16+

“Миллион алых роз” җыры белән танылган Рөстәм Зыятдиновны Англиядә дә беләләр

Моннан ике еллар элек ватсапта Алла Пугачеваның “Миллион алых роз” җырын татарча җырлаган бер кешенең видеосы таралган иде. Соңрак аның Арча кешесе Рөстәм Зыятдинов булуы ачыкланды. Югары Пошалым авылында яшәүче тиздән 53 яшен тутыручы Рөстәм абый шул көннән башлап йолдызга әверелгән.

“Миллион алых роз” җыры белән танылган Рөстәм Зыятдиновны Англиядә дә беләләр

Моннан ике еллар элек ватсапта Алла Пугачеваның “Миллион алых роз” җырын татарча җырлаган бер кешенең видеосы таралган иде. Соңрак аның Арча кешесе Рөстәм Зыятдинов булуы ачыкланды. Югары Пошалым авылында яшәүче тиздән 53 яшен тутыручы Рөстәм абый шул көннән башлап йолдызга әверелгән.

Аның инстаграмда үз сәхифәсе бар, язылучылары да унөч меңнән арткан. Алар арасында хәтта Англиядә яшәүче инглиз кешесе дә бар ди. Рөстәм абыйны гармуны белән хәзер Оренбург, Башкортстан, Чувашстан якларына, тагын бик күп төбәкләргә туйлар, юбилейларга, классташлар очрашуларына да чакыралар. Сентябрь аенда Новосибирскида нейрохирург булып эшләүче профессор-табиб үзенә кунакка чакырган. Август аена Ульяновскига чакырулы икән. Хәзер халык гармунда уйнап җырлаучыларга сусаган, ди Рөстәм абый.

Ул үзе беркемне дә игътибарсыз калдырмый. Соңгы постларын гына караганда да, матбугат көне белән журналистларны, шәфкать туташлары көнендә медицина хезмәткәрләрен, Җиңү көнендә дә котлап җырлады. Ишегалдына чыгып, тавыкларына да җырлап керә икән әле ул. Хатыным белән сүзгә керсәм дә, кемгәдер хәтерем калса да, өйгә кереп, гармунымда уйныйм. Ачу саклап, үпкәләп йөрмим, гармунда уйнап, җырлап тынычланам, ди ул.

Җыр-моңга гашыйк булуы исә нәселеннән килә. Әнисенең әнисе Сәүрә әбисе тальян гармунда уйнаган. Әбисенең абыйсы Барый да гармунда оста уйный торган булган. Әтисе матур җырлаган, әнисе шигырьләр сөйләргә яраткан. Үзе кечкенәдән сәхнәдә. Алты-җиде яшендә үк телевизордан Әлфия Абзалова, Илһам Шакировларның җырлаганын тыңлап, шуларга ияреп җырлавын да күреп, әтисе аңа гармун алып бирә. Шуннан ул гармуннан бер дә аерылмый. Өендә бүген дүрт-биш төрле беларусь гармуны бар. Кызы да матур җырлый икән, улы исә әтисенең видеооператоры. Инстаграмын да ул алып барырга булыша.

Рөстәм абый адашы - җырчы Рөстәм Закиров белән бер класста укыган булып чыкты, бергә концертлар куеп йөргәннәр. Пошалым мәктәбендә дә, Үрнәк авылындагы училищеда да бергә укыганнар. Украина, Белоруссиягә кадәр барып, концерт куйганнар. Аннары Рөстәм абый читтән торып Буаның ветеринария техникумында укыган. Шул чорда клубта эшләп алган. Алабуга мәдәният училищесында да читтән торып укырга өлгерә. Соңрак терлек алып сату белән шөгыльләнә. Чит төбәкләрдән, Саратовтан, Оренбург, Казахстаннан сыер, таналар алып кайтып, халыкка саткан.

Хәзер ул кошчылык белән шөгыльләнә. Хуҗалыкларында 160лап тавык, 50 баш күркә асрап, йомырка сата. Инкубатор алып, чебеш чыгару һәм үстерү белән дә шөгыльләнмәкче.

Рөстәм абыйның хыялы исә - Фидан Гафаров белән күрешеп сөйләшү. Аның җырлаганын бик яратып тыңлыйм ди ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading