16+

Мөхәррәм абый май уртасында бәрәңге ала башлый

Буада яшәүче Мөхәррәм абый Мөхәммәтҗанов шактый еллардан бирле шулай эшли. Бу турыда ул социаль челтәрдә үзе язып куйган.

Мөхәррәм абый май уртасында бәрәңге ала башлый

Буада яшәүче Мөхәррәм абый Мөхәммәтҗанов шактый еллардан бирле шулай эшли. Бу турыда ул социаль челтәрдә үзе язып куйган.

“Бүген утыртсак, май уртасына өлгерә дигән сүз. Ел да үзебез шулай эшлибез. 45-50 көндә ашарлык яңа бәрәңге өлгерә. Моның өчен иртә өлгерешле Лидер сортын утыртабыз. Шыткан бәрәңгене рассадага дип әзерләгән туфракка күмеп, 15-20 градус җылылыктагы урынга урнаштырабыз. 10-12 көн караңгы урында торса да ярый. Ә апрельнең 15-20ләренә кояшка, урамга чыгарсаң да була. Бәрәңгене башта буразнага түгел, пластик чиләкләргә утыртам. Май башында җиргә күчерәм. Ел саен агуламыйча гына үскән яңа бәрәңге безнең гаиләгә июль башларына кадәр җитә. Ә ул вакытка гади бәрәңге дә ашарлык була инде”, – дигән ул.
Мөхәррәм абыйның ВК сәхифәсендә урнаштырылган видеосы. https://vk.com/video221981145_456239079?t=13s
Фотолар: шәхси архивтан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading