Нәкъ Казан артында
бардыр бер район - Әтнә, диләр,
Анда оекбаш-бияләйне
ирләре бәйли, диләр...
«Хәзерләүләр идарәсе» Төбәкара кулланучылар җәмгыяте рәисе Фердинанд Шәйхетдинов «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдергән. Аның сүзләренә караганда, авыл җирендә хәзер эшсезлектән тилмерүче ир-атларны табу авырлашканнан-авырлаша бара икән.
Фердинанд Әхмәтсадыйк улы белән элемтәгә кереп, бу хәбәрнең хаклыгына үзебез...
Нәкъ Казан артында
бардыр бер район - Әтнә, диләр,
Анда оекбаш-бияләйне
ирләре бәйли, диләр...
«Хәзерләүләр идарәсе» Төбәкара кулланучылар җәмгыяте рәисе Фердинанд Шәйхетдинов «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдергән. Аның сүзләренә караганда, авыл җирендә хәзер эшсезлектән тилмерүче ир-атларны табу авырлашканнан-авырлаша бара икән.
Фердинанд Әхмәтсадыйк улы белән элемтәгә кереп, бу хәбәрнең хаклыгына үзебез дә тагын бер кат инандык. Дөрес, оекбаш бәйләп утыручы ир-атлар артык күп түгел, бармак белән генә санарлык булып чыкты. Тик алар бар! Мәсәлән, Мәңгәр авылында бер абзый рәхәтләнеп кулында энә уйната. Әтнә районында оекбаш бәйләү эшен оештыручы Надия Сәфәргалиева белән дә сөйләштек бу җәһәттән. «Әтнә районы кешеләре бу эштә аеруча өлгерлек күрсәтәләр», - диде ул. Ир-атлар турыдан-туры бәйләүгә ябышмасалар да, хатыннарына булышудан баш тартмыйлар икән. «Йон эшенең чүбе-чары да күп бит аның. Аннан соң ирләр - тыйнак халык, бәйләсәләр дә, әйтми торганнардыр, бәлки. Кайбер кешеләр заказларын бик тиз бәйләп китерәләр. Ирләре дә булышмыймы икән дип шикләнеп тә куям кайчакта», - ди Надия апа. Кайберәүләр хәтта оекбашларны аена туксанышар пар җитештерә башлаган. Әзер җепне китереп бирәләр, вакыты җиткәч, бәйләнгән әйберләрне төяп алып китәләр.
Шундый ук оештыру эшләре белән Саба җирлегендә шөгыльләнүче Әлфинур апа белән дә сөйләшми булмады. Кече Шыңар авылында да Рәзил абый бик яратып бәйләм тота икән. «Энем 3 нче сыйныфта укыган вакытта ук минем белән янәшә утырып өйрәнде бәйләргә, - ди Рәсилә апа аның турында. - Кыш көне колхозда артык эш юк бит инде ул. Энем балыкчы ятьмәләре үрү, киез итек асларына салу эшләрен дә булдыра, бәйләү эшен аеруча ярата. Бәйләгән оекбашлары хатын-кызларныкына караганда да сыйфатлырак чыга аның».
Проектка нигез салганда, авыл ирләренең энәгә тотыну мөмкинлеге авторларның башларына да килмәгән булгандыр әле, уйлап карасаң. Элек трактор-комбайн иярләп, басу-кырлар иңләгән алыптай ирләрнең хатын-кызлар шикелле энә уйнатып утыруы башка сыя торган әйбер дә түгел кебек. Көлке дә тоела. «Артларын мичкә терәп, оекбаш бәйләп утырмасалар, аларга ирләр эше беткәндер. Ир-ат агач эшенә өйрәнсә, әйбәтрәк бит инде, тирес түгә торган кечкенә чаналар, тәрәзә йөзлекләре, урындык-өстәл ише әйберләргә сорауның беткәне юк авыл җирләрендә дә», - дияр кайберәүләр. Аларныкы да дөрестер. Әмма эшнең ояты юк икәнлеген дә истән чыгармыйк. Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) дә бер хәдисендә, ир кеше гаиләсен, урманга барып ботак-сатак җыеп кайтып сатып булса да, ризыкландырырга тиеш, диелгән. Шулай булгач, инде эшсез калган яки пенсиягә чыгып өйдә утыручы ир-атның яңа бер эшкә өйрәнүен, ничек кенә булса да гаилә бюджетына акча кертергә тырышуын гаеп итү түгел, бары хупларга гына кала. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә азлыгын дәлилләүнең ачык бер мисалын күрсәтә икән бит әтнәлеләр. Булдыралар! Эшсезлектән тинтерәп кибет төбен сагалауга, эчеп кайтып тавыш чыгаруга йә булмаса караватта кырын ятып телевизор карауга караганда файдалырак эш. Сәламәтлек ягыннан чыгып караганда да алыштыргысыз. Дөнья ваклыкларын онытып, игътибарны бер ноктага туплау дисеңме, кул-бармак буыннарына ясалган массаж дисеңме... Хатынның 23 февраль бәйрәменә бәйләп биргәнен көтеп, тишек оекбаш белән йөрү дә булмаячак моннан соң. 8 Мартка рәхәтләнеп үзләренә бәйләп бүләк итәргә дә мөмкиннәр.
Түземлек-сабырлык сорый торган бәйләү эшен һәркем булдыра алмый. Үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәм, бераз гына ялгышып, кабат сүтеп бәйләргә туры килсә дә ачу чыга. Ә инде аена фәлән данә бәйләп тапшырырга дигән план куеп эшләгәндә бигрәк тә авыр тоеладыр. Әлеге эшкә тотынырга җөрьәт иткәннәре өчен генә дә хөрмәткә лаек бу ирләр.
Бүгенге көндә Әтнә районында 200ләп шәхси бәйләүче исәпләнә. Алар, үзләре җитештергән әйберләрне сатып, аена 10 мең сум тирәсе табыш алалар. Проектны оештыручылар җитештерүчеләргә продукцияләрен үзләренә сату мөмкинлеген бирә. Сатылмый өелеп ята башласа, ярдәмгә киләләр инде, билгеле. Ир-ат оекбашын - 108, хатын-кызларныкын 85 сумнан алып китәләр. Әтнә районы тәҗрибәсен республиканың тагын 11 районы күтәреп алган. Фердинанд Әхмәтсадыйк улы сүзләренә караганда, бу бик перспективалы, табышлы эш булырга охшап тора. Торган саен күбрәк районнарны колачлар дип көтелә. «Бүгенге көндә оекбаш-бияләй бәйләү эше белән Татарстан буенча 3 мең кеше шөгыльләнсә, 2012 елда бу сан 15 меңгә җитәр дип уйлыйбыз, ди ул. Булыр да. Болай булса, оекбаш бәйли белүче егетләребез тагын да артыр, Алла боерса.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар