылар эләктерсәләр, харап эш. Фәтхетдин абзый кебек кайбер кансызраклары бөртекләп җыйган карлыганыңны җиргә бушаттыра. Хәзер карлыган үскән кырны сукалап, бөтен үсентеләрне бетерделәр. Соңгы арада бу кырларны саклаучы да, караучы да, шулай ук карлыганын җыючы да булмады. Көнбагышлар да кырларда урылмый кышка кала. Авылдагы алма бакчалары да бүген хуҗасыз. Теләгән кадәр алма җыеп чык. Орышучы, ачуланучы да юк. Кызганыч...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading