16+

Әллә авылга кайтып сыер асрый башларгамы соң?

Сөт 73 сум булган! 900 миллилитры! Шуның 1 литр түгел икәнен кичә генә белдем. Бәясе артканын да кичә күрдем.

Әллә авылга кайтып сыер асрый башларгамы соң?

Сөт 73 сум булган! 900 миллилитры! Шуның 1 литр түгел икәнен кичә генә белдем. Бәясе артканын да кичә күрдем.

Әле өченче көн генә 64 сумга алган идем кебек?! 4 кешелек гаилә өчен 900 миллилитр сөт нәрсә инде ул? Чәйгә салып эчәсеңме, ботка пешерәсеңме, әле кичен кайвакыт балалар да сөт сорый...

Иии, ул кечкенә чактагы сөт эчүләр. Әнкәйнең басу-кырлардагы иң тәмле, иң шифалы үләннәрне ашап кайткан сыерны сауганын абзар ишек төбендә саклап тора идем. Бер кулда – зур чынаяк, икенчесендә – ак ипинең кибән башы. Кайнап торган сөт белән шул ипине ашауның рәхәтлекләре! Шул вакытта кайчандыр 900 миллилитр сөтнең 73 сум торасын белгән булсаммы? Чиләге белән булганда кадерен белмәдек шул... Чәйне дә сөтсез эчә идем элек. Шәһәр кешесенә әйләнгәч кенә, сөтләп эчә башладым. Ну бу бәяне күргәч, чәйгә сөтне сал, чәйдән сөтне ал, дип уйныйсы булыр, мөгаен.

Юк, бәясе артмасын, димим, артсын. Мал тотуның ничек кыйммәт икәнен дә беләм. Ул печәнен, саламын әзерләү, ашлыгы да кирәк. Астын чистартасы бар. Шул бер сыер аркасында, барасы җиреңә дә бара алмыйсың. Көтүгә дә чираты килеп җитә. Хәзер авылларда икешәр көтү юк. Сыер тотучыларын санарга да ике кул бармагы җитә торгандыр. Менә шул берән-сәрән калган авыл халкының хезмәте тиешле дәрәҗәдә бәяләнми бит. Ул сөтне ничә сумга җыеп алалар соң хәзер?

Литры 20 сумнан артып китте бугай инде? Шифалы сөт безнең табынга килеп җитсә ярый да ул... Кайвакыт әллә су эчәсең, әллә сөт...
Шул сөттән ясалган башка ризыкларын да ашыйсы килә бит әле аның. Эремчек, каймак, кефир, катык – бер утырып ашарлык алып кердем... Ә бәяләре...
Әллә авылга кайтып сыер асрый башларгамы соң? Саный китсәң, шул югарыда искә алган хезмәтләр өчен дә түлисе була инде. Күмәкләшеп печән әзерләү дә юк хәзер, кырларда салам эскертләрен рәссамнарның илһамланып ясаган рәсемнәрендә генә күреп була, көтү турында әйтмим дә инде... Чокырга төшкән керпе шикелле, фикерләрем белән һаман шул бер тирәдә таптанам. Теге 900 миллилитр сөт алай ук кыйммәт тә түгел икән үзе, дип тынычланып карыйм әле.

Ачның ачуы яман, дигәндәй, сөт янына ипикәй дә аласы килә бит. Табын күрке булган ризыгыбыз тезелгән киштә янына килсәң, күзләр камаша! Беренчедән, андагы ипиләрнең төрлелегеннән, икенчедән, шул ипиләрнең бәясеннән. Тагын уйларымда үзем ипи пешерә башлау турында хыялланам. Әнкәй шулай эшли иде. Он тартырга да, аңа ияреп, үзебез бара идек. Ап-ак булып кайта идек. Әнкәй пешергән кайнар ипикәйгә яңа аерткан каймак ягып ашый идек. “Эшләп ашагач, тәмле була шул ул”, – дип, мактый-мактый сыйлый иде әнкәй. И, эшләп ашаганга түгел лә, әнкәй пешергәнгә шундый тәмле булган ул. Ә шул чакта ул сөтне, ипинең нинди юллар аша, күпме кеше хезмәте, шул ук әнкәебезнең тырышлыгы безнең табынга килгәнен аңламаганбыз, ризыкның кадерен белмәгәнбез... Хәзер үзебезнең балалар шулай. Әйе, без ул кадәр тир түкмәсәк тә, кимен дә куймыйбыз. Шул 900 миллилитрлы кибет сөте белән бер эче куш булган ипи табын күркен бизәгәнче и чабабыз, и чабабыз. Ярый да шул чапканыңа карап, сөткә бәя арткан кебек, хезмәт хакы да артса...

Динара Әхмәт

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading