Шәһри Казан

«Мин авылга председатель булып кайтам»

Әллә ниткән күз күрмәгән машиналар, җир эшкәртү өчен ясалган заманча тагылма кораллар, сыерларның аркасын кашу җайланмалары, орлыкларны корткычлардан саклау препаратлары... Боларның һәрберсе турында тәфсилләп аңлатып яза башласаң, гәҗит битләре генә җитмәс, һәркайсы кызыклы, мавыктыргыч. Мамадыш районының Түбән Ушма авылында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы уздырган семинар-киңәшмә уңаеннан оештырылган күргәзмәдә...

Мамадыш районының Түбән Ушма авылы өстенә күктән манный боткасы ук яумаса да, чыннан да, аларга бәхет елмайган. Авылда оешкан «Азык-төлек программасы» ҖЧҖ Агросәнәгать комплексы (АПК) җитәкчесе Рифат Мотыйгуллин - Мамадыш егете, әбисе Түбән Ушманыкы. Сабый чагында Рифат Мәхмүт улы әбисенә, мин авылга колхоз председателе булып кайтам, дип әйтә торган була. Күр син аны, баланың юраулары юш килгән. 2009 елда Рифат Мотыйгуллин үзенчәлекле исемдәге АПК оештыра, биредә 101 кеше эшли. Заманча итеп төзелгән һәм җиһазландырылган комплекста 2200 мөгезле эре терлек, 1800 савым сыеры бар. Соңгы ике елда хуҗалыкның үсеше өчен 0,5 млрд сум акча тотылган. Өч сугару агрегаты гына 13 млн сум тора, яшелчәләрне, бәрәңгене сугарып үстерәләр. Күпчелек җирлектә инвесторлар техник базаны яңартуга, ферма төзелешенә акча кызганмасалар да, халыкның көнкүреше, авылның яшәеше игътибар үзәгеннән читтә кала бирә. Рифат Мотыйгуллин исә Түбән Ушма авылында 28,5 млн сумга төшереп барлык мөмкинлекләре булган спорт комплексы төзеткән. Ишегалдында малайлар кәшәкә суга. Болары да, өсләрендәге киемнәре дә Рифат абыйларыннан. Рифат Мотыйгуллин киң колачлы кеше, аның әле Мамадышта 60 төрдәге колбаса җитештерә торган цехы, ипи һәм кондитер комбинаты, кунакханә комплекслары бар. Алга куелган планнар исә тагын да күркәмрәк, матуррак.
Түбән Ушмада сәяхәт кылып, сокланып йөргәннән соң, һәркем үз нәтиҗәләрен ясагандыр. Миңа да юл буе бер фикер тынгылык бирмәде. Әгәр дә Рифат Мотыйгуллин үзенең тамырлары белән шушы төбәктән булмаса, бу җиргә шул тиклем игелек кылыр идеме икән? Авыл халкы аны ничек кабул иткән булыр иде? Бу кешенең муллыгы, байлыгы ничек кенә булса да, каршылыклы фикерләр тудырмый калмас иде, мөгаен. Бу очракта исә Рифат Мотыйгуллинның уңышларына һәркем чиксез шат, авыл халкы аны үзенеке итеп саный. Мондый ир-егетләрнең, булдыклы кешеләрнең туган туфракларында хезмәт куюлары бермә-бер отышлы. 380 хуҗалыгы, 850 еллык тарихы булган Түбән Ушма авылы халкы әнә шулай Рифат Мотыйгуллин белән берлектә үзенең матур сәхифәсен язып ята.

Реклама

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: