Район үзәгеннән бер чакрым тирәсе ераклыкта урнашкан Яңа Әтнә авылына килеп керүгә, бер йорт үзенә җәлеп итә. Узып барган машиналар да, бу гаҗәеп өйне карарга дип, тизлеген киметә, кайберәүләр туктап, якынрак килеп карый. Без дә хан сараен хәтерләткән йортның хуҗалары белән танышып чыгарга булдык.
Надия апа белән Рүзәл абый Борһановлар безне күптәнге танышлары сыман, җылы каршы алдылар. Хәер, кешегә ияләнгән алар, ишегалларын күрер өчен, күрше авыллардан кадәр киләләр икән.
«Борһан Рүзәле»
Таштан зәвык белән салынган йорт белән беркемне дә шаккатырып булмый анысы, ә менә чәчәккә күмелгән өй, капка төбендәге «тимер» ат, тау башында утырган пар аккошлар, төрле әкият геройларын хәтерләткән таш сыннарны күреп гаҗәпләнми мөмкин түгел. Ишегалдында үрдәкләр йөзгән күл каршы ала. Капка алдында да тере балыклар йөзеп йөргән шундый сулык бар.
- Махсус ясамадык, чәчәкләремә су сибәргә җайлы булсын өчен сулыклар кирәк булды. Аннары анда балыклар җибәрдек. Хәзер оныклар кармак белән шунда балык тоталар, - дип елмая Надия апа.
Эчкәрәк узган саен, әкияти дөнья киңрәк ачыла. Бөтен җирдә шау чәчәк.
- Быел җәе генә җәй төсле түгел. Йә яңгыр, йә давыл. Дым җитәрлек анысы, чәчәкләргә су сибәсе юк, тик көчле җил вакытында күбесе сынды, таҗлары коелды, - дип борчыла хуҗабикә.
Ул кечкенәдән чәчәкләргә гашыйк. Гомере буе ашханәдә эшли. Анда да ашарга пешереп кенә калмый, чәчәкләр үстерә. Ашханәдә 500ләп төп гөл күреп, Әтнә районы башлыгының да исе киткән.
Чәчәкләрне бик яратып, тәмен белеп үстерә. Башта орлыкларын каплы конфетлардан бушаган чытырдавыклы савытларга утырта, азрак үскәч, стаканнарга күчерә. Язга таба парникка чыгара, чәчәк аткач, һәрберсе ишегалдында урын ала.
- Кая гына барсам да, гөл алып кайтам. Тәҗрибәле бакчачылардан чәчәк үстерү серләрен сорашам, - ди Надия апа.
Чәчәкләрдән тыш, яшелчәләр, бакча җиләге дә бар. Былтыр гына да 50 чиләк виктория җыеп саткан.
Ташлар арасыннан челтерәп чишмә ага. Аның тирәсендә төрле сыннар басып тора. Ул да түгел, матайга атланып, оныклары Әмир килеп чыкты. Бу үзйөрешле велосипедны аңа дәү әтисе ясап биргән икән. Кулыннан килмәгән эше юк Рүзәл абыйның.
- Мин хыялланам, идеяләрне әйтәм, ул - барысын да гамәлгә ашыручы, кулы алтын аның, - ди Надия апа ире турында.
Капкалардагы тимердән чүкеп эшләнгән бизәкләрне, йорт алдындагы 50 метрга сузылган койманы да хуҗа үзе ясаган. Башта чүкү станогын эшләгән, аннары бизәкләр ясарга өйрәнгән. Рүзәл абый - белгечлеге буенча электрик. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз дигәндәй, ботаклардан читән дә үрә, кирпеч тә сала, ремонт та ясый, агач эшенә дә оста, техниканы да биш бармагы кебек белә. Аларның капка төбеннән машина өзелми, диләр, автомобиль ремонтлатырга аңа киләләр. Ут юкмы, су бетәме, канализация тыгыламы, мәдәният йортында аппаратура ватыламы - барысына да Рүзәл абый кирәк. Тирә-күрше авылларда да аны белмәгән кеше юк. «Борһан Рүзәле - оста куллы», - диләр.
«Чит ил үзебездә»
- Өйләнешкән елларда мотоциклыбыз бар иде. Баланы мунчага алып барганда җил тимәсен өчен, Рүзәл махсус каплавыч ясады. Аннары 90 тәңкәгә мотоколяска алганыбызны хәтерлим. Дүрт көпчәкле, ябулы бу транспорт белән авылдан Казанга кадәр бара идек. Тора-бара ул мотоколяскадан Рүзәл йөк машинасы ясады, - ди Надия апа.
Ишегалдында торган тракторны да Рүзәл абый үзе җыйган икән.
- Бу тракторга 20 еллап бар инде. Аны гел яңартып, үзгәртеп торам. Трактор күп функцияләр үти: кар эттерә, бакча сукалый, сәнәге бар. Әле менә шул тракторга тактырырга карета ясыйм. Ул ике метр озынлыкта булыр дип уйлыйм. Аңа балаларны төяп, гармуннар уйнатып, авыл урамнары әйләнергә исәп, - ди Рүзәл абый.
Интернеттан карап, чүп утый торган җайланма да әмәлләгән. Идея генә булсын, барысын да булдыра.
Бу йорт - оныкларының да яраткан урыны. Монда аларның үз «өй»ләре бар. Дәү әтиләре бакчада махсус кечкенә генә йорт салып куйган. Арбасына ком төягән йөк машинасы формасындагы уен мәйданчыгы, агач вертолет - барысы да уйланылган.
Өлкәннәр өчен ял урыны аерым. Җыйнак кына беседканың буш торганы юк.
- Көн сан диярлек балыкка йөрибез. Аннары туганнар, дуслар белән җыелып уха пешерәбез. Быел менә сыйныфташлар белән очрашырга исәп. Барысын да кунакка чакырырга уйлап торам, - ди Надия апа.
Өй эчендә дә бар нәрсә үзенчәлекле. Бөтен җирдә чәчәк. Йортның һәр почмагын җан җылысын биреп, үз куллары белән ясаган Борһановлар. Мәчеткә терәлеп үк урнашкан бу нигез алар өчен кадерле. Биек әрекмән, чүп үләне үсеп утырган җирне җыештырып, йорт салып чыкканнарына өченче генә ел әле. Ике малай тәрбияләп үстергәннәр. Олы уллары Айрат үз гаиләсе белән яши. Ике бала үстерә. Төпчекләре Айнур әле өйләнмәгән.
Алма алмагачыннан ерак төшми дигәндәй, уллары да әти-әнисеннән калышмый. Әнә Айнур тирәк агачыннан үзенчәлекле дизайнлы калын гына өстәл ясап куйган. Борһановлар гаиләсе быел Татарстанның Экология министрлыгы үткәргән «ЭкоЯз» бәйгесендә катнашып, зонаара этапта «ЭкоГаилә-2017» номинациясендә җиңеп чыкканнар.
- Элек мал-туар асрый идек. Хәзер тавык-чебеш тә юк. Бу матурлыкны бозып булмый бит инде, - дип көлә Надия апа.
36 ел бергә гомер кичергән Борһановлар, тормышларына шөкер итеп, көн саен яңа уй-ниятләр белән янып яшиләр.
- Бер авылдан без. Яшәгән урамнарны елга аерып торган, бер-беребезне белми үскәнбез. Рүзәлне беренче тапкыр Иж-49 мотоциклында күргәч тә: «Кара, оялмыйча, немец матаенда йөри», - дип шелтәләгән идем. Аллаһы Тәгалә Рүзәлнең мотоциклына мине дә утыртты. Язмышларыбызны уртак итеп, гомер юлыннан бергә узарга насыйп итте. Мин аның белән бик бәхетлемен. Күз тимәсен үзенә. Тигезлектә яшәргә язсын, - ди Надия апа.
Киләчәктә бакчада бассейн ясау теләкләре дә бар.
- Беркайчан да чит илләргә барырга кызыкмадык. Чит ил - үзебездә, булганның кадерен белик, башкаларга да матурлык өләшик, - ди Борһановлар.
Бу тимер атны Рүзәл абый Сабан туе алдыннан ясап куйган.
Гәүдәсе - газ баллоныннан, башы, муены - резин тәгәрмәч. Борыннары - төймә.
Арбасын ботаклардан үргән.
Бакчада күл ясау бик гади. Тирәнрәк чокыр казыйсың да, аңа полиэтилен җәясең,
кырыйларын таш белән түшисең. Бу күлләр янәшәдә үскән чәчәкләргә су сибәр өчен дә уңайлы.
Су төбендәге пакет бер елга чыдый, ди.
Комментарийлар