16+

Лилиянең бакчасында инде җәй

Яз кояшы тәрәз шакуга, барыбыз да үзен Мичурин оныгы итеп хис итәдер. Хәтта бакчачылыктан бик ерак торганнар да орлык сатучылар янында чуала, кызыксына башлый. Тәрәз төбендәге гөлләр яңа чүлмәкләргә күчеп утыра, алар янәшәсендә үсентеләр белән эреле-ваклы тартмачыклар пәйда була. Ә кемнәр өчендер яз инде кыш уртасыннан ук башланды.

Лилиянең бакчасында инде җәй

Яз кояшы тәрәз шакуга, барыбыз да үзен Мичурин оныгы итеп хис итәдер. Хәтта бакчачылыктан бик ерак торганнар да орлык сатучылар янында чуала, кызыксына башлый. Тәрәз төбендәге гөлләр яңа чүлмәкләргә күчеп утыра, алар янәшәсендә үсентеләр белән эреле-ваклы тартмачыклар пәйда була. Ә кемнәр өчендер яз инде кыш уртасыннан ук башланды.

Апаста яшәп, эшләп ятучы Лилия Зәйнуллина теплицасында март аенда булырга туры килгән иде. Ә анда... Кыярлар өлгергән, гөлләрнең кайберләре бө­редә, икенчеләре исә, саумы, дөнья, дип, баш төртеп килә, шунда ук бал кортлары бызылдап очып йөри. Кү­ңелнең яшеллеккә, чәчәк­ләргә сусаган, җанның суыктан өшегән бер мәлендә карлы урамнан ишекне ачып, бер адым ясап бакчага килеп кергәч, хисләр бураны башны чуалтып алгандай булды. Юл уртасында сокланып басып торам икән, ә тартмачыклар күтәргән ханымнар ни уң ягымнан, ни сул ягымнан үтә алмый газаплана. Йа Ходам, һәр матурлык, күр­кәм эш артында әллә ничаклы тырыш хезмәт ята шул. Эшне, күзәтчелекне берөзлексез алып барырга, игътибарны аз гына да киметергә ярамый. Шулай эшләгәндә генә 1,6 гектар җирне биләп торган бу теплицаларны яшеллеккә, гөл­гә күмәргә һәм уңыш алырга була. Теплицаларның соңгы, заманча технология­ләр бе­лән эшләнмәгәнен дә исәп­кә алсак, мәшәкатьнең бер­мә-бер күбрәк икәнлеген күзаллау авыр түгел. Лилия Зәйнуллина узган ел «Лизинг гранд» программасы белән 3 миллион сумлык грант откан. Бу акчага быелның май аеннан бик зур мөмкинлекләргә ия булган теплица төзи башлаячаклар.
Лилия Зәйнуллинаны бакчачылыкның бу төрендә чагыштырмача яңа кеше дияр­гә кирәктер, 2008 елда гына теплицалар белән кызыксынып, әлеге юнәлешне өйрәнә башлый. Ә адымнары елдан-ел зуррак һәм ышанычлырак. 2010 елда ук инде ул 8224 мең сумлык 277 тон­на кыяр саткан. Чагыштыру өчен янә бер сан: узган ел 35 мең берьеллык чәчәк утырткан булса, быел инде чүлмәкләрдә 350 мең данә гөл үсентеләре үсеп утыра.
Үткән ел ул үстергән чәчәкләргә сорау бик зур булган. Апастан тыш тирә-күрше районнар да үсентеләрне биредән алганнар. Сатып алуны оешмалар башлап җибәрә, аннан соң шәхси хуҗалыклар да кызыксына башлый икән. Быел Лилиянең теплицасында чәчәкләр район үзәкләренә генә түгел, Казан урамнарына да җитәрлек. Бакчачының теләге дә зуррак: компанияләр белән хезмәт­тәш­лек итеп, үсентеләрен аларга күпләп сату. «Универсиада алдыннан Казан урамнарын бизәү өчен, чәчәкләр бик күп кирәк була. Кем белә, бәлки, мин дә башкалабызны бизәүгә үз өлешемне кертә алырмын», - ди Лилия Зәйнуллина. Әйт­кә­немчә, бакчачылар өчен яз кыш уртасында ук килә. Лилия дә язның беренче гөлләре булган лалә чә­чәкләрен инде 8 Март бәй­рәменә үк үстереп, тиз арада сатып та бетергән. «Чә­чәкләрне тапшырып үзем киткәнче үк бәйләм-бәйләм ала башлыйлар иде», - ди ул. Туган җи­ре Голландия бул­ган бу чәчәк­ләрнең 13 төрен үстер­гән.
Кешедә тырышлык, үҗәт­­­лек, тәвәккәллек булса, ул әллә нинди эшләргә алына, башкарып чыга да, аннан да зуррагына тотына. Лилия Зәйнуллина эш табалмый бәрелеп-сугылып йөр­гән бик күпләргә, шул исәптән ир-атлар өчен дә менә дигән үрнәк. Үзен генә түгел, әле янәдән 20 кешене эшле итә алган бу ханым. Киләчәккә планнары тагын да колачлырак, мавыктыргычрак Лилиянең. Уңышлар телик аңа.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading