Шәһри Казан

Нигә авылга кайтмыйбыз?

Авылның киләчәге юк, авыл бетә, эш юк диләр. Бу сүзләрне бөтен җирдә дә сөйлиләр. Авылда эш булмаганнан түгел, ә кешенең рәхәткә ашкынуына күрә шулай бу. Уйлап карасаң, коммунизм төзү идеологиясе дә шуннан килеп чыккан. Имеш, без җирдә җәннәт төзибез... Кеше һәрвакыт ләззәткә, рәхәткә омтыла. Шулай бәхетле булам дип уйлый.

Алай да күп кешенең максаты ул гына түгел. Тырышсаң, авылда да рәхәт яшәргә мөмкинлек бар. Авылдан китәргә мәҗбүр иткән сәбәпләрнең берсе, мөгаен, көне-төне телевизор карап үскән авыл баласында, зур вакыйгалар шәһәрдә генә булырга мөмкин, дигән уй тудыру. Ниндидер әһәмиятле рольдә булыр өчен шәһәргә барырга кирәк, имеш. Әнә бит телевизорда күрсәтелгән каһарманнар күбесе шәһәрдә. Авыл кешесенә авыл тормышының уңай якларын аз күрсәтәләр. Массакүләм мәгълүмат чараларында даими рәвештә шәһәр тормышын күрсәтү әлеге процессны китереп чыгаручы булмаса да, тизләтүче булып тора, минемчә. Каядыр калага китеп бәхет эзләргә тиеш булуны аң төпкеленә сеңдергәннәр. Мәгълүмат чараларында шәһәр тормышына яшерен пропаганда бара дигән нәтиҗә чыгарырга була.
Базарда да мөнәсәбәт шундыйрак. Авылда бөтен кеше диярлек үстерә торган бәрәңгенең килосы 10 сумга сатылганын күргәч, хәйран калдым. Алган кеше кыйбатсынгандыр, әмма уйлап карасаң, арзан. Авыл кешесе хезмәтенең бәясе юк дәрәҗәсендә. Бу проблеманы хәл итәр өчен, бәлки, авылларда чипсы ясау белән шөгыльләнергәдер, ә? 100 граммы 25 сум тора. Бозылмый да. Авылда эшләнгән булгач, экологик яктан да чистарак, авыл халкы эшсез дә тормас.
Бернинди эш урыны булмау авылдан китәргә сәбәп түгел. «Эш юк» дип, пессимизмга бирелгән халык арасыннан качу теләге генә түгелме икән бу? Дөрес, эшлим дигән кеше эшен табарга тырыша анысы. Шулай да ниндидер күмәк хуҗалык системасына өйрәнгән халыкта, колхоз беткәч, үзеннән-үзе төшенкелек тугандыр. Алар урынына килгән инвесторлар да, авыл халкы өчен файдага булмады бугай. Ә шәхси фермерларга эш ачу өчен каршылыклар район хакимиятеннән башлана...
Авылларның тагын бер проблемасы - эчкечелек. Дөрес, бу күренеш бөтен авылларга да кагылмый, ләкин алар бар. Бөтен әйләнә-тирәңдә эчкечеләр генә булганда, ничек яшәмәк кирәк. Йә үзең дә шушы кешеләрнең берсенә әверелеп, шул ук тормыш белән яши башлыйсың, яисә алар белән даими конфликтта торасың. Икесеннән дә Алла сакласын!
Сәбәпләр дип санап утырган булабыз инде. Уйлап карасаң, туган җирдән, туган авылдан китәргә сәбәп юк, бары тик сылтау гына булырга мөмкин. Ә гаеп үзебездә. Безне беркем дә көчләп шәһәргә җибәрмәгән. Кайтыйм дисәң дә, беркем каршы түгел. Кайт, яшә генә. Ә яшәү шартларын үзебез тудырырга тиеш. «Без булдырабыз!» дип яшәгән халык без түгелме соң!

Реклама

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: