Шәһри Казан

Үлгән авылның соңгы кешеләре

Удмуртия ягыннан агып килүче Юрьенка (Җери) елгасының гаҗәеп матур борылышында, Әгерҗе урманнары уртасында, Кодаш белән Кыдырлы авылларыннан ерак түгел Яңа кызыл яр исемле татар авылы булган...

Гөрләтеп яши идек
Бу хакта иң әүвәл Кодаш авылы башыннан сузылган трактор сукмагы буйлап ике чакрым юл үткәч күзгә чалынучы күгәреп беткән трансформатор баганасы хәбәр салды. Аннан юл кырыенда цементка катып ятучы кирпечләр, уалып беткән шифер калдыклары да күзгә ташланды.

- Әнә шул урында гөрләп торган фермабыз иде, - ди 30 ел элек авылдан чыгып китеп, соңрак Иж-Бубый авылына килен булып төшкән Фердания апа, куакларга, тигәнәкләргә батып утыручы кызыл кирпеч өемнәренә күрсәтеп. - Ә менә монда Фатыйма апаның нигезе. Урыны да калмаган...

Аннан зиратка тукталдык. Тимер сетка беркетелгән койма киртәләрен җилдә сынган дәү агачлар җимереп төшергән. Кайбер каберлекләрнең чардуганнары да шул агачлар астында сыкранып ята. Зират өстен чытырман каплап киткән. Дөрес, пөхтә итеп чистартып куелган берничә каберлек тә аерылып күренеп тора: авылның соңгы мәрхүмнәре җирләнгән каберлекләр...

Ары киткәч капка баганалары череп ауган, каралты-куралары сүтелеп беткән, түбәләре каралып, мүкләнеп беткән, тәрәзәләре томаланган, җиргә иңеп баручы биш-алты өй каршы алды безне. Фердания апаның әтиләре үзләре туып үскән нигезне моннан 25 ел элек тугыз йөз сумга сатып, Әгерҗегә күчеп китәләр.

- Узган ел өй эчендә әле мич утырып тора иде, быел анысын да сүтеп киткәннәр, - ди ул, түрдәге бүлмә идәненең буяу эләкмәгән почмагына күрсәтеп.
Өй эче әйтерсең лә махсус чистартып куелган. Бүлмә эчендә бер генә җиһаз да калмаган. Булганнарын кече якка чыгарып өеп куйганнар, бүлмәгә сыймаганын кар базына ташлаганнар. Идәннәре сүтеп алынган ишегалдында тигәнәкләр белән бер рәттән гөмбәләр дә үсеп утыра. Дуңгыз гөмбәсе...

Улыбыз кышын чаңгыда килә
Без кырый йортта яшәп ятучы соңгы гаиләнең капка төбенә юнәлгәндә, әлеге йорт каршындагы мәйданда ике ир әрҗә таккан Нива машинасына печән төяп ята иде. Үзләрен Сергей белән Илфак дип таныштырган чама белән 40-50 яшьләрдәге ир-атлар бирегә читтән килеп, кыргый чучка симертеп яталар икән.
- Чучкалар буенча бөтен сораулар да главный командир Фердинандка, ул өйдә, - диде абзыйлар, эшләреннән баш күтәреп тормый гына.

Ә ул арада карчыгы Рәмзия әби белән яртылаш бөкерәйгән Илһам бабай безне каршы алырга капка төбенә үк чыгып баскан иде инде. Рәмзия әби килүебезне тәрәзәдән күргән.

- Без бала чакта биредә әле 50дән артык хуҗалык, ике колхоз бар иде, октябрь инкыйлабына кадәр 120 хуҗалык исәпләнгән. Күпләр, кулак дип читкә сөрү башлангач, авылны ташлап чыгып киткән. Без гомер буе биредә эшләдек. Бала чакта өченче класска кадәр унбишләп бала сугыша-сугыша дүрт чакрым арадагы Кыдырлы мәктәбенә укырга йөри идек. Авылыбызның чиста, ямьле, мал-туары күп чаклары бар иде, болай чүп эчендә утырмадык, сагынып искә алырга гына калды, - ди, уфтанып, авылның биредә җан асраучы соңгы кешеләре.

Шунда яшәп сигезенче дистәне ваклаган Илһам бабай белән Рәмзия әби Нәбиуллиннар үзләре дә быел Әгерҗегә китеп, кече уллары Зәңгир өендә кышларга ниятләп тора. Әлегә кадәр аларның цивилизациянең бердәнбер чыганагы - электр челтәре булган өйләрен калдырып беркая да киткәне булмаган. Дөрес, Рәмзия әби авыл фермасында эшләгән чагында «Алга» колхозының рәисе Җәүдәт Кәримов аларга Кодаштагы колхоз фатирына күчәргә дә тәкъдим итә, тик алар 63нче елда үзләре корган нигезләрен ташлап китәргә теләми. Хәер, ул чакта әле авыл күпкә җанлырак булган шул.

- Соңгы күршебез Мәгъсүмәне дүрт ел элек җирләдек. Аңа кадәр Хөсни абзый вафат булган иде. Мәдинәгә паралич суккач, балалары алып китте. Инде ул да гүр иясе. Без авылның соңгы кешеләре, - ди Муса Җәлил урамының ахыргы кырый йортында гомер итүче Илһам бабай.

- Авылыгызда кибет тә юк бит, ничек көн күрәсез? - дим.

Әгерҗедәге уллары атна саен килеп, хәлләрен белә, ашарга китереп тора, пенсияләрен дә ул алып бара икән.

- Безгә монда акчаның кирәге юк, ә ашарга кирәк. Өйне кыш буе мичкә утын ягып җылытабыз. Плитәбезгә газ баллоны тоташтырылган. Әлнәштәге малай беткән саен яңасын кайтара. Суны үзебез ясаган коедан алып эчәбез. Сигез метр казыган идек. Җери елгасыннан саркып керә. Узган ел малай экспертиза ясатты, эчәргә яраклы дип таптылар. Хәзер инде маллар тотудан уздык. Икешәр сыер, колыны белән ат, икешәр үгез, унбишәр сарык, үрдәк, казлар, тавыклар тоткан чакларыбыз бар иде. Аларны карап, ашатып бетерергә дә күпме ризык, исәнлек кирәк. Сыерыбызны бетергәнгә дүрт еллап бар. 40 сутый бакчабызның хәзер дүрт сутыен гына чәчәбез. Юл булмагач, улыбыз кыш көннәрендә машинасын Кодашның башында калдырып, авылга чаңгы белән керә. Бөтен кирәк-яракны ул китереп тора. Алай интегеп йөрмәсен инде, машинасын ватулары йә урлап китүләре дә бар бит. Үзебез яшәргә барсак, аңа да тынычрак һәм мәшәкатьсезрәк булыр иде дибез. Аллаһ насыйп итсә, яз көне юл төшкәч, кабат авылыбызга кайтырбыз әле бәрәңге утыртырга, - ди Рәмзия әби.

Өч бала тәрбияләп үстергән картлар әлегә кадәр нигезләрен калдырып, балалары өстенә яшәргә бару турында уйламаган да. Тирсәдә тормыш итүче кызлары Рәхилә үзенә дәшсә дә, бармаганнар. Олы уллары Зөфәр Әлнәштә яши, инде ул да пенсиядә икән. Киленнәре татар булмагач, аңа да барырга теләмәгәннәр. Инде, ниһаять, быел кече улларына барырга ризалашканнар. Хәл белешергә күршеләре дә калмагач, кесә телефоны белән дә куллана белмәүче карт белән карчыкка урман уртасында япа-ялгызы яшәп ятулары, ай-һай, читен шул.

Кыргый дуңгыз симертүчеләр
Хуҗасыз булса да, күрше тирәдәге буш йортларның ишегалларында умарта оялары утыра. Алар да әлеге дә баягы чучка асраучы өч ирнеке икән. Печән хәстәрләнгән йортның ишегалдында җирне казып оя ясаган куяннар чабышып йөри, ә чыршы киртәләреннән ясалган аранда «мырык-мырык» килеп берничә дистә кабан дуңгызы пычрак танаулары белән җир ерта.

- Болар чын кабан дуңгызлары түгел, аларның йорт дуңгызлары белән кушылып барлыкка килгән төрләре. «Дюрог» дип аталалар. «Вавош» авылыннан өч ел элек китерткән идек. Кыш көнендә дә шунда торалар, салкынга чыдам, ашауга талымсыз. Ни бирсәк, шуны ашыйлар. Күбрәк печән ашатабыз. Ашатучыларына тими үзләре. Кабанга караганда әкрен үсәләр. Кайберләре бер центнердан артты инде. Килосын 250 сумнан сатабыз, - диде ишегалдына чыккан Фердинанд абый.

Дуңгызларны күзәтергә, фотога төшерергә рөхсәт бирсә дә, үзләре турында артык сүз сөйләмәскә тырышты ул. Авылга кергәндә танышкан иптәшләре дә бүтән күзгә күренмәде. Өйдән чыкмас булдылар. Яңа төзелеп килүче корылмаларга караганда, күрше-тирә авыллардан җыелган бу өч ир биредә терлекчелек һәм умартачылык белән ныклап шөгыльләнергә ниятләп тора. Хуҗасыз калган өй эчләре аларга умарта ояларын кышлатырга, ә ташландык каралты-куралар утын буларак аларга озак игелек күрсәтәчәк әле. Тиздән тагын бер йорт алар карамагында калачак бит...

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: