16+

Мондый матур урын районда бердәнбер

Кама Тамагы районының Балчыклы авылында яңа чишмә ачылды. Чишмә янында парк та барлыкка килгән.

Мондый матур урын районда бердәнбер

Кама Тамагы районының Балчыклы авылында яңа чишмә ачылды. Чишмә янында парк та барлыкка килгән.

Шул уңайдан авылда Чишмә бәйрәме узды. Чишмә ачылышыннан соң авыл халкы Татарстанның халык артисты  Зәйнәп Фәрхетдинова концертын карады. 
Чишмә ачылган урында элек буш кыр булган. Хәзер исә анда эскәмияләр, яктырткычлар куеп, брусчатка түшәп, матур зур парк та эшләп куйганнар. 
Авыл җирлеге башлыгы Радик Сәгъдиев белдергәнчә, бу матурлыкны тудыру өчен шактый тырышлык куярга туры килгән.

- Авыл җирлеге башлыгы булып эшкә кергәч тә, Госман абыйның “авылдан ерак түгел генә чишмә бар. Бик йомшак тәмле су. Көтү көтүчеләр гел шуннан эчә иде, дигән сүзләре колакка кереп калды. Әлегә кадәр кулланган чишмә суы бөтен санитария таләпләренә дә туры килеп бетми иде. Язын һәм көзен су сары төскә керә иде. Шуңа да авыл халкы суны күрше авылларга барып алды. Шул хакта уйлап йөргәндә, үзара салым программасы килеп чыкты. 2018 елны халык белән киңәшләшеп, моннан ике чакрым ераклыкта булган чишмә суын авылга төшертергә булдык. Проектын үзара салым акчасына ясаттык. Соңрак проектны республика программасына кертә алдык. 2022 елны  “Газлаштыру” фонды ярдәмендә ике атна эчендә чишмәдән су башнясына кадәр суүткәргеч линия сузылып, чишмә суын авылга төшереп тә куйганнар. Авылда һәр кешенең өенә хәзер эчәргә яраклы чиста чишмә суы килә, – дип сөйләде ул чишмә ачылу чарасында.

Авыл башында ук, Балчыклының асыл уллары Илһам һәм Илдар Шиһаповлар ярдәмендә, чишмә территориясендә парк та ачарга уйлаганнар. Авыл халкы бердәм булып, өмәләр оештырып, шул урынны чистарткан һәм төзекләндергән. Радик Сәгъдиев әйтүенчә, мондый матур урын районда бердәнбер.
Чишмә бәйрәмендә катнашкан Илһам һәм Илдар Шиһаповлар, авылыбызда мондый күңелле вакыйгалар ешрак булсын, ә чишмә саекмыйча, бик күп еллар авылдашларыбызны тәмле суы белән сыйлап торсын иде, дигән теләкләрен җиткерделәр. 


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading