16+

Әнием белән сыерыбызга һәйкәл куяр идем

Сугыш елларында безнең кызыл төсле зур таза сыерыбыз бар иде. Шушы сыерыбыз әнинең, тагын 4 баланың тамагын туйдырды. Буаз чагында да сөтен аз гына вакытка туктатып тора, ел да бер бозау алып кайта. Бозауны, 40 көннәр булуга, суеп хөкүмәткә бирәбез, ит заданиесен үтибез. Сөте, хөкүмәт кушканны үтәгәннән соң, безгә катык...

Әнием белән сыерыбызга һәйкәл куяр идем

Сугыш елларында безнең кызыл төсле зур таза сыерыбыз бар иде. Шушы сыерыбыз әнинең, тагын 4 баланың тамагын туйдырды. Буаз чагында да сөтен аз гына вакытка туктатып тора, ел да бер бозау алып кайта. Бозауны, 40 көннәр булуга, суеп хөкүмәткә бирәбез, ит заданиесен үтибез. Сөте, хөкүмәт кушканны үтәгәннән соң, безгә катык...

Сыерыбыз бик тә шәп иде. Менә шушы сыер бер заман түрәләрнең эчен пошыра башлады. Яз көне көтү чыга башлауга, сыерыбызның мөгезен кистерү турында сүз куерталар иде. Рәхмәт әниебезгә, сыерыбызның мөгезен кисәргә дип тимер пычкы тотып килгән кешеләрне бераз өшкереп җибәрде.
Соңыннан, районнан фәрман килде, дип, авылдагы берничә кешенең сыерларын тырмага, арбага җигәргә өйрәттеләр. Эшне без әни белән көзге иген чәчеләсе җирләрне тырмалаудан башладык. Сыерны бер кеше генә җиңеп булмый аны, ул ат түгел, тыңлаусыз хайван. Көннәрдән бер көнне әнием елап кайтып керде. Анда аңа иртәгә, сыерыңны җигеп, Арчага баручы абзыйлар белән бергә икмәк илтәргә кушканнар. Бармасаң, төрмәгә утырырсың, дигәннәр. Бахтиярдан Арчага ул еллардагы юл 30 чакрым иде. Барасы юл үрләр дә таулар гына. Сыер җигеп, 30 чакрым юлга чыгып кара әле син?! Бу юлны ни җитте ат та үтә алмый әле. Ул күпер төпләре тирән чокырлар, арба көпчәге күчәренә кадәр пычрак-балчык ерып бара. Утар авылы эчендә юл борма-борма, Наласа тавы туры, текә, Арчаныкы бик бормалы һәм бик озын. Бу авыллар аша йөксез арба белән үтү дә зур мәшәкать. Беренче көнне 3 сыер иде, Гөлчирә апаның сыеры авылны чыгуга ятты, аны торгыза алмадылар. Хатирә апаның сыеры Арча тавын менә алмаган. Икенче көнгә сыер белән ашлык илтүче безнең әни генә калды.
Берничә көн эчендә сыерыбыз күзгә күренеп ябыкты, кабыргалары санарлык булып бүлтәеп чыкты. Ул хәтта ашаудан да калды, атлар белән бертигез йөреп тәмам арыды, алҗыды. Тик әле җитәр диюче юк иде. Соңгы баруларында, Арча тавын менгәндә, сыерыбыз арып атлылардан артта кала. Шулай сыерны хәл алдырып торганда, кайсы авыл малайларыдыр Арча тавыннан төшеп киләләр икән. Шунда берсе, иске тунын әйләндереп киеп, сыерыбыз каршысына бүре булып улап килә. Сыер, куркып, артка борыла һәм яр буйлап аска Арча асты Бирәзә суына таба төшеп китә. Кинәт булган, көтелмәгән бу мәлдә әнием дә дилбегәсен ычкындырып җибәрә һәм акырып елап авылдашларын ярдәмгә чакыра. Ә ярсыган сыерыбыз елгага таба чаба бирә. Без балалар бәхетенәме, әниебезнең төрмә ризыгына өлеше кермәгәнгәме, сыер өянке агачлары арасыннан үтеп, ярга якынайганда, арбаның күчәр башлары өянкеләргә кадалып, арба туктый, сыерыбыз исән, арбадагы ашлык чәчелми, түгелми, су төбенә китми калалар. Бу хәлне күргән бар кеше, үзебезнекеләр дә, чит авылныкылар да, әнигә ярдәмгә килә.
Бу Арчага соңгы бару иде. Шул хәлдән соң шактый көннәр сыерыбызны көтүгә дә кумадык, печәнне капчык белән ташып ашаттык.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading