16+

Миннән киткәнче, иясенә җиткәнче

Юктан гына: «Россияне акыл белән аңлап булмый», - дип язмагандыр инде Тютчев. Ялларда авылга кайтып килүем бу гыйбарәнең хаклыкка туры килүенә тагын беркат инандырды. Безнең Керкәле белән Югары Кәминкәнең төп социаль инфраструктура объектлары нәкъ ике авыл уртасында урнашкан. Казан ягына яки район үзәгенә барырга кирәк булганда, олы юлга да шул...

Миннән киткәнче, иясенә җиткәнче

Юктан гына: «Россияне акыл белән аңлап булмый», - дип язмагандыр инде Тютчев. Ялларда авылга кайтып килүем бу гыйбарәнең хаклыкка туры килүенә тагын беркат инандырды. Безнең Керкәле белән Югары Кәминкәнең төп социаль инфраструктура объектлары нәкъ ике авыл уртасында урнашкан. Казан ягына яки район үзәгенә барырга кирәк булганда, олы юлга да шул...

Юктан гына: «Россияне акыл белән аңлап булмый», - дип язмагандыр инде Тютчев. Ялларда авылга кайтып килүем бу гыйбарәнең хаклыкка туры килүенә тагын беркат инандырды.
Безнең Керкәле белән Югары Кәминкәнең төп социаль инфраструктура объектлары нәкъ ике авыл уртасында урнашкан. Казан ягына яки район үзәгенә барырга кирәк булганда, олы юлга да шул ике авыл уртасы аша сузылган юл буйлап менәсе. Бу асфальт юл моннан дистә ел элек салынган идеме икән, анысын төгәл хәтерләмим. Тик минем күз алдында гына да, ким дигәндә, җиде кат ямалганы булды аның. Бер коры җәйдә күтәрткән юлның кабат рәте киткәч, аңа параллель рәвештә, машиналыларның чөгендер басуы кырыеннан, туфрак тигезләп җилдерергә керешкәннәре әле дә хәтердә. Юкса яңадан бер кат асфальт түшәп чыксалар, мәңгегә булмаса да, шактый озак борчымас иде бу юл. Нишләтәсең, тишек ямау илебезнең гореф-гадәтенә әверелгән шул инде...
Ә бу кайтуымда авылга борылып керә торган шушы юл кырыена, ниһаять, тукталыш будкасы куеп киткәннәр. Сайлау алды кампаниясе барышында өстәгеләр агитация үткәрергә килгәч, авыл халкы шушы будканың булмавына зарланган булган, имеш. Тик менә юлга чыккан авыл кешесе кай якка барса да, һич ярдәм итә торган урында түгел ул. Җәяүле бит олы юлдагысыннан да бигрәк, үз авылыннан чыгучы машиналыларга өметләнә, ә будка авылдан чыга торган юлның сул ягында кала, район үзәгенә юнәлгән якта түгел. Бу якка ярар, булмасын ди инде, тик бит Әлмәт ягына китәр өчен, олы юлны кисеп каршы якка чыгасы. Ә юлның ул ягында будка, гомумән, юк. Юлга чыгучыларга ни җилдән, ни яңгырдан ышыкларлык урында булмагач, әлеге калай алачыкны ни уйлап шулай урнаштырганнардыр?! Мантыйкка сыймый...
Хәер, безнең илдә, гомумән, мантыйк белән эш итмиләр бугай. Моңарчы авылыбызга бер-бер артлы телефон кертелде, асфальт җәелде һәм су торбалары сузылды. Әйе, нәкъ мин санап үткән тәртиптә башкарылды бу эшләр. Чират торып көткән АТСлар кайткач, элек баганада урнаштырылган телефон чыбыкларын җиргә төшереп күмделәр. Икенче елны линияләр өстенә асфальт җәелде һәм, тагын бер елдан асфальтын да ватып, телефон чыбыкларын да өзеп-ялгап, су торбалары сузылды. Бер сүз белән әйткәндә, уйлап бетермичә эшләп, өстәмә мәшәкать тудырырга яраталар безнең илдә.
Кем белә, тагын 5-6 ел көтеп җиткерсәк, тукталыш будкаларының янә урыны үзгәртелер. Насыйп булса, сайлаулар бер әйләнеп кайтачак бит әле. Тик дөрес урынга куелырмы алар? Әйтүе кыен...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading